Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Уңыш» җәмгыятендә бозаулардан тәүлеккә уртача бер килограмм артым алалар

Моңа ирешүнең әллә нинди сере юк, дип аңлатты уңышлылар. Бары тик малларга уңайлы шартлар тудырганнар.

«Уңыш» җәмгыятендә  терлекчелек, язгы кыр эшләренә хәзерлек мәсьәләләренә багышланган авыл хуҗалыгы семинары үткәрелде. Чарада катнашучылар техника паркында булдылар, язгы кыр эшләрен оештыру буенча эш планы белән таныштылар, бозауларны тәрбияләү алымнарын карадылар.  

Быел районда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына бозаулардан тәүлеккә уртача бер килограмм артым алу, ә бер сыердан көнгә уртача 20 килограмм сөт саву бурычы куелган иде. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге күрсәткечләрнең соңгысы барлык хуҗалыкларда диярлек үтәлгән. Ә «Восток», «Рассвет» хуҗалыкларында исә сөтлебикәләр утыз килограммнан артык сөт бирә. Бары тик Айнур Ризванов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында гына бер сыердан уртача  14 килограмм сөт савалар.

Бозауларны тәрбияләү, алардан югары артым алу буенча семинарларда күп сөйләнә, бу мәсьәләдә уңышка ирешкән хуҗалыкларның эш алымнары да үрнәк итеп күрсәтелә. Әмма шуңа да карамастан, әлеге сорау бүген дә актуальлеген югалтмый. Моңа кадәр Вахитов исемендәге, «Восток-Агро» хуҗалыклары гына алты айга кадәрге бозаулардан бер килограмм тәүлеклек артым алды. Ә февраль аеннан бу исемлеккә «Уңыш» хуҗалыгы да өстәлде.

«Без үзебезгә алты айда бозауларны 200 килограммга җиткезү бурычы куйган идек. Хәзер исә биш айлык бозаулар әлеге үлчәмне куып җитте», - дип сөйләде «Уңыш» хуҗалыгы җитәкчесе Раил Галимуллин.

Моңа ирешүнең әллә нинди сере юк, дип аңлатты уңышлылар. Бары тик малларга уңайлы шартлар тудырганнар. Семинарда катнашучылар Ташлы-Елга, Югары Шөн авылларындагы фермаларда булды. Аларның барысында да бер төрле тәртип урнаштырылган. Элеккеге «Вамин» вакытыннан калган абзарларны терлекләрне бәйсез асрауга җайлаштырганнар. Мал торакларында саф һава, бар җир коры, чиста, терлекләрнең асларына салам җәелгән. Хәтта кыш көне, урамда минус утыз-утыз биш градус сакланганда да, ишек-тәрәзәләрне япмадык, диделәр. Абзарларга салкыннарда да катмый торган итеп, җир астыннан җылы, чиста су китергәннәр. Терлекчеләрнең эше сменалы оештырылган, 160ар бозаулы дүрт абзарда ике кеше хезмәт куя. Терлекләргә үсәр өчен затлы сарайлар кирәк түгел, бары тик тәрбия, уңай микроклимат һәм сыйфатлы терлек азыгы булырга тиеш, дип билгеләп үтте белгечләр. Шушы гади генә әйберләр дә авыл хуҗалыгы продукциясенең үсешен арттыруга зур этәргеч булып тора.

«“Уңыш” җәмгыяте оешып эшли башлаганга апрель аенда өч ел була. 2018-2019 еллар безнең өчен бик авыр килде. Рентабельлелек ноль процент дәрәҗәсендә иде. Ә узган ел продукция җитештерүдән 250 миллион сум акча кереме алуга ирештек, шуның 30 миллион сумы - чиста табыш. Җитештергән продукциянең төп өлеше терлекчелек тармагына карый. Бу акча хуҗалыкның техника паркын яңартырга ярдәм итте. Мөмкинлекләр арткан саен алга таба планнарны тагын да зуррак итеп куябыз. Максатыбыз - быел продукция җитештерүдән 350 миллион сум акча кереме алу. Моның өчен терлекчелекне дә, игенчелекне дә аксатырга ярамый, тырышып эшләргә кирәк», - диде Раил Галимуллин.

Хуҗалык җитәкчесенең сүзләренә караганда, быелның гыйнвар, февраль аенда гына да акча кереме алдагы елның шушы вакыты белән чагыштырганда  6 миллион сумга күбрәк булган. Моңа сөт, ит җитештерү күләме арту хисабына ирешкәннәр.

Фото: Ризилә Корбанова / «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев