«Урал» җәмгыятенең гараж мөдире Рәис Хәнәфиев: Хуҗалыкны бетерү тиз ул, торгызу авыр
Аның хезмәт стажы 46 елдан артып китә.
«Урал» җәмгыятенең Зур Кукмарада урнашкан машина-трактор паркында ремонт эшләре бара. Биредә гараж мөдире булып озак еллар Жилой Рудник авылыннан Рәис Хәнәфиев эшли. Аның хезмәт стажы 46 елдан артып китә. Ул бирегә армия хезмәтеннән кайтканнан соң урнаша, хуҗалык тормышында авыр вакытлар булса да, аннан китү турында уйлап та карамый.
— Хуҗалыкның һәрвакыт әйбәт ягын күрәсе, саклап каласы килде. Бетерү бик тиз бит ул, торгызу авыр. Аллага шөкер, бүгенге көндә хуҗалык нык, җитәкчеләр көчле. Хезмәт хаклары вакытында түләнә, запас частьлар, ягулык-майлау материаллары белән авырлыклар юк, — диде ул.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, егет хәрби техника буенча белем ала. Аннары Германиядә механик-йөртүче булып хезмәт итә. Аннан кайткач, «XXI партсъезд» колхозында гараж мөдире булып эшли башлый.
— Ул чакта колхоз рәисе Рафил Камалиев иде. Бу вазыйфаны яшь егеткә ничек ышанып тапшыргандыр, белмим. Чөнки бөтен трактор, авыл хуҗалыгы машиналарының төзеклеге, ремонты гараж мөдире өстендә. Әле склад, запас частьлар өчен дә җавап бирә идем. Әмма гаражда эшләр өчен, механизаторларның нинди мохиттә кайнаганын белергә кирәк. Хуҗалыкка яңа Т-150 тракторы кайтканнан соң, аңа утырдым. Заманасына күрә бик көчле, куәтле техника иде бу. Аннары К-700 тракторы бирделәр. Басуда да, ферма тирәсендә дә эш җитәрлек булды. Яшь чакта шундый яхшы тракторларда эшләү үзенә күрә бер дәрәҗә кебек иде. Техникаларны да үзебез карап, ремонтлап тордык. Аннары яңадан гараж мөдире эшенә кайттым, — диде ул.
Бүгенге көндә биредә трактор ремонты бара. «Тимерче, токарь, эретеп ябыштыручы егетләр дә — үзебезнеке, вакыт белән сыналган кешеләр», — ди гараж мөдире. Җир эшкәртү агрегатларын төзекләндереп, комбайннарны полиэтилен белән төреп саклауга куйганнар.
Әйе, гараж мөдиренең вакыты тимер-томыр арасында уза. Шуңа күрә Рәис абый да «чиста» эшләрдә эшләмәдек, әмма аңа кызыкмадык та, ди.
— Бервакыт балалар бакчасына оныгымны алырга баргач, бер бала: «Синең бабаеңның чалбары матур түгел», — ди икән. Кечкенә сабый шуны күреп алсын әле! Күрәсең, пычранган чалбар белән бакчага килгән булганмындыр инде. Әмма эшең шундый булгач нишләтәсең?! Бөтен кеше дә үтүкләнгән чалбар гына киеп йөри алмый, безнең кебек һөнәр ияләре дә булырга тиеш. Шуңа күрә яшьләр арасында токарь, механизатор һөнәрен үзләштерергә омтылып торучылар юк, — диде Рәис абый.
Әңгәмәдәшем тормыш иптәше Гүзәлия апа белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә оныклар сөяләр. Гүзәлия апа да шушы хуҗалыкта техника буенча хисапчы вазыйфасын башкарган, хәзер исә лаеклы ялда. Хәнәфиевлар гомер буе маллар асрап тормыш көткәннәр, бүген дә Рәис абый эштән бушаган арада атлар янында кайнашырга ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев