Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Рассвет“ – алга, “Исток Агро“ артка тарта

    Бүгенге көндә рассветлылар һәр сыердан тәүлеккә уртача 27,5 литр сөт саусалар, "Исток Агро"да көнлек савым 8,2 литрдан артмый. Мондый түбән саннар район буенча уртача күрсәткечне дә артка сөйри. Ит-сөт җитештерүдә төрле хуҗалыклар арасында нигә мондый төрлелеккә юл куела, сәбәпләре нидән гыйбарәт, аларны ничек уңай хәл итәргә? "Әсәнбаш" агрофирмасында үткәрелгән район...

    Бүгенге көндә рассветлылар һәр сыердан тәүлеккә уртача 27,5 литр сөт саусалар, "Исток Агро"да көнлек савым 8,2 литрдан артмый. Мондый түбән саннар район буенча уртача күрсәткечне дә артка сөйри. Ит-сөт җитештерүдә төрле хуҗалыклар арасында нигә мондый төрлелеккә юл куела, сәбәпләре нидән гыйбарәт, аларны ничек уңай хәл итәргә? "Әсәнбаш" агрофирмасында үткәрелгән район семинар - киңәшмәсендә шуңа җавап табарга тырыштылар.

    Мәдинә апа сыеры

    Терлекчелек турында сүз чыккач, моннан 10-12 ел элек булган бер вакыйга искә төште. Алдын-артын уйлап җиткерми торган җиңелрәк холыклы бер ханым, атна-ун көнгә читкә кунакка киткәндә, буаз сыеры алдына бер чүмәлә печән өеп калдыра. Кунактан кайтып, абзарына керсә, ни күрә: сыеры җан тәслим кылган. Апабыз малына азык калдырган калдыруын, әмма су куярга оныткан икән бит. Авыл халкы сыерсыз калган Мәдинә апаны түгел, суга тилмереп үлгән терлекне кызганды.

    Моны нигә сөйлим соң әле? Күмәк хуҗалыкларда, агрофирмаларда Мәдинә апа сыеры кебек ачлыктан-сусызлыктан интеккән маллар юктыр дип ышансак та, сыйфатсыз азык ашап чирләгән, ашау җитмәүдән гәүдәсенә тиешле авырлык җыя алмаган, бозау салган ябык, хәлсез терлекләр юк түгел. Моңа инану өчен кайбер саннарга күз төшерү дә җитә. "Дружба", "Исток Агро" агрофирмаларында, мәсәлән, бозауларның тәүлеклек үсеше 600 граммга да җитми. Кайбер хуҗалыкларда бу күрсәткеч 800-900 грамм тәшкил итә дә, нигә әлеге агрофирмаларда бозаулар үсми? Нигә фермаларда эш аксый? Моның сәбәбен эзләп баш ватасы түгел, җавабы бик гади: терлекчелеккә игътибар җитмәү беренче чиратта җитәкче факторына бәйле. Атналар буе фермаларга кермәгән, терлекчеләр белән аралашып, проблемаларны өйрәнмәгән, аларның барлыгын белергә дә теләмәгән җитәкчеләр башын ком астына тыккан тәва кошын хәтерләтә. "Күрмим, белмим, ишетмим" принцибы белән яшәү көн узсынга йөрүгә генә кайтып кала. Җитәкчедән күреп, белгечләр, урта буын җитәкче кадрлар, ә алар үрнәгендә гади эш кешеләре шушы гадәтне үз итә. Әмма моның бөтен авырлыгы алсыз-ялсыз фермада көч түккән әнә шул терлекчеләр өстенә төшә бит. Башкарылган хезмәтнең нәтиҗәсе булмагач, хезмәт хаклары юньләп түләнми, пенсия фондына кертемнәр күчерелми. Гомер буе авыр физик хезмәт башкарган терлекченең картлык көнендә 5-6 мең сум пенсия белән калуына беренче чиратта урыннарда эшне оештыра алмаган җитәкчеләр, белгечләр гаепле.

    Кытайлар ни дигән?

    -Ә менә "Әсәнбаш" агрофирмасында җитәкче кадрларны, белгечләрне сайлый беләләр. Иске Юмья фермасы коллективын Мария Тимофеева, Березнякныкын Мөршидә Гарипова җитәкли. Икесе дә эш өчен янып-көеп тора, әйткәнне сәгатендә-минутында хәл итәләр. Шуңа эшләре дә яхшы бара, - ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Каримуллин.

    Биш бүлекне берләштергән, 354 кешене хезмәт урыннары белән тәэмин иткән агрофирма "Сөт иле" җәмгыятендә иң нәтиҗәле эшләүчеләрдән санала. Кышлату чорына җитәрлек күләмдә печән, сенаж тупланган, 8 мең тонна силос салынган. Терлек азыгының бу төре 42 мең тонна кирәк икән - анысы да үтәләчәк дип ышандыралар. Агрофирманың генераль директоры Илдар Гарифуллин әйтүенчә, ел башыннан продукция сатудан 119 миллион сум акча кергән. Уртача айлык хезмәт хакы 16450 сум тәшкил итә, инде август ае өчен исәп-хисап ясалган. Фермаларда, машина-трактор паркларында 16 миллион сумлык төзелеш-ремонт эшләре башкарылган.

    Реклама

    Терлекчелектә күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда үсештә: мөгезле эре терлекләр саны 211гә, сөт җитештерү 9 процентка, үрчем алу 294кә арткан. Технологик таләпләрнең җиренә җиткереп үтәлүендә хикмәт, аңа ирешү өчен кешене кызыксындыра да беләләр. Җиде төр күрсәткеч буенча планнар үтәлә икән, баш белгечләргә, урта буын җитәкче кадрларга елга бер тапкыр 50 килограммлы бозау бирелә. Ай саен ярышка йомгак ясалып, беренчелекне алган бүлекчәгә 10 мең сум премия бирү дә каралган. Фермаларда тәртип хөкем сөрә, терлек асрау өчен шартлар яхшы, тораклар кышка әзерләп куелган. Утарлар салам белән тулы, малларның барысы да саф һавага чыгарылган. Семинар булганга гына түгел, һәр көнне шушындый тәртип сакланганда гына продукция җитештерүдә тотрыклылыкка ирешергә мөмкин.

    -Агрофирмада уңай үзгәрешләр күп, терлекчелек комплексларында да нык хуҗа кулы сизелеп тора. Шул ук вакытта һәр сыердан уртача савымны 18 килограммга җиткерү өчен мөмкинлекләрегез дә зур. Күптән түгел биредә Кытай делегациясе булып киткән иде, мондый маллар белән һәр сыердан 30ар литр сөт саварга була, ашатуны гына яхшыртырга кирәк, диделәр, - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев.

    Әсәнбашлылар моңа инде үзләре дә инанганнар.

    -Ашату тәртибен көйләгәч, яшь маллардан артым алу артты. Узган ел тәүлеккә уртача 581 грамм үсеш алынган булса, быел бу күрсәткеч 824 граммга кадәр җитте, ягъни 142 процент үсешкә ирешелде, - дип сөйләделәр Иске Юмья фермасында. Ә Березняк фермасына таналар туплана икән. Маллар вакытында тиешле көрлеккә җитә, каплатыла. Хәзер биредә көнлек савым уртача 15 литр тәшкил итә. Шулай да агрофирма буенча алганда, соңгы вакытта сөт җитештерү кимегән.

    -"Сөт иле" катнаш азык күләмен 40 процентка киметте, азык өстәмәләре дә кайтарылмый. Безгә хәзер ничек тә рационны баланслап, җитештерүне арттырырга кирәк, - ди агрофирма җитәкчесе Илдар Гарифуллин.

    Чабуга ябышкан хаталар

    Бөтен хикмәт тә ашатуда шул. Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Каримуллин юкка гына ел дәвамында җитәкчеләргә, белгечләргә шуны төшендерергә тырышмый. Әмма семинарда күргән-белгәннәр кире кайтканда юлда ук коелып бетә диярсең: һаман бер үк хаталар кабатлана, бер үк проблемалар чабудан тарта. Үзгәрәсебез килми, үзгәртү бит ул зур көч, мәшәкать таләп итә. Ә болай бер көйгә яшисең дә, яшисең, - эше дә юк, ашы да. Болар барысы да алынып бетмәгән продукциядә, кассага кермәгән акчаларда, түбән хезмәт хакларында чагылыш таба. Кемнеңдер үз вазыйфаларына бармак аша гына каравы район күрсәткечләренә дә тискәре йогынты ясамый калмый. Бүген көнгә 153 тонна сөт сауган районыбыз республикада икенче урында бара. Ә һәр сыерда көнлек савым буенча бишенче урынны билибез. Һәр сыердан уртача 8,2 - 9,4 килограмм гына сөт сауган "Исток Агро", "Дружба", "Кукмара", "Лесной" агрофирмалары Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыклары эшләгәннең яртысына гына ирешсәләр дә, район күрсәткечләре тагын да яхшырыр иде. Аерым хезмәтнең нәтиҗәсе уртак казанга җыелганда бу бигрәк тә мөһим.

    фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: