Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

«Уңыш» җәмгыятендә көнгә 230-250 тонна ашлык суктыралар

Хуҗалыкта бөртекле культуралар 2500 гектар мәйданны били.

Үткән атнада районыбыз игенчеләре уракка төште. Әле кайчан гына туфрак ертып, орлыкларны җир куенына иңдергәннәр иде, инде тулып пешкән башакларны җыеп алыр чак та җитте. Урып-җыю кампаниясе игенчеләр өчен ниндидер азартлы эш кебек. Иртә яздан тир түгеп куйган хезмәтнең тизрәк нәтиҗәсен күрергә теләп, күңелләре кырга ашкына. Әнә Битләнгер авылы янындагы басуларда «Уңыш» җәмгыятенең кыр кораблары күренде. Бигрәк дулкынландыргыч, шул ук вакытта искиткеч җаваплы мизгелләр шул.

«Уңыш» җәмгыяте җитәкчесе Раил Галимуллинның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта арыш суктыралар, гектарыннан уртача 37 центнер ашлык чыга, диделәр. Гомумән, табигать шартлары комачау итмәсә, бөртеклеләрдән бер гектардан уртача 40 центнердан да ким булмаган уңыш җыеп алырга өмет итәләр.  

«Безнең “Уңыш” җәмгыяте булып оешып эшли башлаганга дүртенче ел китте. Мондый яшь хуҗалык өчен быелгы күрсәткечләр бик яхшы дип уйлыйм, иген кырларының торышыннан канәгать. Әмма алдан бер әйберне дә фаразларга ярамый. Үткән ел да чәчү технологиясен дөрес итеп башкардык, тик көтелгән уңышны җыеп алып булмады. Әле быел да соңгы яңгырлар бераз куркыткан иде, чөнки арпаларны егып китте. Тик барысы да яхшы, җиргә ятып бетмәгәннәр, суктырып була», - диде җәмгыять җитәкчесе.

Хуҗалыкта бөртекле культуралар 2500 гектар мәйданны били. Хәзерге вакытта басу-кырларда дүрт комбайн эшли, алар көнгә 230-250 тонна ашлык суктырып бара. Кыр корабларын иярләгән механизаторларның өчесе – Байлангар авылыннан, алар сезон вакытында ялланып хезмәт куялар, ә берсе – Бурсыкъелгадан, ул - хуҗалыкның даими эшчесе. Комбайнчыларның дүртесенә бер ярдәмче билгеләнгән, шулай ук кырчыларга төшке, кичке аш китерү дә аңа йөкләнгән. Дүрт КамАЗ машинасы олауларны амбар алдына ташый. Бер сәгатькә утыз тонна бөртек киптерергә сәләтле КЗС-30 җайланмасы ашлыкны тиешле нормага китерергә ярдәм итә. Ә игеннәрне җыеп алганнан соң, саламын төргәкләп, ферма территориясенә ташыйлар, җирен өч К-700 тракторы ярдәмендә эшкәртеп баралар.

«Кырчылар, басуга иртәнге чык тамчылары кипшергәннән соң чыгып, икенчесе төшкәнчегә кадәр эшли. Беренче көннәрне арыш 17-18 процент дымлылык белән кайтса, хәзер бу күрсәткеч 13-14 процентны тәшкил итә. Һава торышы гел уңай торса, шушы дүрт комбайн белән урып-җыю кампаниясен җиңеп чыгарга планлаштырабыз. Әгәр дә үзгәрешләр була икән, техника ялларга туры киләчәк», - диде Раил Галимуллин.

Ашлыкны саклау өчен хуҗалыкта складлар җитәрлек, уракка төшкәнче аларга ремонт, дезинфекция, агарту, чистарту эшләре башкарылган, тиешле урыннарында түбәләре алышынган, идәннәренә бетон түшәлгән. Шулай ук Битләнгер авылындагы ашлык бушатыла торган иллегә кырык метрлы мәйданчыкка бетон җәелгән. 

Җәмгыятьнең агрономы Зөфәр абый Шәмсетдиновны да басуда, комбайнчылар янында очраттык. Аның хуҗалыкка эшкә килгәненә өч ел икән. Ул үзе – Мамадыш районының Алгай авылыннан, моңа кадәр «Вамин» системасында эшләгән. «Хезмәтегезгә ничәле куясыз?» - дип сорадым белгечтән. 

Реклама

«Хуҗалыкка – бишле, үземә - дүртле. Быел басулар бик матур, чиста, эшләгәнебезнең нәтиҗәсе күренә, тик әле тагын да яхшырак күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлекләр бар дип уйлыйм», - диде ул, башкарган эшенә бәя биреп.

Билгеле, чәчкән вакытта бераз авырлыклар булган, эш планлаштырганча гына бармаган. Туфрак тигез өлгермәү сәбәпле, бер басудан икенчесенә күчеп йөрергә туры килгән. Минераль ашламаларны тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, бер гектарга 50 килограммнан керткәннәр. Арышны – ике, арпа белән бодайны  өч тапкыр яфрактан тукландырганнар. 

«Быел игеннәр кинәт, көтмәгәндә өлгерде. Хуҗалык җитәкчеләре белән әле кайчан гына басуларны карап йөргән идек, ул вакытта шушы көннәрдә уракка төшәрбез дип күз алдына да китермәдек. Өч-дүрт көн эчендә кырларда картина үзгәрде дә куйды», - диде агроном.   
Җитәкче, белгечләр белән сөйләшеп торган арада басуларны иңләп килүче кыр кораблары күренде. «Акрос» комбайнын иярләгән, Байлангар авылыннан Илнар Җәләев әлеге хуҗалыкта уракта дүртенче сезонын катнаша. 

«Мин кыш көнендә үз эшем белән шөгыльләнәм, ә җәен күңел кырга ашкына, шулай итеп, өй тирәсендәге эшләрдән бераз ял итеп алам. Билгеле, акчасы да мөһим, әмма кечкенәдән кырда үскән малай буларак, күңел халәте дә әһәмияткә ия. Җиденче сыйныфта укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлаган идем. Бу комбайнга утырганыма өч ел. Хәзерге техникалар бик уңайлы: кабинага тузан керми, музыка уйнап тора, кондиционеры бар. Бик акыллы техника бу. Хәтта югалтуларны, ватылуларны да хәбәр итә. Инде исән-сау игеннәрне җыеп алырга язсын», - дип елмая ул.

Шулай ук бүгенге көндә хуҗалыкта күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан - 5050 тонна, берьеллык үләннәрдән 8815 тонна сенаж салганнар, хәзерге вакытта күпьеллык үләннәрнең икенче катын җыеп алуга керешкәннәр. Хуҗалыктагы 3 мең терлекне ашатырга бер елга 30 мең тонна азык хәзерләргә кирәк. Алар, быелгы мөмкинлекләрдән чыгып, ел ярымлык азык тупларга планлаштыралар. 15 сентябрь көнне хуҗалыкта азык цехын эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. Хуҗалык эшчеләренә берьеллык үләннәрдән печән өләшкәннәр. Ә пай җирләре өчен алга таба ашлык һәм салам бирергә планлаштыралар.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев