Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сабанчинодан Гайфетдиновлар мал санын тагын да арттырырга җыеналар

    Тырыш, хезмәт сөючән халык яши Кукмарабызда. Үз эшләрен ачып җибәреп, эшмәкәрлеккә алынган яшьләребез дә бик күп, крестьян-фермер хуҗалыкларының саны да елдан-ел арта. Әле шушы көннәрдә Сабанчино авылында яшәүче Гайфетдиновлар гаиләсендә булып кайттык. Аларның фермер хуҗалыгы буларак оешуларына әле бер генә ел тулуга карамастан, шактый күп эш башкарырга өлгергәннәр. -Авыл җирлегендә...

    Тырыш, хезмәт сөючән халык яши Кукмарабызда. Үз эшләрен ачып җибәреп, эшмәкәрлеккә алынган яшьләребез дә бик күп, крестьян-фермер хуҗалыкларының саны да елдан-ел арта. Әле шушы көннәрдә Сабанчино авылында яшәүче Гайфетдиновлар гаиләсендә булып кайттык. Аларның фермер хуҗалыгы буларак оешуларына әле бер генә ел тулуга карамастан, шактый күп эш башкарырга өлгергәннәр.

    -Авыл җирлегендә яшәүченең тормышын мал-туардан башка күз алдына да китереп булмый бит ул. Без дә элек-электән күп итеп терлек асрадык. Сыер, тана, үгез, бозаулар - һәммәсе дә бар иде. Улларыбыз Фәнис белән Фидәрис тә кечкенәдән кул арасына кереп, хезмәт сөючән булып үстеләр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, өлкәне - Янилдәге аграр көллияттә механик, ә кечесе Сосновкада токарь, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерде. Балаларның икесе дә авылда калабыз, дигәч, фермер хуҗалыгы булып оешырга ниятләдек, - ди Әнисә ханым Гайфетдинова.

    Эшне мал санын арттырудан башлыйлар алар. Иң элек 22 үгезбозау сатып алып, аларны тиешенчә тәрбияләп үстерәләр.

    -Иске сарай кечкенә, анда алга таба терлекләрнең санын арттыру, аларга тиешле шартлар тудыру мөмкин түгел иде. Шуның өчен 2013 елда яңа ферма төзү эшенә керештек. Төзелеш эшләрен әтиебез Фәрит җитәкчелегендә үзебез башкардык. Түбәсен япканда гына дус егетләр ярдәмгә килде, - ди Фидәрис. - Күз курка, кул эшли, диләр бит. Без дә бераз шүрләп кенә тотынган идек, нәтиҗәсен күргәч, күңелләребез күтәрелеп китте. Торак әзер булганнан соң, үгезләрне сатып, алар урынына тана һәм сыерлар алдык. Хәзерге вакытта яңа фермада 10 сыер, 6 тана, 10 бозау бар.

    Мал-туарны бит әле тиешенчә тәрбияләргә, чирләп китсәләр - дәваларга, сыер-таналарны үзвакытында каплатырга да кирәк, өстәвенә ел әйләнәсенә җитәрлек азык әзерлисе, йөзләп каз, тавык-чебешне дә карыйсы бар. Барысына да өлгерү өчен таңнан йокыдан торып, кояш баткач кына өйгә керәләрдер алар, мөгаен...

    -Фермадагы барлык эшне улларыбыз һәм ике килен - Ләйсән белән Ирина башкара. Аларның да һәрберсенең хезмәтләре бүленгән. Киленнәр иртә-кич сыерларны савалар, торакларны җыештыралар, бозауларны ашаталар. Кече улыбыз авыл кибетендә дә сату итә әле, ә өлкәне көне буе фермада эшли. Иптәшем Фәрит Саба районындагы бер фермада оператор вазыйфасын башкара. Мин үзем кичен авыл клубында эшлим, ә көндез оныкларны карыйм, ашарга әзерлим, - ди хуҗабикә. - Җәй көне бер тырышып алсаң, аннары эш бераз кими ул. 7 трактор печәнне балалар болыннан үзләре чаптылар, тагын 50 рулон печән сатып алдык. Шулай ук малларга еллык ашату өчен 80 төргәк салам, 30-35 тонна ашлык кирәк. Яшьләрдән бер дә зарлану сүзе ишеткәнебез юк. Алар тырышмаса, бу кадәр эшне берүзең генә башкарып чыгу берничек мөмкин түгел.

    Гайфетдиновларның киленнәре дә үзләренә охшап төшкән - ут борчасы кебек алар. Берсенә - 25, икенчесенә 23 кенә яшь.

    Реклама

    -Җәй көннәрендә иртәнге сәгать бишенче яртыда ук, ә кышка таба бераз соңрак йокыдан торып, малларыбыз янына чыгабыз. Сыерларның барысын да, әни белән бергәләп, аппарат ярдәмендә саварга өйрәттек. Бер җаен тапкач, бик җайлы, - диләр киленнәр. - Һәр сыерның кушаматы бар. Холыклары буенча да аерылалар әле алар. Әйтик, "Йолдыз", "Маня", "Василек" - бик тыныч, ә "Җирән" - дуамалрак. Шуның өчен сава башлаганчы, иң элек аның башыннан бераз сыйпап алырга кирәк. Балалар өйдә караулы булгач, без фермага чыгып, рәхәтләнеп, тыныч күңел белән эшлибез. Авыл тормышын кечкенәдән яратканлыктан, безне бернинди авырлык та куркытмый.

    Савылган сөтне исә Гайфетдиновлар көн саен Шәмәрдәнгә үзләре алып барып тапшыралар.

    -Җәй көне 400 литрга якын, ә кышын 200ләп литр сөт илтәбез, - ди Әнисә апа. - Үзебезнең урамда яшәүчеләрдән дә җыябыз әле, бер уңайдан аларныкын да алып барабыз. Иртәнге сәгать җидедә инде эшебезне төгәлләп, кире әйләнеп кайтабыз.

    Иртә яздан караңгы көзгә кадәр фермер хуҗалыгының сыер һәм таналары табигать кочагында яшел үлән белән тукланалар. Теләсә-кая таралмасыннар өчен, быел "Электрокөтүче" алганнар. Әлеге көтүченең эш тәртибе бик гади: 90га якын тимер арматураны билгеле бер әйләнә буенча тезеп чыгасың да, чыбык белән тоташтырасың. Җайланма аккумулятор ярдәмендә эшли. Сыер, чыбык янына килеп, борыны белән кагылган очракта, аны 12 Вольтлы ток суга. Шуннан соң алар беркайчан чыбыкка якын килмиләр, бары тик "утрау" эчендә генә ашап йөриләр икән.

    -Кич җиткәч, малларны алырга ат белән барам, безгә колын да иярә. Махсус "капка"ны ачканнан соң, колын барлык сыер-таналарны утлыктан куып чыгара. Аннары бергәләп кайтып китәбез. Савылмый торганнары утарда кала, ә сыерлар ферма эченә керәләр, - ди Фәнис. - Терлекләребез авырып-чирләп китсәләр, үзем дәвалыйм. Күзмис авылында үз эшенең остасы булган бер бик яхшы ветеринария табибы бар иде, ул миңа барысын да өйрәтеп калдырды. Аның киңәшләрен истә тотып, уколлар да кадыйм, үлән төнәтмәләре дә кайнатып эчерәм.

    Әлеге фермер гаиләсенең бер генә дә тик торырга вакыты юк. Фәнис фермадагы эшләрен бетерде дә, шул арада тракторына утырып, авылдашларының бакчаларын сукаларга китте. "Көннәр явымсыз булганда, анысына да өлгерергә кирәк", - ди ул. Киләчәккә планнары да зурдан Гайфетдиновларның: ферманы тагын зурайтып, мал санын 64 башка җиткерергә, үзләренә ярдәмгә берничә кеше дә алырга исәплиләр.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: