Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • «Уңыш» хуҗалыгында көнгә 450-550 тонна сенаж салалар

    Бер гектардан якынча 135 тонна сенаж чыга.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар Габбасов әйтүенчә, быел хуҗалыкларның барысында да беренче кат үләннәрдән сыйфатлы сенаж салыначак икән. Ул монокорм составында төп өлешне били һәм печәнгә караганда күпкә туклыклы, дип аңлата белгечләр.

    «Уңыш» хуҗалыгының Кәркәүч басуларында техникалар гөрләп тора: ике ЖВЗ-7 чапкычы һәм «Челленджер» күпьеллык үләннәрне теземнәргә сала, «Ягуар» һәм «Полесье» комбайннары үләннәрне турап төйи, дүрт КамАЗ һәм өч трактор ташый, «Амкадор» белән ХТХ-215 «КамАЗ» сенаж чокырында эшли, дип таныштыра хуҗалыкның баш инженеры Рамил Сабитов. Без килгән вакытта механизаторларның бер комбайн тирәсендә кайнашкан вакытлары иде.

    «2008 елгы иске техникалар бит, ватылмыйча да тормый, әмма барлык төзексезлекләрне дә тиз арада хәл итәргә тырышабыз. Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен техникаларга 4 миллион сумлык ремонт ясалды. Соңгы елларны техника паркы да шактый яңарды. Үткән ел "Челленджер” егу комбайны, ике “Фиат” чәчү комплексы, үзйөрешле “Туман-2” сиптергече, каток һәм башка агрегатлар сатып алынды. Заманча техникалар бик куәтле, эшне сыйфатлы итеп башкара. Быел тагын ике ашлык суктыру комбайны кайтырга тиеш», - ди баш инженер.

    Хуҗалыкка соңгы инвестор килгәннән соң, запас частьлар, ягулык-майлау материаллары алу, хезмәт хаклары түләү белән бәйле проблемалар бетте, диделәр.

    «Быел хуҗалыкта язгы кыр эшләре 4156 гектарда башкарылды. Үләннәргә күтәрелеп китәргә яңгыры да, кояшы да булды, инде алдагысы хәерле килсен. Мин әлеге хуҗалыкта уникенче елымны эшлим, уҗымнарның болай тишелгәнен күргәнем юк иде - түшәк шикелле. Шуңа күрә бер гектарны да бозып чәчәргә туры килмәде», - диде инженер.

    Чәчүлек мәйданнарның 1356 гектарын азык культуралары били, терлек азыгына дигән кукурузны 800 гектарга утыртканнар, күпьеллык үләннәр - 900 гектарда. Ел саен печән басуларының 300-350 гектары яңартыла, диделәр.

    Хуҗалыкта 3153 мөгезле эре терлек бар, шуның 910ы - савым сыерлар. Бер сыердан тәүлегенә уртача 20 литр сөт савалар. Билгеле, сөт елгаларының чишмә башы сыйфатлы терлек азыгына барып тоташа. План буенча сенажны 12978 тонна хәзерләргә уйлыйлар.

    Әлеге эштә җаваплы итеп, Илнур абый Хәйдәров билгеләнгән, ул үзе дә шушы якныкы, Ташлы Елга авылыннан. Хуҗалыкта 1998 елдан бирле хезмәт куя.

    «Терлек азыгы хәзерләү эшенә әйбәт кенә керешеп киттек. Иртәнге сәгать дүрт тулып егерме минутта егетләр инде кырда була, кич белән сәгать җиделәрдә генә әйләнеп кайта. Механизаторларның барысы да – еллар белән сыналган, тәҗрибәле, тәртипле егетләр. Техникаларын да үзләре ремонтлыйлар. Башта малларга яшел масса озатабыз, аннан сенаж хәзерләүгә керешәбез. Аны көнгә 450-550 тонна салабыз. Бер гектардан якынча 135 тонна чыга. Бу – безнең өчен әйбәт күрсәткеч, сыйфаты да начар түгел, дымлылыгы да нормативларга туры килә. Гади итеп әйткәндә, трактор белән таптатканда тәгәрмәче юешләнмәскә тиеш. Белемем буенча агроном түгел, әмма соңгы егерме елда мондый уңдырышлы басулар күргәнем юк иде. Көннәр уңай торып, ватылмыйча эшләргә язсын», - ди ул.

    Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: