Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчтек, инде печән хәзерлибез

Кышка чананы җәйдән әзерлә, ди халык мәкале, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә иртә яздан ук озын, салкын кыш айларын кайгырта башлый. Кыр эшләрендә эстафетаны чәчүчеләрдән соң терлек азыгы хәзерләүче команда үз кулына ала. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия районның сигез хуҗалыгында булып, терлек азыгы хәзерләүче техниканың торышын тикшерде. Җәйгә...

Кышка чананы җәйдән әзерлә, ди халык мәкале, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә иртә яздан ук озын, салкын кыш айларын кайгырта башлый. Кыр эшләрендә эстафетаны чәчүчеләрдән соң терлек азыгы хәзерләүче команда үз кулына ала. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия районның сигез хуҗалыгында булып, терлек азыгы хәзерләүче техниканың торышын тикшерде.

Җәйгә керергә дә өлгермәдек, кырчылар печәнгә төшәргә каударлана башлады. Язның җылы кояшы, шифалы яңгырлары белән үләннәр дә күтәрелергә җитешкән икән.

-Бүгенге көндә барлык хуҗалыкларда да өлгергән басулар бар. Шуңа күрә вакытны сузмыйча, печәннәрне чабу эшенә керешергә кирәк. Хәзер үләннәрнең иң туклыклы, витаминнарга, протеинга бай вакыты, соңга калсак - сыйфаты югалачак, - ди районның баш агрономы Илдар Габбасов. - Кышлату чорына җитәрлек күләмдә азык әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, бары тик тырышып эшләргә генә кирәк. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән комиссия дә хуҗалыкларның хәзерлеген югары бәяләп, эш барышыннан канәгать калдылар.

"Урал" җәмгыяте дип аталучы элеккеге "Кукмара" агрофирмасында исә барлык техниканы кара көздән ремонтлаганнар: печән чапкычлар, пресслагыч, төягеч, ташучы тракторлар әзерлек сызыгында. Инде үләннәрне комбайн яшел массага ура башлаган. "Яшел конвейер төзелде, шуның буенча эшлибез, - диде агроном Илназ Галәветдинов. - 966 гектарда күпьеллык үләннәр үсә. Шуның 270 гектары шәхси хуҗалыкларга өләшергә, калганы фермага булыр дип уйлыйбыз. 600 гектарда сенажга азык катнашмасы, 484 гектарда силоска,126 гектарында фуражга кукуруз игелә.

-Хуҗалыкта терлекчелек - төп табыш чыганагы. Бүгенге көндә фермаларда 1396 баш мөгезле эре терлек бар. Киләчәктә мал санын 1700-1800гә җиткерүне бурыч итеп куябыз. Бер елга малларга ашату өчен 15 мең тонна азык җитә. Бер-ике еллык запас белән 36 мең тонна терлек азыгы хәзерләргә планлаштырабыз, - диде башкаручы директор Рөстәм Мөбарәкшин. -Без теләгәнчә барысы да уңай килсә, әлеге максатларга ирешә алырбыз дип уйлыйм. Техника әзер, кадрлар тупланган, барысы да тәҗрибәле, хезмәт белән сыналган механизаторлар.

Быел район буенча 17734 тонна печән, 171760 тонна сенаж, 61050 тонна силос хәзерләү бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев