Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Комиссия Кукмара районының кырларның торышын югары бәяләде

Офыкларга сузылган басуларда шаулап утырган игеннәрне күреп, күңел сөенә. Моннан берничә ел элек районда игенчелек тармагын үстерү буенча бик зур эш алып барыла башлады, уртак нәтиҗәгә килеп, “юл картасы” булдырылды.

Диңгез кебек чайкалып утырган башаклар, купшы чәчәк бәйләмедәй хәтфә үләннәр, биек булып югарыга үрмәләгән кукурузлар... Болар барысы да – иртә яздан маңгай тирен түгә-түгә эшләгән, көч куйган игенчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Әнә район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге хуҗалык җитәкчеләре, агрономнардан торган комиссия дә кырларның торышын югары бәяләде. Әйе, быел табигать тә хәерхаһлы кырчыларга: җылы яңгырлар, якты кояш нурларын да мулдан тарата. Инде Табигать-Анабыз игеннәрне җыеп алган вакытта да сынатмасын.

Уракка төшкәнче, иген кырларын карап чыгу – районда күптәннән килә торган матур гадәт. Ул иртәнге сәгатьләрдә үк башланып, кичкә кадәр дәвам итә. Шул вакыт аралыгында җитәкчеләр, белгечләр иксез-чиксез басуларны әйләнеп кенә узмый, тәҗрибә уртаклаша, чәчү кампаниясе барышында кулланылган технология, алымнар турында фикер алыша, башкарган эшләренә нәтиҗә ясый.

Офыкларга сузылган басуларда шаулап утырган игеннәрне күреп, күңел сөенә. Моннан берничә ел элек районда игенчелек тармагын үстерү буенча бик зур эш алып барыла башлады, уртак нәтиҗәгә килеп, “юл картасы” булдырылды.

- Бервакыт “Тойма” җәмгыятенең агрономы Мөнир Галимҗановтан шундый фикер ишетергә туры килде: “Малларның каннарын алабыз, тикшерәбез, организмына нәрсә кирәген белеп, ашавын көйлибез, витаминнар бирәбез, ә игенчелектә мондый мөмкинлекләр юк”, - диде ул. Бу безгә үзенә күрә бер этәргеч кебек булды. Шуннан соң игенчелек тармагына игътибар артты, үсемлекләрне тикшерү өчен лаборатория булдырылды, белгечләр дә эшләренә җаваплырак карый башлады, - диде район башлыгы Сергей Димитриев. – Бүгенге көндә мин кырларның торышыннан канәгать. Әмма безнең мөмкинлекләр тагын да зуррак, шуңа күрә тырышып, яңа максатлар куеп эшләргә кирәк. 

Реклама

- Чәчү алдыннан хуҗалыкларга “юл картасы”на таянып эшләргә, шул ук вакытта тәҗрибә участоклары да булдырырга кирәклеге турында әйтелгән иде. Кемдер чәчү нормалары, игеннәрне өстәмә тукландыру һәм башкалар буенча өйрәнүләр үткәрде. Мәсәлән, “Восток”, “Тойма” җәмгыятьләре чәчү агрегатының рәт араларын 15кә 15 сантиметр урынына 25 итеп калдырды, “Уңыш” җәмгыяте, төрле микроэлементлар кушып, ашлама төрен үзгәртте, “Кукморагрохимсервис” бер үк участогына сыек һәм гранулалы минераль ашлама кертте, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар Габбасов. 


 
Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе  Нәфыйк Хөсәинов та игеннәрнең торышына югары бәя бирде. 

- Күпьеллык үләннәрдән бер шартлы терлеккә исәпләгәндә 96 центнер азык берәмлеге сенаж тупланды. Моңарчы бу санның 25-30дан артканы юк иде. Үләннәрнең беренче катын җыеп алгач, әлеге мәйданнарны өстәмә тукландырдык, тырмаладык. Хәзерге вакытта икенче катын җыябыз, - диде ул.

- Күп вакыт товарның үзкыйммәте турында сөйләшәбез. Игенчелек тармагы да исәпләгәнне ярата. Бер сезонда күпьеллык үләннәрне өч кат чабып аласың икән, ул берьеллык азык катнашмасына караганда күпкә арзангарак чыга, аның составында малларга файдалы протеин өлеше дә күбрәк, - диде “Восток” җәмгыяте җитәкчесе Алексей Леонтьев. -   Мәсәлән, безнең 2700 гектар чәчүлек җире бар, шуның 900 гектардан артыгын - люцерна, 800 гектарын кукуруз алып тора, шуннан калган мәйданнар башка культураларга кала. Үзебезнең терлекләрне ашату өчен генә дә 10 мең тонна сенаж, 20 мең тонна силос кирәк, әле сатуны да исәпләсәң, тагын шулкадәр җыела торгандыр.  Бүгенге көндә күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан - 8 мең тоннага якын, икенчесеннән - ике мең ярым тонна,  азык катнашмасыннан  дүрт мең тоннадан артык сенаж салынды. Хәтерлим әле: эшли башлаган беренче елларны күпьеллык үләннәрдән бер мең тонна сенаж салган идек. 

“Тойма” җәмгыяте агрономы Мөнир Галимҗанов - районда тәҗрибәле белгечләрнең берсе. Ул да басу-кырларга “биш”ле билгесе куйды. Тир түгеп эшләмичә, технологияләрне үтәмичә генә күкрәп утырган игеннәр үстереп булмый, ди ул. 

- Барлык басулар да әйбәт, бигрәк тә “Урал” җәмгыятенең кырлары ошады. Әле “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановка да улың Нияз үзеңне уздырган бит, дидем. Әлеге хуҗалыкның агрономы Илназ Галәветдинов та - бик үҗәт, тырыш егет. Безгә берничә тапкыр килеп өйрәнеп киткәне бар, шалтыратып та киңәшләшә. Кырчылык бит ул иҗат эшеннән бер дә ким түгел, нәтиҗәсе билгесез, шуңа күрә фикерләшеп эшләүгә ни җитә. Мин яшь агроном вакытында Вахитов исемендәге хуҗалыкта тәҗрибәле белгеч Вакыйф абый Мөхәрләмов хезмәт куйды. Хәзер яшьләр миңа ничек шалтырата, мин дә аның белән шулай киңәшләшә идем, акыллы фикерләренең ярдәме күп тиде. Бүгенге көндә улы Илфат белән бергә эшлибез. Шунысына игътибар иттем: күп хуҗалыкларда агрономнар –  яшьләр. Ә яшьләр яшьләрне тарта, димәк, хуҗалыкка яшь механизаторлар һәм башка белгечләр килә, дигән сүз. Элек уңыш начар булса, агрономны сүгәләр, яхшы икән, җитәкчене мактыйлар иде. Очрашу барышында агрономнар белән җитәкчеләр арасындагы җылы мөнәсәбәткә игътибар иттем. Димәк, килешеп, уртак нәтиҗәгә килеп эшлиләр, - дип фикерен белдерде Мөнир абый. - Мондый очрашулар күп районнарда оештырылмый, күпме файдалы, кызыклы мәгълүмат тупладык. Үзем дә килгән вакытта ахырына кадәр йөреп бетереп булмас дип уйлаган идем, кызыксынып китеп, вакыт үткәне сизелми дә калды. Әле елга ике тапкыр оештырылса да каршы булмас идем, мәсәлән, игеннәр тишелеп чыккач һәм урак алдыннан. Чөнки яхшы нәтиҗәле хезмәт кенә түгел, начары да тәҗрибә тупларга ярдәм итә, сабак була.
 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев