Тракторчы-блогеры Василий Иванов: Күбрәк эшләсәң, акчасын да мулрак аласың
Вахитлеләр быел кырга 10 апрельдә чыкканнар.
Кукмара игенчеләре кыр эшләрен дәвам итә. “Вахитов” җәмгыяте техникалары да тыз-быз чабуда. Шулай булмый ни, хуҗалыкның чәчүлек мәйданнары иң ерак җирлекләрнең берсе – Нырты якларында да, Нократ Аланы районына караган Иске Пенәгәр авылы янында да бар. Чәчүгә керешкәнче ничәмә чакрымнар узарга кирәк. Шуңа күрә игенчеләр иртә таңнан эшкә ашыга.
Вахитлеләр быел кырга 10 апрельдә чыкканнар. Хуҗалыкның баш агрономы Радик Кашафетдиновның сүзләренә караганда, һава торышы уңай торса, бер ай эчендә язгы кыр эшләрен тәмамларга планлаштыралар. Җәмгыятьнең 10400 гектар сөрүлек җирләре бар, шуның бары тик 1700 гектарында гына бөртеклеләр игәләр. Хуҗалыкта мал саны күп булгач, чәчүлек мәйданнарның төп өлешендә азык культуралары үстерәчәкләр.
– Азык культуралары 7873 гектар мәйданны били. Шуның 2900 гектарында кукуруз игәргә планлаштырабыз. Аның төп өлеше силоска булса, 900 гектары орлыкка салыначак. Күпьеллык үләннәр 1750 гектарда үсә, калганында берьеллыклар игелә. Техник культуралардан 300 гектарда рапс белән горчица үстерәчәкбез. 600 гектарда көзге культуралар чәчеп калдырган идек, аларның да 300 гектарыннан сенаж салырга уйлап торабыз, – дип сөйләде баш агроном.
Бүгенге көндә басуда биш агрегат эшли, шуның өчесе – чәчү комплексы, икесе – гади чәчкеч. Хуҗалыкта механизаторлар белән авырлыклар юк, барлык техникалар да комплектланган, чәчүчеләр, йөк төяүчеләр дә җитәрлек. Кукмара аграр көллиятеннән дә егерме студент язгы кыр эшләрендә катнаша. Дүртенче курста белем алучы өлкәнрәк студентларны тракторга утырттык, егетләр тырышалар, булдыралар дип мактадылар. Игенчеләрне ашату да каралган, көнгә ике тапкыр җылы ризык белән сыйлыйлар.
Хуҗалыкның баш икътисадчысы Марина Федорованың сүзләре буенча, язгы кыр эшләре вакытында игенчеләрне кызыксындыру максатында премияләр каралган. Аның шартлары буенча, һәр биш көн саен, башкарылган эшкә нәтиҗә ясалып, өч урын билгеләнә. Беренче урынга лаек булучыга – күчмә әләм һәм өч мең сум, икенче урынга – ике, өченче урынга бер мең сум акча һәм грамоталар тапшырыла.
Вахит авылыннан Илсур Шәйхетдинов 30 елга якын механизатор булып эшли. Ул Нормабаш янындагы басуда бодай чәчә иде.
– Яшь вакыттан ук авылда калдык, читкә чыгып китеп тә җайлы гына тормыш көтми. Кайда да эшләргә, тырышырга кирәк. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, СПТУда укыдым, аннары хуҗалыкка эшкә килдем. Бу – өченче тракторым. Беренчесе Т-40 иде, аннары МТЗ-80гә утырдым, монысы – МТЗ-82. Элек гел бәрәңге утыртуда эшләдем, менә өч ел инде “Быстрица” агрегаты белән чәчүдә катнашам. Берсе икенчесен алыштырып, кара көзгә кадәр эш бетми: печәнгә, саламга төшәр чак җитә. Кышын исә ферма тирәсендә кайнашабыз: миксер тагам, арба белән тирес түгәм. Тормыш иптәшем Зөбәйдә дә “Вахитов” җәмгыятендә фермада бозаулар карый, – дип сөйләде механизатор.
Зур Сәрдек авылыннан Айдар абый Шакировны Иске Пенәгәр авылы янындагы басуларда очраттык. Ул “Вахитов” җәмгыятенең Иске Пенәгәр, Тырыш якларында агроном булып тора икән. Биредә хуҗалыкның 1460 гектар җире бар дип сөйләде ул.
Шуның 83 гектарында – көзге арыш, калганында бодай, арпа, рапс, кукуруз кебек язгы культуралар игәләр.
Вахит авылының тракторчы-блогеры Василий Иванов та шул як басуларда “Клаас” тракторы белән кукуруз чәчә иде. Механизаторның һәрвакыттагыча кәефе күтәренке.
– Быел шаккатмалы, әле апрель ае гына булса да, җирләр өлгергән, бернинди юеш мәйданнар калмый, тигез бара. Кайбер елларны үзәннәрдә сулар утыра, бер басуны берничәгә бүлеп чәчә идек, – диде ул.
Василий мәктәпне тәмамлагач, Янилдәге училищеда белем алган, шул вакытта үзләренең Югары Чура колхозында практика узган. Ә армиядән соң шунда эшкә урнашкан. Тора-бара колхозны вахитлеләрнеке белән берләштергәннәр.
– Башта Т-150 тракторында йөрдем, аннары К-700 бирделәр... Эшләмәгән техника калмады инде. Җиде ел тирәсе ашлык чәчүдә катнаштым. Өч ел элек чәчкече белән бергә шушы яңа трактор кайтты, шуннан бирле кукуруз чәчәм. Техника шәп, искеләре белән чагыштыра торган түгел. Хәтта рульне дә тотасы юк, бер эзгә куйсаң, үз көенә бара, кондиционеры һәм башкасы – барысы да бар, шыбыр тиргә батып эшләгән юк. Чәчү кампаниясен көтеп алам, акчалы вакыт бит ул. Мәсәлән, бүген иртәнге сәгать биштә үк эшкә кузгалдык. Күбрәк эшләсәң, акчасын да мулрак аласың, дигән сүз, – диде механизатор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев