Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фото: Вахитов исемендәге хуҗалыкта семинар булды

Хуҗалыкта көндәлек 73 тонна сөт савалар

Вахитов исемендәге хуҗалыкта район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә бу елның биш аена булган эш нәтиҗәләренә, терлекчелеккә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар малларны утарда тәрбияләү ысулы, техникаларның терлек азыгы хәзерләү кампаниясенә әзерлеге белән таныштылар, азык әзерләү цехында, яңа төзелә торган мал торакларында булдылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Бүгенге көндә Вахитов исемендәге хуҗалыкта 4782 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 2050 савым сыерлар, бу узган елның биш ае белән чагыштырганда 340 башка артык. Хуҗалыкта көндәлек 73 тонна (Вахит ягында 60 тонна, Тырыш ягында 13 тонна) сөт савалар. Бу районда җитештерелгән сөтнең дүрттән берен тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk