Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Әсәнбаш-Агро» җәмгыятенең «Алга» бүлекчәсендә семинар-киңәшмә үтте

Анда районның быелның 9 айлык авыл хуҗалыгы өлкәсендәге нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

Агросәнәгать комплексы эшчәннәре өчен чираттагы авыл хуҗалыгы елы тәмамланып килә. Алда әле ике ай вакыт булса да, туарыла башлаган каешларны кысып куеп, хәзер инде башкарылган эшләргә бәя бирергә, нәтиҗәләрне чагыштырырга, якынча йомгак ясарга мөмкин. Чөнки бөтенесе санаганда, анализлаганда ачык күренә. Тәмамланмый калган өлешләрен түгәрәкләргә дә әле өлгерербез.

Ә районның быелның 9 айлык авыл хуҗалыгы өлкәсендәге нәтиҗәләренә йомгак «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятенең «Алга» бүлекчәсендә үткән семинар-киңәшмәдә ясалды. 

Березняктагы сөтчелек комплексында соңгы вакытта зур төзелеш эшләре бара. Бүгенге көндә биредә иң зур яңалык — 40 миллион сумга төшкән саву залы төзелү. Моннан тыш, 200 мал сыешлы абзарга 19 миллион сумлык реконструкция ясалган, 210 мал өчен 38 миллион сумлык ферма салынган, 500 башка исәпләнгәне тәмамлану алдында тора. Соңгысы 78 миллион сумлык булган. Кыскасы, биредәге өч абзарда 850 сыер сыйдырышлы комплекс төзелүе көтелә. Җәмгыятьтә барлыгы 4580 мөгезле эре терлек бар икән, шуның 1520се — савым сыерлар. Алга таба планнары — савым сыерларын, таналарны, симертү үгезләрен аерым туплап, җәмгыять эчендәге бүлекчәләргә тарату. Бу чыгымнарны киметү өчен шулай эшләнелә. 

«Әсәнбаш-Агро» җәмгыятенең «Алга» бүлекчәсендә семинар-киңәшмә үтте

«Төзелеш эшләре барганлыктан, быел зур техникалар алып булмады, шулай да кыр эшләрен уңышлы төгәлләп куя алдык. Бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 35 центнер уңыш чыкты, ашату сезонына тиешле күләмдә терлек азыгы хәзерләнде. 9 айда авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кассага 370 миллион сум акча керде. Киләсе елга бер гектардан 40-45 центнер уңыш җыеп алуны, көндәлек савымны 45-50 тоннага, тәүлеклек артымны 1200 граммга җиткерүне максат итеп куйдык», — ди җәмгыять җитәкчесе Рафис Баһаветдинов. 

Киңәшмәдә катнашучылар буаз таналар ябылган салкын абзар янына җыелгач, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин аны катнашучыларга үрнәк итеп китерде. 

«Хәзер иң куркыныч чор: көннәр салкын, аяк асты юеш, утарлар пычрак. Болар — мастит авыруы өчен менә дигән шартлар. Аны булдырмас өчен, мал торакларының менә шушындый булуы кирәк. Күрәсезме: ишекләре ачык. Саф һава, аяк асларында бернинди балчык, пычрак юк. Суүткәргеч җир астыннан сузылган. Районда әле мондый тораклары булмаган хуҗалыклар бар, һәм инде кайчаннан бирле күрсәтеп, аңлатып килсәк тә эшләмәдегез. Читтән мал алырга килүчеләрне, төрле инфекцияләрне таратмау максатыннан, ферма территорияләренә кертмичә генә озату кирәк», — диде ул. 

Район башлыгы Сергей Димитриев, әсәнбашлыларның мал тораклары төзелешенә уңай бәя биреп, һәм техниканы кышкы саклауга куелышына «бишле» куйса, силос чокырындагы кукуруздан салынган терлек азыгын күреп, аны "икеле«гә бәяләде. 

«Эшләдем бит инде, силос салынды дип әйтү — күзгә төтен җибәрү генә ул. Кукуруз бик начар туратылган, димәк, комбайнның турату аппараты пычаклары тиешенчә көйләнелмәгән, кайралмаган. Орлыгы да сытылмаган. Мал авызына ничек килеп керсә, шул килеш эшкәртелмичә чыгачак та. Шушы факторларны тәртипкә салмыйча һәр сыердан 30 килограмм сөт алып булмый. Савылыр ул 15, 18 килограмм, әмма хуҗалык кассасына сез теләгән акча кермәячәк. Чирне яшергән үлгән, диләр. Бу башка җитәкчеләргә дә кагыла. Нәрсә дә булса эшлисез икән, ялгыш киткән икән, ник аны кабатларга? Планлап эшләргә, санарга, эзләнергә, яңалыкларга омтылырга, оештырылган укуларга барырга кирәк. Сезнең инде өстәлегездә киләсе өч елга башкарыласы эшләргә план ятарга тиеш. Бездә, Кукмара районында, таләпләр югары. Үзебезгә югары максатлар куймасак, артта калачакбыз. Ә без лидерлык позициясеннән төшмәскә тиеш», — диде район башлыгы. 

Киңәшмәдә шулай ук кукуруз игү мәйданнарын арттыру, орлыгын читтән сатып алмыйча үзебездә үк суктырып алу турында фикерләр әйтелде. Әйтик, «Восток» җәмгыяте быел 50 гектар мәйданда кукуруз суктырган. Килограммын 20 сумга сатып алганчы үзеңнекен чәчү күпкә кулайрак дип бәяләделәр. 

«Әсәнбаш-Агро» җәмгыятенең «Алга» бүлекчәсендә семинар-киңәшмә үтте

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Илһам Ганиев үз чыгышында районның тугыз айлык күрсәткечләре турында сөйләгәндә аларның узган елгы белән чагыштырганда күбрәк икәнен әйтеп узды. Әйтик, үткән ел бу чорга терлек саны ике меңгә кимрәк булган, хәзер исә — 43 меңнән артык. Сыерлар саны 1300гә артып китеп, 16200гә якынлаша икән. Бозау 732гә артыграк алынган. Мөгезле эре терлек ите җитештерү — 13 процентка, сөт җитештерү 12 процентка артык. Әмма кош итендә аксаклаганбыз, ул 89 процент кына булган. 

Мал санына килгәндә, Вахитов исемендәге хуҗалыкта бер ел эчендә сыерлар 500гә арткан, «Рассвет», «Урал» хуҗалыкларында да терлекләр 142, 110га күбәйгән. Эшләгәч нәтиҗәсе дә күренә: вахитлеләр бер елга 4 меңгә якын бозау алганнар. 

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин басуларны паспортлаштыру эшен төгәлләп бетерү кирәклеген ассызыклады. Чиста пар җирләрен күбрәк мәйданнарда калдыру турында да сүз булды. Ул шулай ук мелиорация программасы буенча үзвакытында проект эшләп, анда һәм төрле программаларда актив катнашырга чакырды. «Системалы эшләмәсәк, күпьеллыклар җитәрлек гектарларда булмаса, протеин турында сөйләшүнең мәгънәсе юк», — диде ул, семинарны йомгаклап. 

фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев