Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Әсән-Елга авылыннан Шамил Хәбибуллин 40 ел гомерен техника штурвалы артында үткәргән

    Шул еллар дәвамында кыр эшләреннән бер дә читтә калмаган: чәчүдә дә катнашкан, уракка да чыккан

    Басу-кырлар кардан арчыла башлады. Бик тиздән бар җиһан техника гөрелтесенә күмелер. Әнә “Әсәнбаш-Агро” җәмгыятенең машина-трактор паркында да соңгы әзерлек эшләре бара. Быел парк яңа куәтле техникаларга баеган. Өр-яңа, кып-кызыл, ялтырап торган “Кировец” К-742 тракторы белән “Фиат Агро” чәчү комплексы да хуҗасын көтә.

     - Техникага  механизаторны сайлап куярга кирәк, аңа теләсә-кемне утыртып булмый бит, хуҗасы билгеле инде, - дип елмая җәмгыятьнең баш инженеры Фирдүс Сабирҗанов. – Ул - хөрмәткә лаек, олпат механизаторларыбызның берсе Шамил абый Хәбибуллин. Аңа бу техниканы курыкмыйча, ышанып тапшырабыз, үз эшенең остасы, тәҗрибәсе дә зур.

    Чыннан да, тәҗрибә дигәннән, Шамил абыйдан үрнәк алырга була. Барлап карасаң, кырык ел гомере техника “штурвал”ы артында үткән икән. Шул еллар дәвамында кыр эшләреннән бер дә читтә калмаган: чәчүдә дә катнашкан, уракка да чыккан.

    Шамил Хәбибуллин Әсән-Елга авылыннан, Янил училищесын тәмамлаганнан бирле хуҗалыкта тракторда эшли.  Ике ел армия хезмәтенә генә бүлендем, ди ул. Ватан алдындагы бурычын Мурманск өлкәсендә уза. Анда эшчеләр батальонында хезмәт итә, ике ай Североморскида укыганнан соң, аңа кран белән идарә итүне ышанып тапшыралар һәм ул йортлар салуда катнаша.

    Туган якларына әйләнеп кайткач, хезмәтен “Әсәнбаш” хуҗалыгында башлап җибәрә. Аның беренче иярләгән тимер аты чылбырлы ДТ-75 тракторы була. Анда озак эшләми, Т-4 “Алтай” тракторына утыра.

    - Әлеге маркалы ике трактор алмаштырдым. Аларда унышар елдан артык эшләргә өлгердем. Ул заманнарда колхозларның көчле вакыты иде бит. Техникалар гел кайтып,  паркны яңартып тордылар, - дип искә ала механизатор. – Техникаларны да үзебез карап төзәтә идек. Кыш айларында да тик тормадык: йә кибән тарттырдык, йә ферма тирәсендәге башка эшләрдә катнаштык. Ә язын ремонт цехына бишәр Т-4 кереп баскан чаклар да булды. Минем кебек озак еллар техника арасында кайнашучы хезмәттәшләрем Тимерхан Хәбетдинов, Варис Габдрахманов, Рафик Шакировлар белән килешеп, иңгә-иң куеп эшлибез. Билгеле, эш булгач, төрле вак-төяк авырлыклар да очрагандыр. Әмма техника белән бәйле һөнәр сайлаганыма бер дә үкенгәнем булмады, эшемне яратып башкардым. Алла боерса, лаеклы ялга хәтле тагын берничә ел эшлисем бар әле. Көз көне кыр эшләре бераз ардырып җибәрсә дә, яз көне тагын басуларны сагынып көтеп аласың. Үзе бер күңелле бит ул. Сәламәтлек кенә булсын, калганы куркыныч түгел. Җәй көне тракторны туктатып торып, комбайнда да эшләгән вакытлар булды. Иң беренчесе “Сибиряк” кыр корабы иде, аны ремонтлап уракка чыктым, аннан “Нива”га утырдым.

    Соңгы ун елда ул ХТХ-215 тракторын иярләгән. Кырык ел буена дүрт тракторда хезмәт куйган, ә яңа кайтарылганы бишенчесе икән. Хуҗалык К-742 тракторы белән чәчү комплексын дәүләт ярдәме белән алган. Программа нигезендә аларның бәяләре чагыштырмача шактый арзанга чыкты, диделәр.

    Реклама

    - Әгәр хуҗалыкның мөмкинлеге булып,  яңа техникалар сатып ала икән, аңа дәүләттән дә ярдәм бик зур, - дип билгеләп үтте Фирдүс абый да. - Тракторның бөтен уңайлыклары бар: тузан, җил, тавыш керми, радио урнаштырылган. Монда барысы да хезмәт кешесенә уңайлы булсын дип эшләнгән.

    - Хәзерге заманча тракторларны элеккегеләр белән чагыштырырлыкмы соң?! ДТ-75нең ике як ишеге ачык йөри иде, тик шулай да үтәли җилгә бер дә бирешкән булмады. Кыш көне туңасың, ә җәен тузан ашыйсың, - диде тәҗрибәле механизатор.

    Шамил абый нинди техникада гына эшләсә дә районда, республикада  алдынгы урыннарны яулый, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Хуҗалыкның директоры Рөстәм Мөбарәкшин да механизаторны мактап кына телгә алды: “Бик җайлы кеше, артыннан карап-тикшереп йөрисе юк, хезмәтен намус белән башкара. Аның шикеллеләр күбрәк булсын иде әле”, - диде.

    Шамил абыйның гаиләсе дә түгәрәк. Алар тормыш иптәше белән өч балага гомер биргәннәр. Ике кызлары кияүдә икән, аларның үз тормышлары, ә уллары Кукмара аграр көллиятендә белем ала. Шамил абыйның сүзләренә караганда, техника белән кызыксына, ди. Бәлки киләчәктә ул, әтисенең эшен дәвам итеп, хуҗалыкта алдынгы механизаторларның берсе булыр.


    Фирдүс САБИРҖАНОВ:

    Язын кояш күтәрелгәч, механизаторларның күңеле Сабантуйга әзерләнгән чабышкы атларныкы кебек җилкенеп тора. Кыр эшләренә старт бирелергә санаулы көннәр калып бара бит. Шуңа күрә паркларда да соңгы әзерлек чаралары күрелә. Быел хуҗалыкта өч ремонт бригадасы эшләде. Техникаларны төзекләндерүгә тугыз миллион сум тирәсе акча тотылды. Күп эшләрне үзебезнең егетләр башкарды, катлаулы ремонт таләп ителгәннәрен читкә җибәрергә дә туры килде. Хәзерге вакытта бу мәсьәләләр хәл ителгән.  Унике техникага GPS-навигатор куеп бетерәсе бар. Кыр эшләренә керешкәнче, анысы да башкарылыр дип ышанабыз. Механизаторлар тупланган, ягулык-майлау материаллары белән дә проблемалар булыр дип уйламыйм.

    фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: