Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның күмәк хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү бара

    Быел аграрийларга терлек азыгын ел ярым, ике елга җитәрлек итеп хәзерләү бурычы куела.

    Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә кыш айларын тыныч күңел белән каршылау өчен җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы туплап калырга кирәк. Хәзер моның өчен иң кулай вакыт. Яшел үлән артык үсеп китсә, аның туклыклылыгы, файдалы үзлекләре кими, шуңа күрә аны бүген үк җыеп алырга кирәк, ди белгечләр. «Урал» җәмгыятендә үткәрелгән семинар да терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләренә багышланган иде.

    Әйе, кышка чананы җәйдән әзерләргә куша халык мәкале дә. Узган ел ул үзенең дөреслеген тагын бер кат раслады: корылык күп авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә сабак булды. Шуңа күрә быел аграрийларга терлек азыгын ел ярым, ике елга җитәрлек итеп хәзерләү бурычы куела. Эшне дөрес итеп оештырганда табигать шартлары мул уңыш вәгъдә итә.

    «Урал» җәмгыятенең җитәкчесе Нияз Хәбибрахмановның сүзләренә караганда, хуҗалыкта терлек азыгы хәзерләү эшләре оешкан төстә бара, бүгенге көндә күпьеллык үләннәрдән сенаж салалар. Семинар үткәрелгән көнне дә яшел масса төягән КамАЗ машиналарының басудан тыз-быз йөргәне күзгә ташланды. Хуҗалыктагы 1400гә якын мөгезле эре терлекне ашату өчен 4000 тонна сенаж, 150 тонна печән, 7000 тоннадан артык силос хәзерләүне максат итеп куйганнар.

    «Техникалар белән авырлыклар юк. Бүгенге көндә ике КВК-800 һәм “МакДон” комбайннары күпьеллык үләннәрне ура, алты КамАЗ машинасы, өч МТЗ-1221 тракторы басудан яшел массаны ташып тора. Өч печән чапкыч та әзерлек сызыгында», - диде хуҗалыкның баш инженеры Заһит Ярмиев.

    Базда сенаж таптату өчен ике К-700 тракторы билгеләнгән, берсендә эш сменалы оештырылган, төнгә дә кала икән. Тик нинди масса кайтуга карамастан, аны дүрт сәгатьтән артык тыгызламыйбыз, юешрәк булса, ике сәгать тә җитә, бу өлкәдә күп видеороликлар карадык, өйрәндек, дип аңлатты хуҗалык җитәкчесе. 

    Бүгенге көндә «Урал»да дүрт агрегат үләннәргә минераль ашлама кертә. Хуҗалыкның баш агрономы Илназ Галәветдинов игеннәрне өч-дүрт тапкыр яфрактан өстәмә тукландырырга җыенуларын ассызыклады, хәзерге вакытта бу эшнең икенче каты башкарыла. 

    Быел игенчеләр югары уңышка өмет итә, потенциал зур, бөртеклеләрдә хәтта сигезәр тармак чыгарган төпләр дә бар, диделәр. Шуңа күрә уракка техникаларны яхшылап әзерләргә киңәш иттеләр. 

    Реклама

    «Без игеннәрнең торышыннан канәгать. Билгеле, чәчү кампаниясе вакытында көннәр яңгырлы тору сәбәпле, кыр эшләре бераз тоткарланды. Басуларга кереп булмаган урыннар күп, зур техникалар бата иде. Тик без барлык авырлыкларны да җиңеп чыга алдык», - диде Нияз Хәбибрахманов.

    Уракка кыш айларыннан ук әзерләнә башладык, дип сөйләде ул. Февральдә ындыр табагында модернизация эшләре башланып, орлык чистарту өчен өстәмә линияләр куелган. Шулай ук Өлгедәге печән складында ремонт ясалган, бүгенге көндә ул 650-700 төргәк печән сыйдырышлы итеп үзгәртелгән. Хәзерге вакытта да хуҗалыкта төзелеш эшләре дәвам итә. 

    «400 танага исәпләнгән мал торагы төзү өчен җир эшләрен башлап җибәрдек. Әз генә соңга калдык, махсус техниканы көтәргә туры килде. Быел хуҗалыкка азык цехы урнаштырырга планлаштырабыз. Бүгенге көндә аңа бина төзү өчен җир эшләре төгәлләнде, ике атнадан каркасын җыюга керешәчәкбез. Моның өчен төзелеш материаллары сатып алынды. Былтыргыга караганда металлга бәяләр шактый кулай. Үткән ел арматураларны, калынлыгына карап, 82-87 мең сумга алсак, быел 42-43 мең сум тора», - диде җәмгыять җитәкчесе.

    Әйе, соңгы елларда зур төзелешләр алып бару шактый чыгымлы хезмәткә әйләнде. Чит ил акча берәмлегенә бәйле рәвештә, төзелеш материалларының да хакы югары сикерде. Әмма авыл хуҗалыгы тармагында техника, корылмаларны яңартмыйча гына алга китеп булмый. Быел районда алты хуҗалыкта зур төзелеш эшләре башланачак икән.

    Ураллылар цифрлаштыру буенча да яңалыклар кертәбез, дип сөйләделәр. Исәп-хисап алып бару өчен, иң элек керү юлын (проходной) һәм үлчәүне махсус программага тоташтырмакчы булалар. Фермада куелган программа ошый, унбиш минуттан унбиш минутка бөтен мәгълүмат телефонга килеп тора, дип билгеләп үтте хуҗалык җитәкчесе. 
     
     Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: