Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Газинур Хәбибрахманов “Урал” хуҗалыгын 22 ел җитәкли

Районның авыл хуҗалыгы республикада алдынгы урыннарны били. Сөтчелекме, итчелекме – кайсы гына тармакны алып карасак та, күрсәткечләр мактауга лаек. Монда, әлбәттә, әйдәп баручы хуҗалыкларның өлеше бәяләп бетергесез. Ә алар алдында олпат, тәҗрибәле җитәкчеләр тора. Бүгенге әңгәмәдәшебез - “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов нәкъ менә шундыйлардан.

 

- Газинур Хатыймович, инде ничә еллар дәвамында авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куясыз, мәшәкатьләрдән туеп китеп,  “уф” дигән чакларыгыз булмадымы?
- Балыклы авылында туып-үскән гади авыл малае мин. Әни колхозчы иде, әти яшь чагында шахтада, ә аннан соң әзерләүләр конторасында хезмәт куйды. Мәктәпне тәмамлагач, Әтнәнең авыл хуҗалыгы техникумын сайладым. Шуннан армиягә алынып, Германиядә булдым. Хезмәт юлымны исә “Әсәнбаш” хуҗалыгында зоотехник-селекционер буларак башлап җибәрдем. Аннан соң Вахитов исемендәге хуҗалыкта 19 ел баш зоотехник вазыйфасын башкардым. Ә “Урал”ны җитәкли башлаганга 22 ел. Мин килгәндә, хуҗалыкның хәле авыр, малларга ашатырга азык юк иде. Иң беренче чиратта, күп итеп терлек азыгы хәзерләү бурычы куйдым. Шуннан бирле запассыз торганыбыз юк, быел да бер ел да ун айга җитәрлек терлек азыгы булдырдык. Мәсәлән, әле бүгенге көндә дә былтыргы силосны ашатабыз, ул октябрь азакларына кадәр җитәчәк. Эшләгәндә  авыр вакытлар, кешеләр белән сүзгә килгән чаклар да була, тик хезмәтемнән гайрәт чиккәне юк. 
 
- Элеккеге зоотехник хезмәте белән хәзергесе арасында аерма бармы?

- Ул вакытта малларның рационы бу кадәр катлаулы  түгел иде, печән, су саласы, башак бирәсе. Азык составын тикшерү өчен лабораторияләр юк, аны дөрес итеп әзерли дә белмәдек. Вахитов исемендәге хуҗалыкта савым сыерларны көтүне мин туктаттым. Чөнки хуҗалыкның җире аз, малларны басуга чыгарсак, чәчүлекләр җитми иде. “Холмогор” токымлы сыерлар асралды, алар чыдам, тик иң күп дигәне елга уртача 3500 килограмм сөт биргәндер. Бүгенге көндә технология бик көчле, алга киткән. Хәзерге “Голштин” токымлы сыерлар сөтле, әмма бик нәзберек, технологияне бозсаң, дөрес ашатмасаң, сәламәтлекләре тиз какшый. Шуның өчен рационны фән кушканча төзергә, сыйфатлы азык хәзерләргә, вакытында саварга кирәк. Шул чакта бер сыер елга уртача 9-10 мең килограмм сөт бирергә сәләтле.
 
- Бүгенге көндә хуҗалыкның күрсәткечләре нинди, сез алардан канәгатьме? Киләчәккә планнарыгыз белән дә уртаклашыгыз әле.
- Хуҗалык үзен-үзе алып бара, рентабельле эшлибез, уртача хезмәт хакы 43-45 мең сумны тәшкил итә. Хәзерге вакытта шушы тотрыклылыкны саклау мөһим. Игенчелектә бер гектардан урчача 45 центнер уңыш җыеп алдык. Аллаһы Тәгалә көнен бирде, механизаторларыбыз да тырышып эшләде. Үзебездән арткан ашлыкны сату мөмкинлегебез бар, тик мин бу юлны хупламыйм, малларга ашату отышлырак дип уйлыйм. Хәзерге заманда үсемлекчелек белән генә шөгыльләнүче хуҗалыкларга  авырга туры килә, чөнки ашлыкның бәясе юк. 
Терлекчелек тармагы да көйле генә бара. Бүгенге көндә “Рассвет” белән “Урал”ның икесенә бергә 76 тонна сөт савабыз, шуның 72 тоннасы сатуга китә. 2024 елга ике якта да тәүлеккә уртача иллешәр тонна сөт җитештерү бурычы куелды. Бу безнең өчен буй җитмәстәй сан түгелдер дип уйлыйм. “Рассвет” ягында 1500 савым сыерга исәпләнгән мегаферма төзелеп бетте, соңгы корпуска маллар кертелә. Сыерлардан бушаган иске абзарларны  яшь терлекләр өчен реконструкциялибез. 
 
- Игеннәрнең торышы кеше факторына гына бәйле түгел, табигать  шартларының да кире килгән чаклары була...
- Мулланур Хәкимов исемле авылдашым бар. Ул  озак еллар дәвамында һава торышын, табигать үзенчәлекләрен теркәп бара. Аның белән күрешеп, аралашып торам. Шулай ук Казанның фәнни-тикшеренү институтында Шайтанов фамилияле профессор утыз еллык циклны өйрәнә, күзәтүләр үткәрә. Елга бер мәртәбә, февраль-март айларында аның янына да барып кайтам. Билгеле, әлеге фаразлар йөз процент туры килә, дигән сүз түгел, тик биш-ун көн аерма белән булса да, һава торышын күзалларга мөмкинлек бирә. Шулардан чыгып, чәчүгә чыгасы, печәнгә төшәсе, сенаж саласы вакытларны якынча планлаштырам. Быел, мәсәлән, май, июнь, июль айлары алар фаразлаганча, ә август бөтенләй башкача килде. Табигать һәрвакыт үзенекен эшли. Әйтик, чәчү вакытында яңгырлар яуды, салкын һава торышы торды, үсемлекләр күтәрелеп китә алмады. Тик аннан соң табигать җылы яңгырлары белән сөендерде, сенаж салганда, күпьеллык үләннәрнең беренче катын җыеп алганда, халыкка печән өләшкәндә менә дигән көннәр торды. Аннан соң эсселек бөтен игеннәрне куырыр дип борчылдык, язгы культуралардан уңыш көтмәгән идек, әмма барысы да яхшы булды. Тормыш борчу-мәшәкатьсез генә бармый, аны кабул итә белергә кирәк. 
 
- Яхшы кадрлар - уңышка ирешүнең бер баганасы. Җитәкче кеше гел мактап кына да тормый бит әле...
- Аллага шөкер, хуҗалык белгечләр белән комплектланган, һәрберсе үз эшен белә, тәҗрибәләре җитәрлек. Шулай да контрольне югалтырга ярамый. Шелтә дә эләгергә мөмкин, иң мөһиме - урынсызга булмасын. Андый вакытларны истә тотып, икенче юлы ул кешене кирәк урында мактап куярга, аңа ярдәм итәргә тырышам. 
 
- Сез тырыш, булдыклы җитәкче тәрбияләгәнсез: улыгыз Нияз “Урал” җәмгыятен районда яхшылар исәбендә алып бара. 
- Улымны киңәшләремнән калдырганым юк, әмма соңгы вакытта эшенә кысылмыйм. Ул үзе авыл хуҗалыгына ныклап кереп китте, күрсәткечләре күз алдында. Билгеле, эш башлаганда хуҗалыкның торышы авыр иде, күп авырлыкларны җиңәргә туры килде. Ул борчылганда, аңа терәк булырга тырыштым. 
 
- Хуҗалык нык булса, авыл да яши, диләр бит. Элек-электән авыл хуҗалыгы предприятиеләре җирле халыкны эшле, ашлы гына итмәгән, ә ут, су, газ кертүдә, социаль объектлар төзүдә зур ярдәм күрсәткән. 
- Бу традицияне әле дә сакларга тырышабыз. Быел Балыклыда төзелгән яңа башлангыч мәктәп, урам проектларын үзебез эшләттек. Төзекләндерелгән Олыяз мәктәбенә дә проект ясату чыгымнарының яртысын хуҗалык күтәрде, клубының ремонтына өлеш керттек. Президенттан сорап, юлга асфальт салынды. Шулай ук мәчетләрнең ут, газы өчен түләп барабыз. Озак еллар сусызлыктан иза чиккән Куркино авылы халкына булыша алдык. Гомумән, авылларның төзеклеге, анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен җирлекләрдә бик күп эшләр башкарыла, боларда шулай ук район башлыгының тырышлыгы, көче бик зур. 
 
- Ә авыл хуҗалыгы тармагына дәүләттән тиешенчә ярдәм күрсәтелә дип уйлыйсызмы?
- Ярдәм күпме булса да җитми инде ул. Әлегә кадәр дәүләт җитештерүе начар булмаган хуҗалыкларга әйбәт булышты. Бигрәк тә сөткә игътибар зур иде. Мегафермалар төзегәндә 25 процент - федераль, 1,5 процент          республика ярдәме алдык. Төзелеш вакытында тиешле документы булган оешмалар белән эшләсәң, НДС акчалары да кире кайта. Савым залларына җиһазлар сатып алу өчен дә ярдәм бар. Яңа техникалар сатып алучыларга кырыкка алтмыш программасы эшләде, хәзерге вакытта ул утызга җитмеш калды. Нәселле терлек үстерүче хуҗалыкларга терәк зур. Әлбәттә, хәзер заманалар бераз үзгәрде, илдәге вәзгыять һәркемгә билгеле. Биргән кадәренә канәгать булып, шуңа җайлашырга кирәк. Тик шуны әйтәсем килә: каяндыр өстән ярдәм килгәнен көтәргә, субсидияләргә генә таянырга калмасын иде. Иң мөһиме – җитештергән продукциягә ихтыяҗ, бәя булсын. Менә шул вакытта гына хуҗалыклар аягында нык басып яши ала. 
 
- Берничә еллар элек “Урал” ашханәсендә эшчеләр фәлән сумга ашый, шифаханәләрдә ял итәләр икән, дип сөйлиләр иде...
- Эшчеләргә хезмәт көне өчен бирелә торган ашлыкның бәясен элек ничек бар, шулай: бер килограммын - 8 сум, печәннең бер сутыен 30 сум итеп калдырдык. Ашханәгә килгәндә, төшке аш - 20 сум, кичкесе 10 сум тора. Пешекчеләребез бик тәмле итеп әзерлиләр, читтән килгән кешеләр дә мактап китә. Пайчыларга бер пайга 7 сутый исәбеннән печән, ике төргәк салам, 3 центнер ашлык өләшенә. Юлламалар бирү тәртибе дә сакланды, ел саен пенсиягә чыгучы хезмәткәрләрне шифаханәләргә озатабыз. Әмма аларны лаеклы ялга киткәч тә онытасы түгел, сәламәтлекләрен ныгытырга мөмкинлек булдырасы иде. Алга таба бу планны да тормышка ашырырга уйлыйм. 
 
- Сез авыл хуҗалыгы тармагын сайламаган булсагыз, үзегезне нинди өлкәдә күрәсез?
- Үземне башка өлкәдә күз алдына китерә алмыйм, шулай да бер вакыйга искә төшә. 1979-1981 еллар авыл хуҗалыгы тармагы өчен шактый катлаулы булды, чөнки малларга ашатырга азык юк иде. Әле 1982 елның кышын да җиңел дип әйтә алмыйм, бары тик җәеннән генә хәлләр уңай якка борылыш алды. Ә мин 1980 елны “Әсәнбаш” хуҗалыгына эшкә кайттым. Терлекләргә туяр-туймас кына азык бирәләр. Шул чакта ачлыктан мөгрәп торган бу маллар янында йөргәнче, әллә китәргәме, дигән уйлар башка килә иде. Шуңа күрә шактый вакыт читтән торып укырга кермичә тордым. Ә мәрхүм Рим Зарипов эшли башлагач, бик яхшы еллар китте. Аннан соң да вакытында чәчеп, җыеп алган хуҗалыкларга 2010 елгы корылыкка хәтле җиңеп чыкмаслык авырлыклар булмады. Әлбәттә, кыр эшләрен тиешенчә башкармаганнар җитәрлек күләмдә терлек азыгы туплый алмады. 
 
- Үзегез хөрмәт итә, үрнәк ала торган олпат җитәкчеләр дип кемнәрне атыйсыз? Авырлыклар алдында югалып калмас өчен, яшь җитәкчеләргә нинди киңәш бирер идегез? 
- Бик яхшы, легендар шәхес дип, “Восток” хуҗалыгын җитәкләгән Гафият Гарифуллинны атар идем. Аннан соң хуҗалык ничә мәртәбә артка чигенде дә, Сергей Димитриевич килгәч, яңа баскычка күтәрелде. Аның белән очрашып сөйләшкән вакытта: “Хуҗалыкка Гафият сулышы керттең, халык сиңа ышанды, эшең алга китәчәк”, - дип әйтә идем. “Коммунизмга” колхозын Камил Шакиров, “Яңа тормыш”ны Рафыйк Рәүфов, “Россия” хуҗалыгын Галимулла Гарифуллин бик көчле алып барды. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып эшләгән  Фәиз Вагыйзовичка карата да хөрмәтем зур. Аларның үрнәк алырлык гамәлләре, киңәшләре истән чыкмый. Үзем дә ярдәм сорап килүчеләргә киңәшне чын күңелемнән бирәм. Икенче тапкыр килгәндә дә эше барып чыкмаган икән, дөрес юлны табарга булышам, әгәр тырышлыгын, башкарган эшен күрмәсәм, ярдәм итүнең мәгънәсен тапмыйм. Яшьләр кызу канлы, барысы да тиз кирәк, сабырлык җитми. 
 
- Хезмәтегездә зур дәрәҗәгә ирешүдә гаиләгезнең ролен ничек бәялисез? 
- Җитәкче генә түгел, зоотехник булып эшләгән вакытта да иртән чыгып китеп, кичсез кайтып керә алмадым. Әмма миңа бик акыллы тормыш иптәше туры килде. Зөләйха Балыклы авылында фельдшер-акушер булып хезмәт куйды. Бер кыз, ике малай үстердек, бүгенге көндә җиде оныгыбыз бар. Балаларны укыту, әхлакый тәрбия бирүдә хатынымның өлеше искиткеч зур. Йорт-кура тирәсендәге эшләр дә күбрәк аның җилкәсенә төште. Өйдә ныклы терәк булганда гына тынычлап эшләргә мөмкин. 
 
- Ял итәргә вакытыгыз каламы, буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?
- Кайвакыт өй янындагы бакчага чыгып керү дә ял кебек була. Мөмкинлек булганда Казанга театрга, чит илгә ял итәргә бара идек. Тик соңгы вакытта  йөргәнебез юк. Башта коронавирус, хәзер исә махсус операция тынычлыкны алды. Якыннарын ил сагына озаткан кешеләргә сабырлык телим, яхшы хәбәрләр белән, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар. Форсаттан файдаланып, барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Еллар тыныч, илләребез имин, өстәлләребез мул булсын.
 

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев