Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Республикада терлекләр санын арттырган районнар арасында Кукмара да бар

    Кичә Игенчеләр сараенда терлекчелек тармагының 2018 елдагы сигез айлык эшенә йомгак ясадылар

    Кичә Игенчеләр сараенда терлекчелек тармагының 2018 елдагы сигез айлык эшенә йомгак ясауда Республикада терлекләр санын арттырган һәм китметкән районнарны атадылар. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Республикада терлекләр санын арттырган районнар - Әтнә, Актаныш, Саба, Кукмара, Балтач, Яңа Чишмә, Әлмәт, Чүпрәле, Лениногорск һәм Әлки районнары.

    Реклама

    Республикада терлекләр санын киметкән районнар - Мөслим, Әгерҗе, Чистай, Алабуга, Зәй, Ютазы, Бөгелмә, Питрәч һәм Биектау районнары, дип яза Татар-информ.

    Фото: Ильнар Тухбатов, "Татар-информ"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: