Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Шартлар бар, сөт кенә юк

    Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм бер төркем белгечләр көнлек савым республика күрсәткеченнән ким булган "Кукмара", "Тукай", "Дружба","Әсәнбаш", "Лесной", "Исток Агро" агрофирмаларында һәм "Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында булдылар. Алар сөт җитештерүдә кимчелекләр, малларны ашату һәм азыкның туклыклылыгы, торакларның көзге сезонга әзерлеге, санитар нормалар, савым аппаратларының...

    Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм бер төркем белгечләр көнлек савым республика күрсәткеченнән ким булган "Кукмара", "Тукай", "Дружба","Әсәнбаш", "Лесной", "Исток Агро" агрофирмаларында һәм "Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында булдылар. Алар сөт җитештерүдә кимчелекләр, малларны ашату һәм азыкның туклыклылыгы, торакларның көзге сезонга әзерлеге, санитар нормалар, савым аппаратларының төзеклеге һәм терлекчеләрнең хезмәт шартлары белән таныштылар. Пленар өлештә җитешсезлекләрне бетерү, сөт күләмен арттыру турында сүз барды.

    "Коммунизмга" син кайда?

    Машина "Исток Агро" агрофирмасына элдерде... Ә күңел аны да узып китәргә теләгәндәй мәктәп елларындагы хатирәләргә таба ашкынды. Башлангыч сыйныфта укыганда безне Адай авылы фермасына экскурсиягә алып төшәләр иде. Ферма тулы мал, сыер савучы апаларның һәр сыерга яратып, исеме белән эндәшеп, кайнашып эшләп йөрүләре күз алдына килде. Әлбәттә, һәрбер сабыйның күңелендә: "Мин үскәч, сыер савучы булам", - дигән самими уй тугандыр. Мин дә шул вакыт өйгә кайткач, әнигә алдынгы сыер савучы буларак бирелгән ялтыравыклы, матур тышлы мактау кәгазьләрен кат-кат актарып чыктым. Ә Зур Сәрдек гимназиясендә укыганда Аш-Буҗи авылының дуңгызчылык фермасына бардык.

    Хәзер исә әлеге агрофирмага үрнәк алырга түгел, киресенчә, җитешсезлекләрнең сәбәпләрен ачыкларга барабыз. Әллә җырларда җырланган "Тормыш бит ул күләсә, бер әйләнә, бер баса" шушы буламы икән? Кайчандыр районда гына түгел, республикада дан тоткан хуҗалыкның Купка, Аш-Буҗи, Зур Сәрдек авылы фермаларында бүгенге көндә үтәли җил уйный. Аннан ерак китәсе юк - элеккеге "Татарстан" хуҗалыгында да фермалар таралып юкка чыккан. Фермалар бушап калуга кем гаепле соң? Бу якларда халыкны ялкаулыкта гаепләп булмый анысы, әнә, нинди яхшы, купшы йортлар салып куйганнар! Кемдер бакчасында яшелчә үстерүгә керешкән, икенчеләре күпләп мал асрый.

    -Социалистик Хезмәт Герое Камил Шакиров кебек сәләтле оештыручы җитәкләгән, даны еракларга таралган колхоз иде "Коммунизмга". Терлекчелектә генә түгел, игенчелек, гомумән, һәр өлкәдә алдынгы урыннарны бирмәде. Хуҗалыкның бүгенге хәлен күреп йөрәк әрни. Шундый фермалар таркалуның төп сәбәбе читтән инвесторлар кертүдәдер дим мин. Үзе шул казанда кайнамаган, шул төбәктә яшәмәгән кеше мәсьәләне төптән уйлап хәл итә алмый. Аны авылның киләчәге кызыксындырмый. Читтән торып җитәкчелек итеп булмый, - ди Адай авылыннан Мәүлетгәрәй Сабиров.

    Әйе, бүгенге көндә әлеге хуҗалык күп тапкырлар кулдан кулга тапшырылып һәм исемен үзгәртеп, менә шундый кызганыч хәлгә калды.

    Савым нигә түбән?

    Биокуркынычсызлык буенча әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Тимур Гайнетдинов, "Россельхознадзор" идарәсенең өлкән инспекторы Рәшит Хәйруллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Илһам Ганиев "Исток Агро" агрофермасының "Уңыш" һәм "Игенче" бүлекчәләрендә эш барышы белән таныштылар. Бүгенге көндә хуҗалыкта 3224 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 1272се - савым сыерлар. Әлеге хуҗалыкта бер сыердан уртача көнлек савым 8,2 литр тәшкил итә. Бу районда иң түбән күрсәткечләрнең берсе булып тора.

    Реклама

    -Биредә тулаем алганда хәл начар дип кистереп әйтеп булмый, әмма кайбер җитешсезлекләр берсе артыннан икенчесен сөйри. Малларның тораклары начар түгел, бары санитар чаралар күрергә кирәк. Терлекләргә дә җитәрлек күләмдә азык запасы тупланган, әмма аларның сыйфаты тикшерелмәгән. Ә тикшерүләрдән башка азык рационына нинди матдәләр җитмәгәнен ачыклап булмый. Рационда протеин күләме563 дип күрсәтелгән, бәлки әле ул аннан да күпкә түбәндер. Минераль кушылмалар да юк дәрәҗәсендә. Тагын бер зур мәсьәлә - ул маститлы сыерларның күп булуы. Чирле сыердан сәламәт малдан алган кадәр сөт савып алып булмый. Ә соңгы чиратта боларның барысы да финанс күрсәткечләрдә чагылыш таба, - диде Рәшит Хәйруллин.

    Терлекчелектә могҗизалар булмый

    Әлеге проблемалар югарыда телгән алынган барлык хуҗалыклар өчен дә уртак. Алар нигездә терлекләрне ашатуга, аларны тәрбияләүгә бәйле. Юкка гына Нәҗип Хаҗипов:

    -Маллар - безнең партнерларыбыз. Шуңа күрә сезнең терлекләргә мөнәсәбәтегез нинди, алар сезгә шулай җавап кайтаралар. Ашатуны җайга салырга кирәк. Исәп-хисап алып барганда, ялган саннар белән мавыкмагыз, алар бернинди дә нәтиҗә бирми. Терлекчелектә могҗизалар булмый, - дими.

    Шулай ук кышка азык туплау белән беррәттән сөт саву, мал торакларын ремонтлау кебек эшләрне дә онытырга ярамый. Белгечләр билгеләп үткәнчә, хәтта аппаратның имчәкләрен вакытында алыштырмау да сөт кимүгә китерергә мөмкин.

    Авыл хуҗалыгында бер өлкәне алып, икенчесен чиратка куеп торырга ярамый. Бәлки җәй буе игенчелеккә күбрәк игътибар итеп, сөт темасыннан читтә тайпылганбыздыр. Нәҗип Хаҗипов хуҗалык җитәкчеләренә итәк-чабуларын җыеп, көнлек савымны республика күрсәткеченә җиткерергә дигән төгәл бурычлар билгеләде.

    -Моның өчен шартлар бар, бары тик хуҗалык җитәкчеләренең җаваплы каравы кирәк, - диде ул.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: