Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Әти-әнидән калган хезмәт: Зур Кукмара авылыннан Рамазан Садретдинов 100гә якын сарык асрый

    Шулкадәр күп сарык асрарга аны нәрсә мәҗбүр иткән, ул аларга нәрсә ашата һәм ничә яшькә кадәр үстерә, бу турыда ул «Хезмәт даны» корреспондентына сөйләде.

    - Күпләп сарык асрауга нәрсә сәбәпче булды?

    - Бу уйлап, планлаштырып тотынган эш түгел. Дөресрәге, тормыш мәҗбүр итте. Төпчек улым Рәмзилне югары уку йортына кертергә кирәк иде. Ул вакытта сәламәтлегем какшап китү сәбәпле, эшсез калдым. Аңа кадәр “Кукмара” агрофирмасында (хәзерге “Урал” җәмгыяте) комплекс начальнигы вазыйфаларын башкардым. Ничек шулай туры килгәндер, нәкъ Корбан гаете якынлашкан вакытта абзарда егерме җиде сарык бар иде, сораучыларга шуның унсигез бәкәен бик җайлы гына сатып җибәрдем, моңа үзем дә шаккаттым. Алардан калган бер тәкә белән сигез сарык үрчеп, бүгенге көндә малларның саны йөзгә җитте. Хәзер аларның икенче, өченче буыны картаеп килә. 

    Без гомер буе мал-туар асрап көн күрдек. Әти-әнидән калган хезмәт бит, болай күп тотмасак та, сыер, сарыкларны беркайчан да бетергәнебез булмады. Кечкенә вакытта әти иртә белән уятып, сәгать биштә көтүгә алып чыгып китә иде. Анда терлек карап, тау кырыйларыннан печән чабып вакытны үткәрәбез, ә кич белән көтүдән кайтмый калган сарыкларны эзләргә чыгып йөгерәбез. Кечкенә бәкәйләрне өйгә алып кереп үстергән вакытлар да булды. Яшь чакта мин, әниләр картаеп киткәч, бер терлек тә асрамыйм, бөтенесен бетерәм, дип уйлый идем. Хәзер аларга караганда малны биш-алты тапкыр күбрәк тотам. Шул вакытларны искә төшерәм дә елмаеп куям. 

    - Сарык асрау авыр түгелме?

    - Әлеге хезмәтнең артык мәшәкате юк аның. Бүгенге көндә терлекләр күбесенчә олы улым Рәмзит өстендә, мин булышырга гына чыгам. Без аларны биш ай тирәсе генә абзарда тотабыз бит, калган вакытта иркендә йөриләр, май айларыннан тау битенә җибәрәбез. Кайбер елны алтышар ай саф һавада булалар. Башта аларны ике ай тирәсе үзем саклап өйрәтәм. Моның өчен ике олы ана сарыкны калдырам. Алар бик акыллы, әллә кайларга китсәләр дә, көтүне алып кайталар, эзләп йөрисе түгел. Кечкенә бәкәйләр аналары артыннан калмыйлар, бераз үсеп киткәннәре генә болынга чыккач, үрле-кырлы сикерә, уйный башлый. Басудан матурланып, үсеп кайталар. Бер тиен дә акча китми. Иркендә йөреп, яшел үлән ашап үскән малның ите дә тәмле була. 

    - Сез малларны тауга чыгаргач, күрше-тирәнең ачуы килмиме?

    - Юк, киресенчә, бөтен җирне әрем, тигәнәк баскан иде, сарыклар чистарталар, дип рәхмәт әйтәләр.

    - Абзар да салып чыккансыз икән.

    - Бу мал торагын да биш ел элек җиткердек. Ышанырсызмы, юкмы – белмим, әмма мин аның төзелешен ике тапкыр төшемдә күрдем. Имеш, су буенда фундамент казыйм икән. Йокыдан тордым да әтигә сөйләдем, әле мәрхүмнең исән чагы иде. Ул исә, ник, улым, казырга кирәк инде алайса, дип хуплап чыкты. Абзарны берүзем күтәрдем, балаларга кушып булмый, яшьләрнең әле тәҗрибәләре юк, монда эшнең рәтен белергә кирәк. Шуңа күрә алар измәсен ясап, блокларын ташып тордылар. Унбергә егерме сигез метрлы бинаның стенасын сигез көндә өйдем. Ә баш-башларындагы конекларын куйганда туганыбызны чакырдым. Түбәсен исә кияү белән яптык.

    - Сарыкларга нәрсә ашатасыз? Азыкны үзегез әзерлисезме?

    - Терлекләргә иртә-кич печән бирәбез, төш турысында ашлык салабыз. Абзарга су кермәгән, аны кул белән ташыйбыз. Якынча сигез көянтә-чиләк су кирәк. Азыкны булдыра алган кадәр үзебез әзерлибез. Дүрт җирдә бакчабыз бар, анда күпьеллык үләннәр үсә. Аны ничек алып кайтып куям, шулай калдырам, бер урыннан икенчесенә күчереп йөртмим, чөнки яфрагы гына коелып бетә. Бездән корбанга сарык алучылар да үзләреннән арткан печәннәрен бирәләр. Ашлыкны гына сатып алырга туры килә. Әле быелгы кебек авыр ел булганы юк иде, көздән әзерләгән терлек азыгы җитеп барды.  Быел кисәк кенә мал саны артты. 

    - Бәкәйләрне ничә айга кадәр үстерәсез?

    - Дин буенча яше җитмичә чалырга ярамый, диләр. Шуңа күрә тәкәләрне - алты, ә сарыкларны җиде-сигез айдан гына җибәрәм. Без махсус сарык сатабыз дип йөрмибез, кирәк кеше үзе безне эзләп таба, ә сораучыларга булган малны юк дип әйтергә тел әйләнми.

    - Тиздән йон алыр вакыт җитә, аны кая куясыз?

    - Сарыкларның йонын тормыш иптәшем Зөбәрҗәт белән икәү алабыз. Ул итек комбинатында эшләде, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Күбрәк кайчы кулланабыз, махсус машинабыз да бар. Тик ул уңайсыз, өч-дүрт сарыктан соң куллар арый. Ашыгып эшләмибез, шуңа күрә ун-унике көн вакыт китә торгандыр. Йонын сораучыларга биреп җибәрәбез, аның өчен акча алган юк.

    - Сарыкның тизәге күп җыеламы? Аны ничек чистартасыз?

    - Кыш көне абзардан тирес чыгармыйбыз. Әлеге эшне дә әтидән калган гадәт буенча дәвам итәм. Ул бер вакытта да сарык абзарына идән җәергә кушмады. Асларына кыш буена өч тапкыр арыш саламы таратабыз. Аны кышка җитәрлек итеп өч төргәк алып әзерлим. Арышның саламы озын һәм калын була, тиз пычранмый, тизәкләре аска җыелып бара. 
     

    фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: