Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Восток Агро" җәмгыятендә җиде комбайн кырлардан иген җыя

    Хуҗалыкта бөртеклеләр 2262 гектарны алып тора.

    Элек Зур Сәрдек якларына барган саен кәеф төшә иде. Үзебезнең яклар бит, начар итеп күрсәтәсе килми, әмма мактанып сөйләрлек уңышлары да юк. Ә “Восток Агро” җәмгыяте булып үзгәргәннән бирле хуҗалык турында бары тик яхшы сүзләр генә ишетелә: терлекчелек тармагында да эшләре гөрләп бара, кырларда да игеннәр шаулап утыра. Ташлы басулардан уңыш алып булмый, дип сөйлиләр иде, була икән бит, моның өчен технологияләрне төгәл үтәп, барлык агротехник чараларны вакытында башкарырга кирәк.

    Хуҗалыкта бөртеклеләр 2262 гектарны алып тора. Әлеге мәйданнарда арпа, солы, бодай игәләр, 132 гектарда горчица үстерәләр, аны сугып алырга планлаштыралар.

    - Без уракка беренче августта төшкән идек, - дип сөйләде хуҗалыкның агрономы Мәүлит Гарипов. – Кырларда җиде комбайн эшли, алты КамАЗ машинасы бөртекләрне ташып тора. Быел “Миг-30” дигән яңа ашлык киптерү җайланмасы урнаштырылды. Ул ашлыкны вакытында киптереп бара. Искесе исә резервта тора, кирәк икән анысын да кулланырга була. Бүгенге көндә бөртекләр 16 процент тирәсе дымлылык белән кайта. Комбайннар артыннан саламны да җыеп барабыз, аны өч техника пресслый. Игеннәрдән бушап калган мәйданнарны дүрт трактор эшкәртә. Җирләр ачылса, сукага унбер техника чыгарырга мөмкинлегебез бар. Шушы көннәрдә көзге чәчүгә керешәчәкбез.

    Мәүлит абый үзе Сәрдекбаш авылыннан, кырчылыкта 1988 елдан бирле хезмәт куя икән. Биредә эшли башлаганына өч ел булган.

    - Быел бик тырышып, көн-төн хезмәт куйдык, барлык агротехник чараларны да вакытында башкардык, ашлама, агулар белән дә кыенлыклар булмады. “Восток” хуҗалыгы барысы белән дә тәэмин итте. Игеннәрне өч тапкыр яфрактан тукландырдык, “Восток” хуҗалыгының агрономы Илфат Мөхәрләмов белән киңәшләшеп эшләдек, гел ярдәм күрсәтте, - диде ул. – Аллага шөкер, хезмәтебезнең нәтиҗәсе күренә: игенннәр бик матур. Солы бер гектардан уртача – 30-35 центнер, арпа 35-38 центнер чыга. Гектарыннан 45 центнер уңыш белән сөендергән басулар да бар. Бу эшкәртелмәгән җиргә чәчеп бит әле! Башка елларны уракның иң кызу чагында ягулык-майлау материаллары бетеп тә тоткарлана идек. Быел анысы да җитәрлек күләмдә әзерләнде, запас частьләр белән дә кыенлыклар юк. Көннәр уңай килеп, икмәкне исән-сау җыеп алырга язсын.
    Игенчеләр кырга иртәнге чык бераз җилләгәч чыгалар, кич белән үләннәр дымлана башлагач әйләнеп кайталар. Эш бер сменада гына алып барыла, төнлә эшләсәң, югалтулар күп була, диде агроном. Кырчыларны көнгә ике тапкыр тәмле ризык белән дә сыйлыйлар.

    Реклама

    Кыр корабларын Ленар Хәсәнов, Ринат Шәрәфетдинов, Алмаз Мәгъсүмов, Җәмил Саттаров, Миннехан Әхкәметдинов, Мулланур Мөхлисов, Миннәхмәт Фәләховлар иярләгән. Комбайнчыларның күбесе яшь егетләр икән. Бик булдыралар, тырышып эшлиләр, дип мактады агроном. Бригадир Рафак Нәбиуллин да аны җөпләде.

    - Егетләргә сүз әйтеп булмый, булсынга дип эшлиләр. Көнгә 358 тонна ашлык суктыралар, - диде ул. – Техника бит, ватылмыйча да тормый, тиз арада үзләре карап, ремонтлап куялар. Ә эретеп-ябыштыру эшләрен Данил Шәфигуллин башкара. Яшь кенә булуына карамастан, кулыннан килә егетнең, бик чиста эшли.

    “Дон” кыр корабын иярләгән Җәмил Саттаров белән якыннан таныштык. Оста биюче генә түгел, алдынгы комбайнчы да икән әле ул. Ярдәмчесе Салават Шәфигуллин белән алар икесе дә - Аш-Буҗи егетләре (рәсемдә).

    -Уракта өченче сезон катнашам, Салаватны да үзем чакырып китердем, бергә-бергә күңелле бит. Комбайнда эшләү ошый, үземә зур тәҗрибә туплыйм, техниканы өйрәнәм, - диде ул. - Быел Кукмара аграр көллиятен тәмамлап, авыл хуҗалыгы буенча югары уку йортына укырга кердем. Алла боерса, белгечлек алып, үзебезнең якларга эшкә кайтырга уйлыйм, гаиләдә төпчек малай булгач, читкә китеп булмас. Әлегә, ватылмыйча, югалтуларсыз урып-җыю кампаниясен җиңеп чыгасы иде.


    фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: