Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Сергей Димитриев: “Басудагы уңыш әле ул безнеке түгел” — Кукмара районы хуҗалыкларында иген кырларының торышы тикшерелде

Район терлекчелек юнәлешендә эшләгәнлектән, азык культураларын үстерү һәм аларны вакытында җыеп алу мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә булды

Район авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр һәм район башлыгы Сергей Димитриев катнашында район хуҗалыклары басуларын карап чыгу оештырылды. Чараның төп максаты – игеннәрнең торышы белән танышу, тәҗрибә уртаклашу һәм урып-җыю алдыннан хуҗалыкларның әзерлеген бәяләү иде.

Игеннәрне җыеп алуга керешер алдыннан мондый очрашулар күркәм традициягә әверелде. Башка елларда басуларның торышында сизелерлек аермалар күзәтелсә, быел чарада катнашучылар барлык хуҗалыкларда да игеннәрнең яхшы халәттә булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә сөйләшүнең төп темасы югары нәтиҗәле культуралар үстерү, аларның икътисади файдасы һәм керемлелеге турында барды.

Район терлекчелек юнәлешендә эшләгәнлектән, азык культураларын үстерү һәм аларны вакытында җыеп алу мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә булды. Берсеннән-берсе матур кукуруз басулары, берьеллык һәм күпьеллык үләннәрнең яхшы торышы сыйфатлы мал азыгы хәзерләргә һәм җитәрлек запас тупларга мөмкинлек бирә. Әлбәттә, барысы да һава шартларына да бәйле. Шуңа күрә агрономнарның: “Басудагы уңыш әле безнеке түгел”, - дип шаяртуында да хаклык бар.

- Бу очрашу кемнедер тәнкыйтьләү өчен түгел. Максатыбыз - бер-беребезнең эш алымнарын өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу, файдалы киңәшләр туплау. Заманча техникалар булдыруны кайгыртырга, эш планы төзергә кирәк. Бүген үк яңартасы күпьеллык үлән басуларын эшкәртү, уҗым культураларын вакытында чәчү мөһим. Игенчелектә бер эш икенчесен алыштыра, шуңа күрә һәрберсе вакытында һәм җентекләп башкарылырга тиеш. Бу очрашу район басуларындагы хәлне тагын да ачыграк күрергә ярдәм итте. Югары нәтиҗәле культуралар үстерергә һәм алардан күбрәк файда алырга өйрәнергә кирәк, - дип ассызыклады Сергей Димитриев.

Чарада катнашучыларны үз басуларында “Вахитов” җәмгыяте җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов каршы алды. “Мондый форматтагы очрашуны бик кирәкле дип саныйм. Басуларны үз күзләрең белән күргәч, күп нәрсәгә карашың үзгәрә”, - диде ул.

Күпьеллык тәҗрибәсе булган җитәкченең бу сүзләре әлеге очрашуның әһәмиятен тагын да арттыра. Бүгенге көндә барысын да беләм дип әйтү мөмкин түгел: яңалыкка омтылмасаң, заманнан артта калуың ихтимал.

– Игеннәрнең торышы бик яхшы, Аллага шөкер. Инде исән-сау җыеп алырга язсын. Ел бераз мәшәкатьлерәк, һава торышы да көйсезләнеп тора. Безнең хуҗалыкта 13 мең 500 гектар сөрүлек җир бар. Хәзер терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара. Һава торышы уңай чакта һәр сәгать кадерле. Хезмәткәрләргә дә, пай җирләре өчен дә печән өләшеп бетердек, халык канәгать дип уйлыйм, - диде Нәфыйк Факил улы.

Җитәкче басым ясаганча, басу эшләре белән генә мавыгып, фермадагы көндәлек хезмәтне дә онытырга ярамый. Бүген “Вахитов” җәмгыятендә тәүлеклек тулаем савым 170 тоннадан артып китә. Моннан тыш, хуҗалыкта төзелеш эшләре дә киң колач белән алып барыла. Быел бу максатларга 800 миллион сум инвестиция юнәлдерелгән.

Маршрут дәвамында катнашучыларны кукуруз басулары озата барды. Терлекчелек районы өчен бу культураның әһәмияте бәхәссез. Шулай да Сергей Димитриев кукурузның бер өлешен бөртеккә суктырып файдалануның отышлырак булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, хуҗалыкларда силос запасы җитәрлек, ә кукуруз сугып алу өстәмә табыш китерергә мөмкин. Әмма моның өчен куәтле киптерү җайланмалары кирәк.

“Дружба-Агро” җәмгыятенең баш агрономы Газиз абый да шаярып: “Кукуруз басуларын бутый күрмәгез: алдагысы – силоска, ә монысы – орлыкка”, – диде. Әлеге хуҗалыкта кукуруз 1150 гектар мәйданны били. Шуның 300 гектарыннан - силос, 150 гектарыннан корнаж әзерләргә, ә 600 гектарыннан бөртек алырга ниятлиләр.
“Урал” хуҗалыгының баш агрономы Рамил Хәбибрахманов быел Россия селекциясе сортларына өстенлек бирүләрен әйтте.

- Язгы чәчү 2 мең гектарда башкарылды. Азык культуралары 2600 гектар мәйдан били, шуның 800 гектардан артыгы – күпьеллык үләннәр. Кукурузны 1020 гектарда игәбез, 130 гектарын иртәрәк чәчтек, анысын орлыкка калдырырга уйлыйбыз. Күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан хезмәткәрләргә һәм пай җирләре өчен печән әзерләдек, калганыннан сенаж салдык. Хәзер берьеллык үләннәрдән сенаж әзерлибез. 300 гектарда чәчелгән борчакны да уңышлы җыеп урнаштырдык, - дип сөйләде ул.

“Уңыш” җәмгыятенә килеп җиткәч, катнашучыларның игътибарын сап-сары көнбагыш басулары җәлеп итте.

– Бу безнең өчен дә, район өчен дә яңалык. Әгәр хуҗалыкларны рапс, соя, көнбагыш шроты белән тәэмин итә алсак, кукуруздан корнаж әзерләсәк, җитештерелгән продукциянең үзкыйммәтен шактый киметергә мөмкин булачак, – дип билгеләп үтте Сергей Димитриев.

“Уңыш” җәмгыятендә исә быел тәүге тапкыр көнбагыш үстереп карарга булганнар.

– Агрономыбыз Зөфәр абый Мамадыш районының Алгай авылыннан. Аларның якларында көнбагышны күптән үстерәләр һәм аны рентабельле культура дип саныйлар. Шуңа күрә без дә дүрт төрле сортны сайлап, 270 гектарда көнбагыш чәчтек. Нәтиҗәсе нинди булыр – аны вакыт күрсәтер. Әмма бүген үк читтән килгән белгечләр басуларыбызга югары бәя биреп: “Мондый күренеш республикада беренче урынга лаек “картина” дип әйттеләр, – диде “Уңыш” җәмгыяте директоры Раил Галимуллин.

Басулар буйлап үткәрелгән әлеге эшлекле сәфәр тәҗрибә уртаклашу, хуҗалыкларның мөмкинлекләрен бәяләү һәм алдагы эшләргә юнәлеш билгеләү өчен нәтиҗәле мәйданчык булды. Бүген район басуларында игеннәр яхшы хәлдә, яңалыкларны гамәлгә кертүче хуҗалыклар саны арта. Иң мөһиме – урып-җыю эшләрен вакытында һәм югалтуларсыз башкарып чыгу, киләсе ел уңышына ныклы нигез салу. 

Леонид Семенов, “Кукморагрохимсервис” җәмгыяте агрономы:

- Мин авыл хуҗалыгы тармагында эшләп, соңгы 24 елда район басуларыннан аерылып торырга туры килде. Бүгенге очрашу, басу-кырларны карап чыгу зур сөенеч булды. Барлык хуҗалыкларның басуларында да игеннәр гөрләп үсеп утыра. Мәрхүм Ясәви Заһидуллин “Гигант” колхозы басулары турында: “Без монда гектарыннан 10 центнер уңыш алсак, сөенә идек”, - дип әйтә иде. Соңрак без гектарыннан уртача 20–30 центнер уңыш алуга ирештек. Ул вакытта бу безнең өчен зур казаныш саналды. Ә бүген сез инде гектарыннан 60–70 центнер уңыш турында сөйләшәсез. Бу – район авыл хуҗалыгының зур адымнар белән алга баруын күрсәтә. Заманча технологияләр кулланасыз, алдынгы алымнарны үзләштерәсез, шуңа күрә басулар да матур, уңышка өмет тә зур. Бары тик игеннәрне исән-имин җыеп алырга насыйп булсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев