Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Терлекчелек буенча рейтингта - Кукмара беренче категориядә

    Хәтерләсәгез, Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын һәр хуҗалыкка тигез итеп бүлү системасының эшләүдән туктавы турында бер язып чыккан идек инде. 2016 елдан башлап, уңышлы эшләүче хуҗалыкларга бюджет ярдәме күләме бермә-бер артачак. Аның төгәл суммасын билгеләргә исә махсус рейтинг ярдәм итәчәк. Күптән түгел киң җәмәгатьчелек игътибарына хуҗалыкларның игенчелек буенча рейтингы...

    Реклама

    Хәтерләсәгез, Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын һәр хуҗалыкка тигез итеп бүлү системасының эшләүдән туктавы турында бер язып чыккан идек инде. 2016 елдан башлап, уңышлы эшләүче хуҗалыкларга бюджет ярдәме күләме бермә-бер артачак. Аның төгәл суммасын билгеләргә исә махсус рейтинг ярдәм итәчәк.
    Күптән түгел киң җәмәгатьчелек игътибарына хуҗалыкларның игенчелек буенча рейтингы тәкъдим ителсә, шушы көннәрдә исә терлекчелек тармагы нәтиҗәләре дә билгеле булды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игътибарына Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәкъдим итте.

    Исегезгә төшерәбез: рейтинг 2014 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән. Шуңа күрә ул 2016 елда бүленәчәк бюджетка тәэсир ясамый. Тиздән исә 2015 ел нәтиҗәләре билгеле булачак. Киләсе елга бюджет акчалары нәкъ менә шул күрсәткечләр буенча бүленәчәк тә инде.

    Әтнә, Саба һәм Балтач - беренче

    - Терлекчелек тармагы буенча рейтинг махсус күрсәткечләр нигезендә әзерләнде. Болар: 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә туры килә торган җитештерелгән сөт һәм ит күләме, бер берәмлек мөгезле эре терлектән алынган ит күләме,савым сыерларның нәтиҗәлелеге һәм 100 сыерга туры килүче бозаулар саны. Һәрбер хуҗалыкка махсус баллар билгеләнде. Нәкъ менә алар безгә әлеге исемлекне төзергә ярдәм итте дә инде, - дип аңлатты Марат Әхмәтов.

    Әгәр дә район 200дән дә артыграк балл җыйган икән, ул беренче категориягә керә. 149-195 балл җыйган районнар исә икенче категорияле булып санала. Әгәр дә инде баллар күләме 140тан да кимрәк икән, бу - республиканың иң начар эшләүче районнары дигән сүз.

    Беренче категориягә эләккән районнар - Әтнә (337 балл), Саба (323), Балтач (313), Тукай (274), Актаныш (258), Кукмара (242), Кайбыч (241), Буа (238) , Мамадыш (209) һәм Апас (207).

    - Болар - безнең республиканың аеруча нәтиҗәле эш күрсәтүче районнары. Республикада җитештерелә торган барлык сөт күләменең - 36 проценты, итнең - 56 проценты нәкъ менә аларга туры килә, - дип ассызыклады министр.

    Инвесторларның да була төрлесе...

    Икенче категориягә 15 район кертелсә, аеруча начар эшләүче районнар саны тагын да күбрәк. Әлеге 18 район республика буенча уртача күрсәткечләргә ия булса, Татарстанда җитештерелә торган сөт күләме - 170 мең тоннага, ә ит - 35 мең тоннага артыграк булыр иде.

    - Терлекчелек тармагы буенча аеруча начар эшләүче районнар - Кама Тамагы (98 балл), Бөгелмә (93), Спас (78), Минзәлә (75), Мөслим (49), Чирмешән (41) һәм Менделеевск (38), - дип дәвам итте сүзен Марат Әхмәтов.

    Әлбәттә, бу рейтинг районнар буенча гына түгел, ә инвесторлар буенча да төзелгән. Биредә вәзгыять шулай ук катлаулы. Аеруча яхшы эшләүчеләр белән беррәттән "арттан сөйрәлүче"ләр дә юк түгел. "Продпрограмма" агросәнәгать комплексы, "Кулон" агрофирмасы, "Кызыл Шәрык", "Сервис Агро", "Ак Барс" һәм "Бәхетле АГРО" компанияләре беренче урыннарны биләсә, "Сөт иле", "Агроразвитие", "Нурлат сөте", "Газовик", "Булгар Арыш", "Челны Хлеб" һәм "Мензелинские Зори" компанияләре бер дә мактауга лаек түгел. Киресенчә, болар - аеруча начар нәтиҗә күрсәткән хуҗалыклар.

    Сыерлар саны нигә кими?

    2015 елның 10 ае нәтиҗәләренә килгәндә, шушы вакыт эчендә Татарстанда 297 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Бу - узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 4 процентка артыграк. Савылган сөт күләме исә 992 мең тонна тәшкил иткән. 4 ноябрьгә бу күрсәткечнең 1 миллион тоннадан да артып киткәнлеге мәгълүм.

    Кызганыч, бу өлкәдә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә юк түгел. Бактың исә, соңгы вакытта республиканың шәхси ярдәмчел хуҗалыкларында савым сыерлар санының кимүе үзен аеруча сиздерә башлаган. Мәсәлән, соңгы биш ел эчендә әлеге хуҗалыкларда сыерлар саны 17 мең башка (!) кимегән.

    - Ә бит без аларга шактый гына ярдәм дә күрсәтергә тырышабыз. Соңгы биш ел эчендә ярдәм күләме якынча 2 миллиард сум тәшкил итте. Агымдагы елда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга 360 миллион сум акча бүленде. Шуңа күрә бу өлкәне җитди контрольгә алырга тиешбез. Әлеге проблема район җитәкчелеге, авыл җирлекләре һәм республика җитәкчелеге катнашында хәл ителергә тиеш, - дип нәтиҗә ясады министр.


    Рәмзия ЗАКИРОВА

    http://intertat.ru

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: