Рөстәм Миннеханов Кукмара районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлады
Бүләкләү ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе кысаларында үтте.
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышы үтте. Коллегия агросәнәгать комплексының 2024 елгы эшенә йомгакларга һәм 2025 елга бурычларга багышланган иде.
Әлеге зур чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм бер төркем хезмәт алдынгыларын бүләкләде.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе — баш ветеринария табибы Кәримуллин Рифат Нәкыйп улына «Россия Федерациясенең атказанган ветеринария табибы» дигән мактаулы исем бирелде.
«Восток» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш агрономы Мөхәрләмов Илфат Вакыйфь улы Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.
фото: ТР Рәисе Матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев