Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • «Яңа тормыш» хуҗалыгында ун айга 2878 тонна сөт сауганнар

    Бу узган елгы еллык савымнан 177 тоннага күбрәк.

    «Яңа тормыш» хуҗалыгының мәрхүм Рафыйк абый Рәүфов җитәкләгән чорда район, республика күләмендә гөрләгән чаклары бар иде. Дилбегә башкалар кулына күчкәч, ул елдан-ел аска тәгәрәде һәм, чын-чынлап, таркалды дисәң дә була. Соңгы өч елда  яңатормышлыларның арткы позициядән алга таба күчә барулары күренә. Моңа без районның ун айлык эш нәтиҗәләренә багышланган «Яңа тормыш» җаваплылыгы чикләнгән ширкәттә узган семинарда тагын бер кат инандык.

    Җәмгыятьнең генераль директоры Фәнзил Мөхәммәтҗанов соңгы вакыттагы яңалыклар белән таныштырганчы, үз чыгышын саннардан башлады.

    «Ел коры килү сәбәпле, 920 гектар чәчүлек җиреннән гектарыннан уртача 17 центнер уңыш җыеп алдык, бу – 1571 тонна, дигән сүз, узган елгыга караганда 1458 тоннага кимрәк. 1899 тонна сенаж, 3547 тонна силос әзерләдек. Малларга кыш чыгарга әле узган елгы запасларыбыз да бар. 10 айга 82 миллион 186 мең сум акча кереме булды, уртача хезмәт хакы 30 мең сумнан артык. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 5898 сумга күбрәк», - диде ул.

    Әлбәттә, хезмәт хакының үсешендә сөт савуның күләме артуы да йогынты ясамый калмагандыр. Бүгенге көндә хуҗалыкта 1009 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 495е – савым сыерлар, алар быел 45 башка арткан. Ун айга 2878 тонна сөт сауганнар. Шунысын да искәртик: бу узган елгы еллык савымнан 177 тоннага күбрәк. Бер көнгә хуҗалыкта 9,5 тонна сөт җитештерелсә, узган ел көнлек савым бары тик 7 тонна гына булган. Киләчәктә Татар Толлысы фермасында сыерлар өчен саву залы урнаштырырга исәплиләр. Хәзергә аны рәсмиләштерү процедурасы бара икән.

    «Яңа тормыш»та быел 45 миллион сумлык инвестиция кертелгән. «Агропрогресс» программасы буенча грант отып, ашлык киптергеч, заманча чәчү комплексы, трактор сатып алганнар. Тагын бер яңалыклары – фермаларга яңа технологияләр кертү. Ягъни алар үз көчләре белән узган ел идарә итү программасы урнаштырганнар. Бу азык рационын дөрес итеп көйләргә, югалтуларны булдырмаска мөмкинлек бирә. Шулай ук икенче елга фермага азык цехы куярга да исәпләре бар.

    Район башлыгы Сергей Димитриев та хәзер һәр хуҗалыкка заманча белгеч – «айтишник»лар кирәклеген ассызыклады.

    «Айтиюнәлеш кирәклеге – бәхәссез. Бу – киләчәк. Аннан башка булмый, әлеге эшне хисапчы да, экономист та алып бара алмый. Хуҗалыкта барган бөтен нәрсә, хәтта болт сатып алуга кадәр онлайн-киңлектә күренеп торырга тиеш», - диде ул.

    Реклама

    Татар Толлысында быел тагын бер яңалык булган: Солтан Исмәгыйлевлар гаиләсе өй туе уздырган. Солтан – яшь белгеч, технолог, хатыны Татьяна – сыер савучы. Әлеге гаилә чит өлкәдән бирегә күченгән. Аларга  «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында йорт салып бирелгән.  Бу – яшьләрне авылга тартуның иң отышлы вариантларының берсе.

    «Чананы җәйдән әзерлә» дигән әйтем бар. Семинарның пленар өлешендә чыгыш ясаган, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илһам Ганиев та хуҗалык җитәкчеләренә инде чәчү техникасын ремонтлауга керешергә кирәклеген исләренә төшерде. Быел да район җитәкчелеге тарафыннан шундый таләп куелган: 1 гыйнварга кадәр чәчү техникасын, 1 мартка кадәр барлык трактор һәм автотранспортны, 1 апрельгә кадәр азык җыю техникасын, 1 июньгә кадәр комбайннарны ремонтлап бетерү кирәк. Әйтик, Вахитов исемендәге хуҗалыкта инде барлык азык җыю техникасы ремонтлап куелган.

    «Алар бүгеннән үк басуга чыгып китәргә әзер. Ни өчен шулай? Чөнки алар бәя очсызрак вакытта бу эшне төгәлли алдылар. Ремонт кампаниясе  башлануга запас частьларның бәяләре 20-30 процентка күтәрелә. Ә вахитлеләр моның күпме акча, экономия икәнен аңлый.  Акчаның кадерен белмәүчеләр соң тотына. Ә кемнәрдер  басуга чыгарга бер атна кала ремонтка керешә. Ул вакытта инде кул тигән җиргә тия, тимәгәненә юк. Шул килеш техника басуда ватылып кала: атнаның өч көнен эшли, дүрт көне аны ремонтлап уза. Ә шул арада басудагы азыкның сыйфаты югала. Кыш буе шуны малларга ашатабыз. Бөтен цикл бер-берсенә бәйләнгән. Бүгенге көндә начар хуҗалыкларның булмавы хәерле. Булдыра, эшли алмаган, хуҗалык турында уйламаган, эшчесенә хезмәт хакы түли алмаган  җитәкче кирәкми безгә. Ай саен семинарларда яңалыклар күрсәтелә, хуҗалыкка кайт та шуларны үзеңә керт инде. Эшләргә, аңламаган очракта яңадан бер кат яңалыкларны карап, өйрәнеп кайтырга  иренәсез. Хуҗалык белгечләре өчен аграр көллият базасында өч көнлек, өч этаплы  укулар оештырылачак. Хуҗалык нәтиҗәләре район күрсәткечләреннән ким булган җитәкчеләр дә укыячак. Башкача булмый. Агроном, ветеринария табибы, зоотехник, сез барыгыз да – бер звено. Эш барып чыкмаган очракта, бер-берегезгә сылтап калдыру булмасын, кулга-кул тотынып эшлисе. Шулай булмаса, алга таба бара алмыйбыз, инде болай да күрсәткечләр буенча артка таба тәгәри башладык, “обойма”дан төшеп калабыз хәзер», - ди район башлыгы.  

    Семинарда катнашучы җитәкчеләр алдына шулай ук электр энергиясен экономияләү, лаеклы хезмәт хакы түләү, максималь продукция алу, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, ашламаларны әзерли башлау кебек бурычлар куелды.

    Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

     

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: