Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: "Кукмарадан – 100 мең тонна икмәк"

    Узган атнада районыбызга килгәч, Марат Әхмәтов кукмаралылар алдына әнә шундый бурыч куйды. Район җитәкчесе Сергей Димитриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин белән берлектә вертолетта иген басуларының торышы белән танышканнан соң, министр "Дружба" агрофирмасы территориясендә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. -Районыгызга чәчү вакытында килеп булмаган иде....

    Реклама

    Узган атнада районыбызга килгәч, Марат Әхмәтов кукмаралылар алдына әнә шундый бурыч куйды.

    Район җитәкчесе Сергей Димитриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин белән берлектә вертолетта иген басуларының торышы белән танышканнан соң, министр "Дружба" агрофирмасы территориясендә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.
    -Районыгызга чәчү вакытында килеп булмаган иде. Тырышкансыз: иген басуларыгызның бүгенге торышы сөенерлек. Әнә, арышларыгыз кеше биеклеге булып үскән, - диде ул Кашкара авылы артындагы басуга күрсәтеп. - Моңа иң кирәк чакта явым-төшемнәр булуы да зур этәргеч ясагандыр, вертолетта карап йөргәндә корылыктан куырылган басуларны күрмәдем. Ә бит республикада май- июнь айларында нибары 3 миллиметр яңгыр яуган районнар да бар. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алып, тулай җыемны 100 мең тоннага җиткерә алырсыз дип уйлыйм.
    Быел терлек азыгы культуралары да мул уңыш вәгъдә итә. Күпьеллыкларның беренче каты шактый гына печән әзерләргә мөмкинлек бирде. Яшел азык муллыгыннан файдаланып, сөт җитештерүне тагын да арттыру, ә киләсе елга 200 тоннага җиткерү бурычы тора. Районыбыз бүген дә сөт саву буенча республикада икенче урында бара: көнлек савым 175 тонна тәшкил итә. Әлбәттә, язгы-җәйге айларда сөт сату бәяләренең нык кимүе эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен дә, үз хуҗалыгында мал асраучыларны да бик борчый.
    -Сентябрь җитмичә, бәяләр артыр дип өметләнеп булмый. Бу республика җитәкчелегеннән тормый, чөнки бәяләр уйнау читтән сөт продукциясенең күпләп кертелүе белән бәйле, моңа без контрольлек итә алмыйбыз. Бу мәсьәлә безнең үзебездә дә зур борчу тудыра. Уйланырга җирлек бар: быел республикада сөт җитештерү узган ел белән чагыштырганда 5 процентка артты, әмма бәяләр түбән булу сәбәпле, сөт сатудан керем шул дәрәҗәдә калды. Шуңа безгә продукция җитештерү чыгымнарын киметү юлларын эзләргә кирәк, - диде Марат Әхмәтов.
    Эре терлекчелек комплекслары төзү чыгымнарының 20 процентын компенсацияләүгә юнәлдерелгән федераль программа сөт җитештерүчеләргә стимул булачагын ассызыклады ул. Шулай ук кечкенә фермалар коручыларга ярдәм күрсәтү күздә тотылган программа эшли башлау да күпләп терлек асраучылар өчен файдалы булачак. Аның белән кызыксынучылар районыбызда да аз түгел.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: