Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ярдәм булса, эштән курыкмыйбыз

    Авыл хужалыгында иң мөһим эшләрнең берсе - игеннәрне урып-җыю бара. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә республика районнарында булып, урак эшләренең барышына үзе контрольлек итә. Татарстанда эшләп килүче утыз республика президент программалары арасында авыл хуҗалыгына кагылышлылары булу да әлеге тармакка зур игътибар күрсәтелү турында сөйли. Шуның нәтиҗәсе буларак,Татарстан күп икътисадый...

    Авыл хужалыгында иң мөһим эшләрнең берсе - игеннәрне урып-җыю бара. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә республика районнарында булып, урак эшләренең барышына үзе контрольлек итә. Татарстанда эшләп килүче утыз республика президент программалары арасында авыл хуҗалыгына кагылышлылары булу да әлеге тармакка зур игътибар күрсәтелү турында сөйли. Шуның нәтиҗәсе буларак,Татарстан күп икътисадый күрсәткечләр, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча да лидер төбәкләрдән исәпләнә. Җирле авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр республикабызны азык-төлек белән тулысынча тәэмин итәргә сәләтле.

    Районыбыз кырларында да явымсыз көннәрдә техника хәрәкәте туктап тормый. Барлыгы 11мең гектарга якын мәйданда игеннәр теземнәргә салынды, 7900 гектарның ашлыгы җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 25 центнер бөртек суктырыла. Уңышлар игенче-механизаторларның фидакарь хезмәтенә бәйле, шулай ук язын минераль ашламалар, элиталы орлыклар сатып алу өчен дәүләт күрсәткән ярдәм дә эшнең нәтиҗәлелегенә уңай йогынты ясый.

    Терлекчеләребез дә табыннарны сөт продуктлары белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә. Хәзерге вакытта көнгә 168 тонна сөт җитештереп, республика буенча икенче урында барабыз. Киләсе елга көнлек сөтне 200 тоннага җиткерү бурычы күздә тотыла. Бу - ирешерлек күрсәткеч: Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыкларында эшләп килүче һәм "Урал"да төзелүче мегафермалар мал санын һәм ит-сөт җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Республика президент программасы кысаларында иске фермаларны төзекләндерү буенча да эш бара. Мәсәлән, 100-200 мал сыешлы торакларны капиталь ремонтлаган һәм яңа сенаж чокырлары төзегән өчен чыгымнарның 30 проценты күләмендә субсидия бирелә. Быел бу программадан файдаланып, төрле хуҗалыкларда алты сыер абзары төзекләндерелә, 8 сенаж траншеясы ясала. Киләсе елга да әлеге юнәлештә эш дәвам итәчәк.

    Төрле үзгәртеп коруларга дучар ителгән, соңгы елларда бер инвестордан икенче кулга күчеп йөргән авыл хуҗалыгы предприятиеләре, чыннан да, дәүләт ярдәменә зур мохтаҗлык кичерә. Аякта нык басып торучы хуҗалыклар да президент программаларыннан бик теләп файдалана. Чыгымнар гел артып, ә ит-сөт бәяләре бер урында таптанган хәзерге чорда читтән күрсәтелгән кечкенә генә ярдәмгә дә шат алар. Ә аны район буенча гомуми исәпләгәндә, саллы гына саннар килеп чыга.

    -Быелның 7 аенда яңа техника, минераль ашламалар, элиталы орлыклар сатып алу һәм сатылган сөт өчен районга 123 миллион сум күләмендә субсидия бирелде. Шуның 15 миллион сумы - шәхси ярдәмче хуҗалыкларга алган кредитларының процент өлешен каплау өчен бирелгән субсидия, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин.

    Машина-трактор паркларын яңарту өчен 40ка 60 программасы да уңышлы файдаланыла. Быел районыбызга бу максаттан 34 миллион 700 мең сумлык ярдәм каралган. Программа нигезендә хуҗалыклар 86 миллион 800 мең сумлык техника сатып ала алалар, ягъни бәянең 60 процентын алар үзләре түли.

    Районыбызда авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүгә гаилә фермалары, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар да зур өлеш кертә. 51 гаилә фермасында 1934 мөгезле эре терлек, 226 ат, 760 кәҗә-сарык асрала. Кош -корт асрау белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Бу фермаларның барысы да"Лизинг- Грант" программасы нигезендә сафка басты.

    Реклама

    -Дәүләт ярдәме белән ясалма кәрәз ясый торган җиһаз алып, үз эшебезне җайга салдык, - ди умартачылык белән шөгыльләнүче Таһир Бариев.

    Ә Купка авылыннан мал асрау белән шөгыльләнүче Илфат Гыйльметдинов гаилә фермасы төзегәндә дәүләттән 4 миллион сумлык ярдәм алган.

    - Хәзерге вакытта 90 баш мал тотабыз. Үз көчең белән генә мондый төзелешне башкарып чыгып булмас иде. Авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән программаларның эшләве халык өчен зур ярдәм булып тора, - диде ул.

    Программаларның дәвамлы булуы сөендерә. Быел да республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ике программа кабул иттте: эш башлаучы фермерларга бер тапкыр бирелә торган грант аша ярдәм һәм гаилә фермаларын үстерүне конкурс нигезендә сайлап алу юлы белән субсидияләү. Унбер гаилә грантлар отты, бу аларга үз эшләрен башлап җибәрергә һәм үстерергә ярдәм итәчәк. Күмәк хуҗалыкларның һәм фермерларның игътибарын яшелчә, бәрәңге үстерүгә юнәлтү максатыннан да дәүләт ярдәме каралган. Мәсәлән, кәбестә үстерүчеләргә аның һәр гектары өчен 40, ә узган елгы мәйданнан артып киткән һәр гектарына 80 сум субсидия бирелә. Бәрәңге үстерүчеләргә шушы ук шартларда 5 һәм 10 сум, ә яшелчәчеләргә 10 һәм 20 сум ярдәм күрсәтелә. Быел районыбызда барлыгы 16 гектарда яшелчә, 20 гектарда кәбестә, 700 гектарда бәрәңге игелде, алар өчен хуҗалыкларга һәм фермерларга 10 миллион сумлык субсидия түләнәчәк.

    Шәхси-ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыгын үстерергә теләүчеләргә дәүләт агымдагы елда да төрле формаларда ярдәм күрсәтә. Алар арасында таналар сатып алу, мини-фермалар төзү, авыл хуҗалыгы производствосын модернизацияләү максатыннан җиһазлар, техника, савым аппаратлары алу өчен субсидияләр бар. Кыскасы, үз эшеңне булдырырга теләсәң, дәүләт булышлыгына өмет итә аласың. Бер яңалыктан да читтә калырга яратмаган кукмаралылар алардан уңышлы файдаланалар да.

    Быелның 7 аенда районыбызда узган елга караганда 2805 центнер ит, 28655 центнер сөт күбрәк җитештерелгән. Ярты елда продукция сатудан 841 миллион сум акчалата керем алынган.

    фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: