Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Урал” хуҗалыгында барлык техникалар хәзерлек сызыгына куелган

    Быел бирегә 27 миллион сумлык яңа техника – ике чит ил тракторы, кукуруз чәчкеч, культиватор һәм тырма комплекслары кайтарылган

    Быел яз көтмәгәндә килде, дип, беркем табигатькә үпкәли алмас. Ул җайлап-ипләп кенә якынлаша, басу-болыннарда күзгә күренеп юкарган, урыны-урыны белән генә калган кар өемнәре тиздән кырларда кызу эш башланачагын искәртә. Яз бер-ике атнага иртә килгән булса да, ураллылар эшкә вакытында керешә алырлар иде, чөнки барлык техникалары алдан ук хәзерлек сызыгына куелган.

    Ел саен язгы кыр эшләре башланыр алдыннан киңәш-табыш итү өчен шушы хуҗалыкка җыелу районда бер традициягә әйләнде. Өйрәним, белим дигән агрономнарга биредә үрнәк итеп алырлык эшләр күп.

    - Чын тәҗрибә мәктәбе бу. Гел эзләнүдә, яңалыкларны өйрәнүдә алар. Шунсыз булмый да. Авыл хуҗалыгында табышлы эшләү өчен алдынгы технологияләрдән файдаланырга кирәк, искечә эшләүдән файда юк, - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев та.
    Машина-трактор паркы каршында басуга чыгачак техника тезелеп куелган. Яңалары да бар. Быел 27 миллион сумлык яңа техника – ике чит ил тракторы, кукуруз чәчкеч, культиватор һәм тырма комплекслары кайтарылган.

    - Чыгымнарны киметү өчен иске ДТ-75 тракторлары белән эшләүдән туктап, куәтле техникалар алырга кирәк, без дә шуңа йөз тотабыз, - ди хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов.

    Чәчү өчен мең ярым тонна орлык салынган, тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, 1 гектарга 100 килограмм исәбеннән минераль ашламалар тупланган. Биредә туфракны ашлауга, үсемлекләрне саклауга игътибар зур. Чөнки зур чыгымнар тотып та, орлык ярлы туфракка салына икән, мул уңышка өмет итеп булмый. Игенчелектә тотрыклы эшләү өчен бер сум чыгымның ике сум файда булып кайтуы кирәк, дип, юкка гына әйтмиләр бит.

    Хуҗалыкта кыр эшләре инде башланган дип әйтергә дә мөмкин: 200 гектарда туңга сөрелгән җирләр тырмаланган, 80 гектарда күпьеллык үләннәргә ашлама кертелгән.

    Реклама

    - Һава торышы уңай килсә, барлык кыр эшләрен 20 көндә башкарып чыгарлык мөмкинлекләребез бар, - дип исәпли баш агроном Рамил Хәбибрахманов.

    Әйе, игенчелектә күп нәрсә табигать шартларына да бәйле шул. “Тойма” җәмгыятенең баш агрономы Мөнир Галимҗанов әйтүенчә, быел яз үзенчәлеклерәк килә икән.

    - Туфракта дым күп, әмма явым-төшем булмагач, кояш карагач, ул зур тизлек белән кими. Төннәрнең салкын торуы туфракка җылынырга ирек бирми. Шуңа басулар тигез җитешми. Мондый шартларда туфракның тәмам кибеп бетүен көтү файдага түгел. Ашыгырга, әмма уйлап эш итәргә кирәк. Җир эше ялгышуларны өнәми, - диде ул.

    Фоторепортаж МОНДА

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: