Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Элеваторга быел 85 ел!

1932 елда нигез салына башлаган предприятие төрле авырлыкларны кичкән, әмма нинди генә үзгәреш җилләре иссә дә, эшчәнлеген туктатмаган

Кукмара элеваторы өчен октябрь ае бәйрәмнәргә аеруча бай. Ул Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән беррәттән, үзенең 85 еллык юбилеен да билгеләп үтә. Әйе, 1932 елда нигез салына башлаган предприятие төрле авырлыкларны кичкән, әмма нинди генә үзгәреш җилләре иссә дә, эшчәнлеген туктатмаган. Бүгенге көндә ул - аягында нык басып торучы, бай, саллы тарихы һәм зур тәҗрибәсе булган оешма.

Редакциянең күршесендә генә урнашкан элеваторның “тормышы” һәрвакыт безнең күз алдында: ашлык киптерү җайланмаларының гүләп эшләвен ишетеп, беренче олау кайтканын, КамАЗларның тыз-быз йөрүен дә гел күзәтеп торабыз, тәмле икмәк исе дә беркемне битараф калдырмый. Без генә түгел, бөтен Кукмара халкы кызыксына элеваторның эшчәнлеге белән.

- Аллага шөкер, бүгенге көндә коллектив әйбәт кенә эшләп килә. Моның өчен без көн саен һөнәри осталыгыбызны арттырырга һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртырга тырышабыз, - диде элеваторның генераль директоры Гүзәлия Гизатуллина. – Без үткән ел биредә эш башлаганда коллективта 65 кеше исәпләнә иде, бүгенге көндә 84 кеше хезмәт куя. Башка елларны хезмәткәрләрне кышка административ ялга җибәрә торган булсалар, үткән ел без тулы состав белән мәҗбүри ялларсыз эшли алдык. Быел да өзеклекләр булдырмаска тырышабыз. Хезмәт хакларын вакытында түлибез, эшчеләр дә канәгатьтер, дип уйлыйм. Ашханәбез дә бик уңайлы, аның ишекләре һәркемгә ачык.

Элеваторның киптерү һәм склад мәйданнары булу бөртекле культураларны чистарту, эшкәртү, саклау, шулай ук төрле ярмалар һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү өчен зур мөмкинлекләр ача.

- Безнең дүрт ашлык киптерү җайланмасы бар. Шулай ук тагын берсе орлык әзерләү өчен көйләнде. Складларыбыз 43 мең тонна бөртек сыйдырырга сәләтле. Хәзерге вакытка анда 15 мең тонна ашлык салынды. Ул 70 процентка хәтле тулыр, дип уйлыйбыз, - диде Гүзәлия Ансаровна. – Үткән ел без ун ел дәвамында файдаланылмаган тимер юлны ремонтлап, эшләтеп җибәрдек, ашлыкны вагоннарга төяү һәм бушату өчен мәйданчык булдырдык. Ул авыл хуҗалыгы продукциясен кабул итү һәм шулай ук аны тиешле нокталарга җибәрү өчен хезмәтне күпкә җиңеләйтте. Яңа ашлык чистарту җайланмасы куелды, катнаш азык җитештерү цехы төзекләндерелә. Алга таба анда өстәмә эш урыннары да булачак дигән сүз. Хәзерге вакытта цехка гранулятор урнаштыру эшләре бара. Ул сәгатенә 14 тоннага хәтле катнаш азык җитештерә алачак. Ноябрь аенда рапс маен сыктыру буенча мини-заводны эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Малларга рапс түбе (жмых) ясаячакбыз, тоз да кайтартабыз. Терлекләргә кирәкле барлык азык кушылмалары да үзебездә булачак.

Элеватор территориясендә шулай ук ярма җитештерү цехы да бар: анда сәгатенә 400 килограмм ярма эшләнә. Әзер продукцияне үзләренең кибетләренә сатуга чыгаралар.

- Быел район администрациясе белән берлектә терлек асраучыларга ярдәм йөзеннән махсус программа оештырдык. Аның нигезендә өч һәм аннан күбрәк мал асраучы крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларга ташламалы бәядән фураж өләшәчәкбез. Аны беренче ноябрьдән тарата башлыйбыз, онны капка төпләренә хәтле китереп бирү каралган, - диде элеватор директоры. - Сораучы, кызыксынучылар бик күп булды, алар барысы да канәгать калыр, дип ышанам.

Элеваторның механик отряды ел саен район хуҗалыкларына кыр эшләрендә ярдәм итеп килә. Быел да уракта унбер комбайн катнашкан. Элеккеге дүрт кыр корабы янына тагын җиде техника өстәлгән. Шулай ук машина-трактор паркын бер чәчү комплексы, ике сиптергеч, ике үзйөрешле печән чапкыч, ике азык җыю комбайны белән баетканнар.

- Комбайнчыларыбыз Айнур Ризванов, Данил Һадиев крестьян-фермер, “Яңа тормыш”, “Уңыш”, Вахитов исемендәге хуҗалыкларның игеннәрен җыеп алырга ярдәм иттеләр. Үткән ел үзебезнең район хуҗалыкларына гына булышкан идек, быел егетләр Мамадышка да барып эшләп кайттылар, - диде директор. – Кечкенә фермерлар да читтә калмый. Һәрберсе белән шәхси якын килеп эшләргә тырышабыз, ташламалар да ясыйбыз.

Әйе, 85 еллык үткәне булган элеватор тарихка яңа юллар сызуын дәвам итә, ул бер урында гына тукталмыйча алга атлый. Әнә бер-бер артлы алтын бөртек төягән КамАЗлар кайта, урамга бөркелеп кипкән ашлык – икмәк исе тарала...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk