Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Иң яхшы комбайнчы” республика бәйгесе игълан ителде

Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең сум премия белән бүләкләнәчәк

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы” республика конкурсы башлану турында игълан итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Быел министрлыкның конкурс комиссиясе Татарстан Республикасында иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктыру күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә 490 җиңүчене билгеләячәк.

Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең сум премия белән бүләкләнәчәк. Алар 4 комбайн төркемнәре буенча билгеләнәчәк. 40 мең сум күләмендәге премияләр иң күп мәйданда чаптыручыларга биреләчәк, алар 3 төркем чапкыч буенча билгеләнәчәк. Конкурс йомгаклары буенча шулай ук районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 30ар мең күләмендә премия алачак.

  • Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен арттыру һәм аны популярлаштыру, 2018 елгы урып-җыю эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү, шулай ук уңышны тиз һәм сыйфатлы җыеп алу, агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллану максатында оештырылды.

Татар-информ

Фото: Расих Фасхутдинов, Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk