Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында бүгенге көндә тәүлеклек тулаем савым 11 тоннаны тәшкил итә

    Моннан берничә ел элек хуҗалыкта көнгә 3 тоннадан артык сөт савалар иде.

    «Дружба» хуҗалыгы таркалганнан соң, Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы оешып эшли башлаганга өч ел булды. Шуннан бирле монда игенчелекне, терлекчелекне үстерү буенча зур эш башкарыла. Әмма җимерелгәнне торгызу – бик авыр һәм күп вакыт сорый торган хезмәт.

    Без бирегә килеп эшли башлаганда, хуҗалыкта көнгә 3 тоннадан артык сөт савалар иде, дип искә ала крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Данил Һадиев. Сөт – авыл хуҗалыгы тармагында җитештерелүче иң төп продукцияләрнең берсе, шуңа күрә яңа хуҗалар көчне әлеге продукцияне арттыруга юнәлдерәләр. Бүгенге көндә биредә тәүлеклек тулаем савым 11 тоннаны тәшкил итә. Бер сыер көнгә уртача 21 литрдан артык сөт бирә. Бу – үткән ел белән чагыштырганда сөт елгалары 38 процентка күбрәк ага дигән сүз.

    «Узган ел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен бер дә җиңел булмады, әмма без ел башында үзебезнең алга куйган планнарны үтәргә тырыштык. Шуның иң мөһиме азык цехы булдыру иде. Моның өчен элек печән склады буларак кулланылган ташландык бинаның бер өлешен үзгәртеп кордык. Шушы эшләр белән бергә азык цехы барлыгы унөч миллион сумга төште. Ул безгә киләчәктә бер сыердан савылган сөт күләмен өч литрга кадәр арттырырга ярдәм итәр дип ышанабыз», - диде Данил Һадиев.

    Гомумән, хуҗалыкта модернизацияләүгә һәм машина-трактор паркын яңартуга зур игътибар бирәләр. Узган ел гына 20 миллион сумнан артыкка алты берәмлек техника: чәчү комплексы, күпфункцияле азык ташу агрегаты, пресс, фронталь погрузчик, җиңел машина сатып алынган. Ике силос-сенаж траншеясы ясау җиде миллион сумга төшкән.

    Шулай ук бозауларны салкын метод белән асрау өчен, иске мал торагын төзекләндергәннәр, тагын бер иске абзарны сүтеп, аның урынына канализациясе көйләнгән, җылы су китерелгән, барлык санитар таләпләргә туры килә торган алмаш профилакторий калкып чыккан. Анда бозауларны ашату өчен, сөт таксие, угыз сөтен җебетү җайланмасы кебек заманча җиһазлар кулланалар. Монда ике кеше хезмәт куя.

    «Фермага килгәннән соң, хезмәт көнем буаз сыерларның хәлен белүдән башланып китә. Яңа туган бозауны иң элек анасына ялаттырабыз, аннан җылыга куеп киптерәбез. Сыерның сөтен савып, мастит авыруына тикшерәбез. Чиста булган очракта, беренче сәгатьләрдә үк дренчер ярдәмендә үзенең бозавына эчертәбез», - дип сөйләде Кенәбаш авылыннан бозаулар караучы Гөлнара Хәсәншина.

    Реклама

    Бүгенге көндә хуҗалыкта 1460 баш мөгезле эре терлек бар, 516сы - савым сыерлар. Соңгы вакытта терлекчелектә протокол системасы куллана башлаганнар. Моның өчен көндәлек бөтен мәгълүматны махсус программага кертәләр һәм көн саен иртә белән башкарыласы эшләр язылган протоколларны белгечләргә чыгартып бирәләр. Болар барысы да эшне тәртип белән, өзеклекләрсез башкарырга һәм контрольдә тотарга ярдәм итә, дип аңлаттылар. Исәпне төгәл алып бару продукция алуны арттыру өчен резерв булып тора.
    Хуҗалыкта төзелеш эшләре әле дә дәвам итә. Хәзерге вакытта Кенәбаш авылында 160 малга исәпләнгән абзар төзелә, ул гыйнвар аенда кулланышка тапшырылырга тиеш. Әлеге проект 3 миллион 700 мең сумга төшкән. Ә 2022 елдан фермер хуҗалыгы тагын бер зур эшкә алынырга җыена, хәзерге вакытта моңа әзерлек эшләре бара.

    «Фермаларның киләчәген заманча корылмалар, алдынгы  технологияләр һәм эш алымнарыннан башка күз алдына китереп булмый. Шуңа күрә без быел Кенәбаш авылында мегаферма төзелешен башлап җибәрергә уйлыйбыз. Төзелешнең беренче этабында “Модернизация” программасы ярдәмендә 200 сыер сыйдырышлы ике абзар төзекләндереләчәк. Шунда ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан бирелә торган грант хисабына 210 сыерга исәпләнгән абзар төзергә планлаштырабыз. Алга таба әлеге мал тораклары заманча савым залы белән тоташачак. Ә 2023 елда яңадан 210 сыерлык тагын ике абзар сафка басачак. Әлеге проект 2024 елда тагын бер абзар төзелеше белән төгәлләнәчәк. Аллаһы боерса, шушы эшләрне җиңеп чыга алсак, 1200 сыерны бәйсез асрауга көйләнгән заманча мегафермалы булачакбыз. Бу исә кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә, эш шартларын яхшыртырга һәм продукция алуны арттырырга ярдәм итәр дип ышанабыз», - диде хуҗалык җитәкчесе.

    Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагында эшче кулларга кытлык, терлекчеләр, сыер савучы, механизаторларыбызның күбесе олы яшьтә, дип сөйләде фермер.

    «Хуҗалыкның элеккеге “Дружба” дигән исемен һәм аның “дәрәҗәсен” әле дә халык теленнән алып бетереп булмый. Бу кешеләрне эшкә чакырганда да сизелә. Безгә ышаныч белдереп, хуҗалыкка килгән, үзен яхшы яктан күрсәткән хезмәткәрләрнең тырышлыгын югары бәялибез. Бүгенге көндә белгечләрнең хезмәт хакы уртача 40 мең сумнан да ким түгел», - диде ул.

    Данил Һадиев белән  кырчылык мәсьәләләре турында да сөйләштек. Үткән ел зур уңышлар белән мактана алмасалар да, быел яхшыга өмет итәләр. Моның өчен әзерлек эшләре бүгеннән үк башланган, техникаларны ремонтлыйлар, чәчүлек материал да хәзерләнә, иң мөһиме – кыр эшләре вакытында һава шартлары гына сынатмасын.

    «Үткән ел да кырчылыкта бөтен агротехник таләпләрне тиешенчә үтәргә тырыштык, әмма шулай да көтелгән игеннәрне җыеп ала алмадык. 2019 елда һәр гектар уртача 38 центнердан артык уңыш биреп сөендергән булса, үткән ел ул сан 15,4 центнерны гына тәшкил итеп, тулаем җыем 3321 тонна гына булды. Шулай да без үзебезгә җитәрлек күләмдә ашлык запасы туплый алдык. 1500 тонна фураж, 654 тонна чәчүлек материал хәзерләдек, бер мең тоннага якын ашлыкны  килограммын 15 сумнан саттык. Алда безне бик зур эшләр көтә, шуңа күрә еллар уңай килеп, башкарган хезмәтнең әҗерен күрергә язсын», - диде Данил Һадиев.

    Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: