Таһир Минемуллин: Сайлаган һөнәрең сиңа рәхәтлек, канәгатьлек хисе китерергә тиеш
Ул 15 ел көтү яңарту технологы булып эшли.
Фермада эшләү башка авыл хуҗалыгы хезмәте кебек үк җиңелләрдән түгел. Шуңа күрә анда малларны яраткан, авыл җанлы кешеләр хезмәт куя. «Уңыш» җәмгыятендә көтү яңарту технологы булып эшләүче Таһир Минемуллин да нәкъ менә шундыйлардан. Сайлаган һөнәрең сиңа рәхәтлек, канәгатьлек хисе китерергә тиеш, шул вакытта эшең дә гөрләп бара, ди ул.
Таһир абый гаиләсе белән Чишмәбаш авылында гомер итә. Көн саен иртән-иртүк эшкә чыгып китә. Битләнгергә хәтле – 60, Кәркәүчкә чаклы 70 чакрымга якын юл үтәргә туры килә.
«Өч ел элек әлеге хуҗалыкка эшкә килгәндә, бөтенләй чит-ят кешеләр бит, уртак тел таба, килешеп эшли алырмынмы, дип борчылдым. Юл йөрүе дә куркытты. Аллага шөкер, эшкә “җырлап” барам. Барлык белгечләр белән уртак хезмәт өчен тырышабыз, командабыз көчле. Монда мин генә булдырам, дип кычкырып булмый. Ферма мөдире, селекционер, ветеринария табибы, бозау караучы, сыер савучы – барысы да үзара бәйләнгән. Әгәр дә шушы чылбырның бер звеносы гына өзелсә дә, башкарган эшебезнең нәтиҗәсе булмаячак. Терлекче өчен яллар да, бәйрәмнәр дә юк. Әмма бер-беребезне алыштырырлык хезмәттәшләр булганда, барлык авырлыкларны да җиңәргә мөмкин. Хезмәт хакы да зур роль уйный, аны түләмәсәләр, бер кешенең дә эштә гаме калмас иде. Шуңа күрә мин хуҗалык җитәкчесеннән алып, һәр хезмәттәшемә рәхмәтле», - диде ул.
Аның көтү яңарту технологы булып эшли башлаганына унбиш ел үткән. Тик аңарчы ул үзен башка һөнәрләрдә дә сынап караган. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, егет, «Игенче» хуҗалыгына эшкә урнашып, техникага утыра. Әмма бу эшнең үзенеке булмавын аңлагач, ул терлекчелек тармагына кереп китә. Башта Чишмәбаш фермасында, менә өч елдан артык «Уңыш» җәмгыятендә хезмәт куя.
«Кечкенәдән маллар арасында кайнашып үстек. Үзебез дә терлекләр асрап көн күрдек. Әти гомер буе фермада эшләде. Без дә аңа ияреп бара идек, үсә төшкәч, әтине алыштырып тора, үзебез ат җигә башладык, шулай итеп, хезмәткә өйрәндек. Ул вакытларны әле дә сагынып искә алам, чөнки ферма, басу-кырлар, амбар аллары, техника гаражлары гөрләп тора, кеше күп, күңелле иде. Хәзер заманча технологияләр авыл хуҗалыгы тармагын да читләтеп үтми, күп кул көчен алыштыра, аннан соң яшьләр дә шәһәргә китү ягын карый. Чишмәбаш фермасында көтү яңарту технологы булып эшли башлаганда бик тәҗрибәле остаз Сибгать абый Шәяхмәтов белән хезмәт куярга туры килде. Ул үзе белгәннәрен миңа да өйрәтеп калдырды. Инде шул елларны ук Чишмәбаш фермасында нәсел үгезләре юк, тулысынча ясалма орлыкландыру методын кулланалар иде. Башта квалификацияне күтәрү өчен укуларда булдым, ясалма орлыкландыру буенча бер семинарны да калдырмаска тырыштым. Әле хәзер дә читенсенеп тормыйм, белмәгән әйберләрне таныш хезмәттәшләремнән шалтыратып сорыйм, яңалыклар белән танышып барырга тырышам. Чөнки технологияләр гел үзгәрә, яңа төрле инструментлар барлыкка килә», - диде Таһир абый.
«“Уңыш” җәмгыятенең “Гигант” бүлекчәсендә көтү яңарту технологы булып Света Касанова хезмәт куя. Ә Таһир абый “Тукай”, “Таң” бүлекчәләрендә эшли. Ул бирегә килгәндә, хуҗалыкта биш нәсел үгезе булган, хәзер исә тулысынча ясалма орлыкландыруга күчкәннәр, нәселне яхшырту өстендә эшлиләр. Таналарны уртача 13-14 айда орлыкландыралар, тик беренче тапкыр каплатканда авырлыклары якынча 370 килограммнан да ким булмаска тиеш. Ташлы Елга авылындагы фермада – 400гә якын, ә Битләнгердә 200 сыер бар икән. Технолог исә көн саен утарларны әйләнеп, малларны карап чыга. Шулай ук схема нигезендә дә көн саен егерме бишәр сыер каплаталар. Малларның буазлыгын УЗИ аппараты ярдәмендә тикшерәләр. Бөтен мәгълүматларны селекционер компьютерга кертә, телефонда да ватсап төркемнәре бар. Һәр кешенең көн дәвамында башкарган эше күз алдында. “Кайвакыт Светаның ничә мал каплатканын күреп, күп эшләгән икән дип көнләшеп тә куям, эш процессында мондый хәлләр булырга тиеш, дип уйлыйм, комбайнда да ярышып эшләдек бит”», - дип елмая ул. Таһир абый шулай ук Инстаграмда да үзенең битен алып бара. Анда хуҗалык тормышын, табигать күренешләрен чагылдырган фото-видеолар урнаштыра.
Минемуллиннар шәхси хуҗалыкларында да терлекләр тоталар. Бүгенге көндә абзар-кура тирәсендәге эшләрнең күбесе тормыш иптәшенең җилкәсенә төшә. Зөлфирә апа да фермада сыер сауган, хәзер өйдә генә тора икән. Таһир абый белән өч егет тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә оныклар сөяләр.
Эх, безнең белән күрешкән Таһир абыйга гармунын алып килергә әйтергә онытканмын. Рәхәтләндереп уйнап та күрсәткән булыр иде. Мал утарларында уйнап видеога да төшкәнем бар әле минем, дип сөйләгән иде ул.
«Элек безгә кунакка Сазтамак авылыннан бер бабай килеп йөрде. Ул үзеннән гармунын да калдырмый иде. Мин кечкенәдән шуңа кызыктым, ә сигезенче сыйныфта укыганда үземә дә Зур Сәрдек авылындагы универмагтан гармун сатып алдылар. Бәясе 45 сум иде. Үзлегемнән уйнарга өйрәндем, мәҗлесләргә дә йөрдем. Шулай итеп, балачак хыялым тормышка ашты, шуннан бирле кулымнан гармун төшкәне юк», - диде ул.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев