Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • «Урал» хуҗалыгында язгы кыр эшләре бара

    Хуҗалыкның 8 мең гектардан артык сөрүлек җирләре бар.

    «Урал» хуҗалыгында язгы кыр эшләре бара.

    Хуҗалыкның 8 мең гектардан артык сөрүлек җирләре бар. Әлеге мәйданнарның өч мең гектардан артыгын бөртеклеләр алып тора. Үткән ел уҗым культураларын 800 гектарга чәчкәннәр. Арыш белән тритикаленең торышы әйбәт күренә, бодайлар турында әйтергә иртәрәк, берәр атнадан үзләрен күрсәтерләр, диде хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов. Ә азык культураларының мәйданнарын былтыргыга караганда арттырганнар, биш меңгә якын гектарда игәргә  планлаштыралар, шуның  меңәр гектардан артыгын кукуруз, күпьеллык үләннәр, азык катнашмасы алып тора. Шулай ук суданка орлыгы сатып алганнар, соя орлыгы әзерләгәннәр, 287 гектар җирне рапска бүлеп биргәннәр.
    Чәчүлек материал белән авырлыклар юк, хәтта 200 тоннадан артыгы запас итеп әзерләнде, дип сөйләде хуҗалыкның баш агрономы Рамил Хәбибрахманов. Барлык орлыкларны да агулап чәчәргә җыеналар, моның өчен кирәкле препаратларны сатып алып, анализларын ясатканнар. 

    «Минераль ашламалар да җитәрлек күләмдә тупланды, тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә ул бер гектарга 100 килограммнан туры килә. Үткән ел машина-трактор паркын 72 миллион сумлык техника белән баеттык. Аларның барысын да үз көчебез белән булдырдык, лизинг һәм башка программалар кулланмадык. Максатыбыз – барлык технологияләрне дә тиешенчә үтәп, язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу» , - диде хуҗалык җитәкчесе.

    К-700 тракторы янында кайнашкан егетне хуҗалыкның алдынгы механизаторы Тәлгать Кәримуллинның улы Таһир дип таныштырды хуҗалыкның баш инженеры Мәгъфүр Гаязов.

    «Әтисеннән бер дә калышмый, булдыра торган егет. Алты ел тирәсе чылбырлы тракторны иярләгән иде, үткән ел әлеге тракторга утырып, кыр эшләрендә катнашты, тирес түгүдә эшләде. Быел исә чәчү комплексы тагып, кырга чыгачак», - диде ул. 

    Хуҗалыкта әле егермедән артык чылбырлы тимер ат бар икән. Быел да кыр эшләрендә алардан башка булмас, бу тракторларда җиргә басым күпкә аз туры килә,  ди баш инженер. 

    «Минем әти белән аның игезәге Рәфкать абый гомер буе ДТ-75 тракторында эшләделәр, алдынгы механизаторлар иде. Техникалары һәрвакыт төзек, караулы һәм чиста-пөхтә булды. Үземне белә башлаганнан бирле аларга ияреп йөрдем. Кечкенә чагымда трактор кабинасындагы утыргычтан егылып төшмәсен өчен, әти куртка каешы белән билдән эләктереп куя иде. Шуңа күрә тракторны мәктәпкә укырга кергәнче үк йөртергә өйрәндем», - диде Таһир Кәримуллин.

    Реклама

    Таһир мәктәпне тәмамлаганнан соң, Кукмара аграр көллиятендә белем алган, аннан соң Ватан алдындагы бурычын үтәргә алынган. Хәрби хезмәтне Белгород шәһәрендә уздым, пешекче идем, дип сөйләде ул. Ә туган якларына әйләнеп кайткач, төрле эшләрдә хезмәт куйган, алты ел элек хуҗалыктагы ДТ-75 тракторына утырган.

    «Гыйнвар, февраль айлары җитүгә, күңел кырга ашкына башлый. Читкә китү турында уйлап та караган булмады. Алга таба укуыңны югары уку йортында дәвам итәргә кирәк, дип әйткән укытучыларга да: “Миңа әтинең тракторы җитә”, - дип әйтә идем. Хәзер менә югары белем алырга булдым, бүгенге көндә дүртенче курсны тәмамладым. Билгеле, К-700 тракторы заманча, кабинасы яхшы итеп эшләнгән, тавыш керми, җырлаганың үзеңә ишетелә, әмма мин ДТны да хурламас идем, иң рәхәт, гади трактор ул, тәгәрмәче дә “тишелми”. Бүгенге көндә дә төзек, хәзер утырып, кырга чыгып китәргә була», - диде механизатор.
    Таһир әле дә тәҗрибәле әтисенең киңәшләренә таяна.

    «Әти һәрвакыт тракторның бу җирен майладыңмы, теге детален кыстыңмы, дип сорашып тора. Рәфкать абыйның да ярдәме күп тия, ул бик оста көйләүче иде, шуңа күрә берәр авырлык туса, аны чакырып китерәбез. Инде ватылырга язмасын, кыр эшләрен исән-сау башкарып чыгыйк», - диде ул.
     
     
    Сергей ДИМИТРИЕВ, район башлыгы:

    - Районның авыл хуҗалыгы үсешендә сөтчелек тармагы төп өлешне алып тора, терлек саны арта. Шуңа күрә игенчелектә азык культуралары җитештерүгә зур игътибар бирелә. Безнең эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзләрен һәм шәхси секторны да терлек азыгы белән тәэмин итә алырлык булырга тиеш. Моның өчен барлык технологияләрне үтәп чәчәргә һәм табигатьтән яхшы һава торышы гына көтәргә кала. Үткән ел да зур уңышка өмет иткән идек, әмма барысы да без уйлаганча гына бармый. Ярый әле алдагы елгы азык запасы бар иде, шуның хисабына гына терлекләрне азык белән тәэмин итә алдык. Шуңа күрә быел басуларда дым барында кыр эшләрен тиз арада башкарырга, мөмкин булганча сугару мәйданнары булдырырга, корылыкка чыдамлы сыйфатлы орлык кулланырга кирәк. Ә санкцияләргә килгәндә, чәчү кампаниясенә аларның тәэсире сизелми, чөнки ашламалар, чәчүлек материаллар үзебезнең илдә җитештерелә. Кукуруз орлыгы гына чит илдән кертелә, әмма без аларны  яңа елга кадәр барлап куйган идек. Билгеле, аның да үзебездә җитештерелгәне бар, әмма хуҗалыклар сайлана, эзләнә... Чит илдән кайткан техникалар бик күп, ләкин хәзерге вакытта импортны алыштырырлык кайбер запас частьларны хәтта үзебезнең районда ясарга планлаштырабыз.

    Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: