«Әсәнбаш-Агро» уракка әзер
Быел игеннәрне урып-җыюда җиде комбайн катнашачак.
Басу-кырларда игеннәр өлгереп килә. Тиздән игенчеләр өчен иң мөһим вакытларның берсе - уракка төшәр чак җитәр. Ә хәзер төп бурыч – урып-җыю кампаниясендә катнашачак техникаларны әзерлек сызыгына кую. Бу атнада «Әсәнбаш-Агро» җәмгыяте базасында үткәрелгән район авыл хуҗалыгы семинары да әлеге мәсьәләләргә багышланган иде.
Бу хуҗалыкның ун мең гектардан артык чәчүлек җирләре бар. Шуның 35 процентын – бөртеклеләр, 60 процентын азык культуралары алып тора. Биредә 4 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә, шулай ук алар Гаврилов исемендәге хуҗалык малларын да монокорм белән тәэмин итә, шуңа күрә биредә азык культураларына игътибар зур. Хуҗалык җитәкчесе Рафис Баһаветдиновның сүзләренә караганда, бүгенге көндә күпьеллык үләннәрдән 7200 тонна сенаж салынган, 300 тонна печән хәзерләнгән. Быел күпьеллык үләннәрнең мәйданын тагын 700 гектарга арттырганнар.
«Хәзерге вакытта берьеллык үләннәрдән сенаж салу эшенә керештек. Аннан бушап калган, шулай ук пар җирләрен көзге чәчүгә әзерлибез. Ул барлыгы 1200 гектарда башкарылачак. Җир эшкәртүне үзебезнең районда җитештерелгән “Смарт-500” техникасы белән алып барабыз. Безгә бик ошый: туфрак тигез кала, агрегатның тирәнлеген дә көйләп була», - ди хуҗалыкның баш агрономы Денис Трофимов.
Быел яңгырлар еш яву чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә дә үрчү өчен уңайлы шартлар тудыра. Хәзерге вакытта үләннәрне корткычларга каршы эшкәртәләр, бөртеклеләрне өченче тапкыр яфрактан өстәмә тукландыруга керешкәннәр, кукурузны исә ике тапкыр тукландырганнар, бу эш әле алга таба да дәвам итәчәк. Быел барлык мәйданнарга да минераль ашламаларны җебетеп керткәннәр. Эретмә ясау җайланмасын тулысынча файдаландык, нәтиҗәсе бик зур, диделәр. Әсәнбашлылар югары уңышка өмет итәләр. Урак вакытында көннәр уңай торып, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга гына язсын.
Ашлыкны киптерү, саклау буенча да авырлыклар булмас дип ышандырдылар. Ике ашлык киптерү җайланмалары бар, алар бер сәгатькә 50 тонна бөртек эшкәртергә сәләтле икән. Шулай ук ашлык саклау складлары да уңыш кабул итәргә әзер, аларны агарту, дезинфекцияләү эшләре башкарылган.
Семинарда катнашучыларны хуҗалыкның техника паркында финиш сызыгына куелган кыр кораблары каршы алды. Быел биредә уракка җиде комбайн төшәчәк. Бер комбайнга 557 гектар эш күләме туры килә. Игеннәр куе, шуңа күрә техникалар югары әзерлекле булырга тиеш, диделәр семинарда катнашучылар.
«Урып-җыю сезонлы гына эш бит, ел буе башкарыла торган хезмәт түгел, шуңа күрә монда иң авыры – комбайнчыларны саклап калу. Бездә, Аллага шөкер, уракта ел саен бер үк кешеләр диярлек катнаша. Механизаторлар алмашынмау комбайннарның сакланышына да уңай тәэсир итә, вакытлыча эшләгән кешенең техникада гаме булмый. Династия белән эшләүчеләр дә бар. Югары Комар авылыннан Сергей Вахрушев менә ничә еллар инде уллары белән бергә кыр корабын иярли. Аларны үз эшләренең осталары дияргә була, тырышып, намус белән эшлиләр, районда да беренчелекне бирмиләр. Кече улы Денис армиягә китте, исән-сау әйләнеп кайткач, бирегә эшкә киләм, диде. Олысы Дмитрий уракта алтынчы сезонын катнаша, үткән ел аңа яңа “Акрос” комбайнын ышанып тапшырдык. Шулай ук ул “Барс-2500” үзйөрешле сипкечтә дә эшли», - диде хуҗалыкның баш инженеры Фирдүс Сабирҗанов.
2022 елда хуҗалыкның машина-трактор паркы 62 миллион сумлык техникага баеган. К-742 тракторы, шуңа «Фиат» чәчү комплексы, 22 метрлы киң тырма, «Туман-2» сиптерү машинасы сатып алынган. Механизаторлар белән бераз гына авырлыклар бар, анысын да җиңеп чыгарбыз дип уйлыйм, диде җитәкче. Хәзерге вакытта максатчан юнәлеш буенча укучы өч-дүрт кешеләре бар, алар алга таба хуҗалыкка кайтачак. Авыл җирлекләрендә эшләргә теләге булганнарга дәүләт программалары да ярдәмгә килә. Бүгенге көндә Арпаяз авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы» буенча җәмгыятьтә хезмәт куючы бер гаиләгә йорт төзелә, ә алдагы елга бу программада катнашырга тагын ике кеше гариза биргән.
Фото: Ризилә Корбанова/«Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев