Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Кукмара аграрийлары басуларга чыгып тәҗрибә уртаклаштылар

Игенчеләр үсемлекләрнең торышын бәяләде, кулланылган технологияләр, чәчү әйләнеше, үсемлекләрне саклау чаралары һәм минераль ашламаларның нәтиҗәлелеге турында фикер алышты.

Кукмарада район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм хуҗалык җитәкчеләре, тәҗрибә уртаклашырга дип, басу-кырларга чыкты. Игенчеләр үсемлекләрнең торышын бәяләде, кулланылган технологияләр, чәчү әйләнеше, үсемлекләрне саклау чаралары һәм минераль ашламаларның нәтиҗәлелеге турында фикер алышты.

Урып-җыю кампаниясе башланыр алдыннан игеннәрнең торышы белән якыннан танышу матур традициягә әверелде. Аның әһәмиятен район башлыгы Сергей Димитриев та билгеләп үтте. 

«Һәр хуҗалык үзенчәлекле, аларның үз эш алымнары бар. Максатыбыз кемнедер тәнкыйтьләү түгел, ә иң яхшы үрнәкләрне сайлап алып, киләчәктә файдалану. Төрле, чагыштырырлык басулар бар. Гомумән алганда, үзеңнең хезмәтеңә тәнкыйть белән караганда гына югары уңышка ирешергә мөмкин. Игеннәр бик матур, һава торышы уңай килде. Аллаһ боерса, аларны җыеп алгач, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыклардагы малларны да ашатырга җитәрлек һәм сатарлык та терлек азыгы булыр дип ышанам», — диде ул. 

Басу-кырлар игенчеләрне чайкалып утырган башаклары, югарыга үрмәләгән төз кукурузлары белән каршы алды. Болар барысы да — иртә яздан тир түгеп башкарган тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Быел табигать тә кырчыларны җылы яңгырлары, якты кояш нурлары белән сөендереп кенә торды. «Урал» хуҗалыгының олпат җитәкчесе Газинур Хатыйм улы әйтмешли, быел ялгыш кына сынып төшкән агач ботагы да җиргә кадалып үсеп китәрлек һава шартлары булды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда бөртеклеләр 27 мең 500 гектарны тәшкил итә. Шуның 3 мең гектары — көзге арыш, бодай, тритикале, калганы — язгы культуралар.

Мул уңыш алу өчен, һәр культурага игътибарлы караш кирәк. Һава шартлары үзгәреп тора, ләкин технологияне төгәл үтәгәндә, әйбәт уңышка ирешергә була, ди белгечләр.

«Бөртеклеләрнең гектарлары елдан-ел кимеп бара, кайчандыр 40 мең гектар чәчә идек. Киләчәктә ул тагын да кимер. Терлекчелек районы булгач, күбрәк азык культуралары игәбез, кукуруз — 12 мең гектар, күпьеллык үләннәр — 15 мең гектар. Райондагы барлык терлекләрне ашату өчен 300–400 мең тонна сенаж һәм силос кирәк. Бүгенге көндә хуҗалыкларда урып-җыю эшләре башланып китте. Беренчеләрдән булып кырга „Урал“, „Вахитов“ җәмгыятьләре чыкты. Басулар бик матур, ә аның күләмен соңрак бәяләрбез. Ә бүгенге чарада катнашучылар бик бәхетле, чөнки алар авыл хуҗалыгы тармагының аксакаллары — „Урал“ хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, „Вахитов“ җәмгыяте җитәкчесе Нәфыйк Хөсәеновлар белән аралаша, фикер алыша ала. Бу бөтен кешегә дә эләгә торган бәхет түгел. Әлеге җитәкчеләрнең тәҗрибәсе саллы: алар 1970, 1980, 1990 елларны да күргәннәр», — диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин. 

Чара «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятенең «Вил Кужым» бүлекчәсендәге арпа басуында старт алды. Хуҗалыкның 10 мең 300 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 4 мең гектардан күбрәген — бөртеклеләр, 5 мең гектардан артыгын азык культуралары алып тора. Елдан-ел соңгыларының мәйданы арта, быел да 200 гектар күпьеллык үлән басуы яңартылды дип таныштырды хуҗалык җитәкчесе Рафис Баһаветдинов. 

«1 мең 800 гектар кукурузыбыз бар. Аның 300 гектары сугарга булса, калганын силос итеп салачакбыз. Күпьеллык үләннәрдән 1 мең 700 гектарны люцерна алып тора. Бүгенге көндә берьеллык үләннәрдән сенаж салабыз. Уракка төштек. Көзге бодай басуында дүрт комбайн эшли. Хәзерге вакытта гектарыннан уртача уңыш 50 центнерны тәшкил итә», — дип дәвам итте хуҗалыкның баш агрономы Зөлфәт Сәйфетдинов. 

Быел яңгыры да, кояшы да вакытында булды, ди агроном. Әмма соңгы атнада яуган боз әлеге хуҗалыкны да читләтеп үтмәгән. Кайбер басулардагы игеннәрне яткызып, бераз бөртекләрен коеп киткән.

«Үрәсбаш» ярдәмче хуҗалыгының 3 мең гектардан артык сөрүлек җирләре бар. Шуның 1 мең 300 гектарында — бөртеклеләр, 1 мең 300 гектарында азык культуралары игәләр. «Без тәҗрибә үткәрергә яратабыз. Өлгерми икән, сукаларбыз, сидерат булыр», — диде «Кукморагрохимсервис» җитәкчесе Валерий Тимофеев соя басуын күрсәткәндә. Былтыр әлеге үсемлекне май башында чәчсәләр, быел бераз соңга калганнар, чөнки әлеге участокта яңгырлар күп явып, сазлыклы булган. 

«Хәзерге вакытта хуҗалыкта терлек азыгы хәзерләү эшләре бара, күпьеллык үләннәрдән сенаж салабыз. Тиздән уракка чыгачакбыз. Көзге бодайның яңа „Граф“ сортын чәчкән идек, шуңа керешәчәкбез», — диде хуҗалыкның баш агрономы Василий Гайфуллин. 

Василий Сабитович әлеге хуҗалыкта урып-җыю компаниясендә дүртенче сезонын катнаша, ә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт тәҗрибәсе 38 елга җыела. Ул озак еллар «Әсәнбаш» хуҗалыгында, «Уңыш» җәмгыятендә хезмәт куйган.

«Армиядән кайтканнан соң, сигез ел заводта эшләдем. Бишенче разрядлы токарь, мастер идем. Аннары читтән торып агроном һөнәрен үзләштердем. Шуннан бирле бу эшне калдырган юк. Яшем барса да, арыганлыкны сизмим әле. Быел игеннәр әйбәт. Планлаштырган уңышны җыеп алырбыз дип уйлыйм. Яңгырлар яуды, кырчылыкта дымның артык булганы юк», — диде ул. 

«Восток» җәмгыятенең Важашур җирлегендә дә җирләре бар. Бу якларда йөргәндә әлеге басуларны да читләтеп үтмәде игенчеләр.

«Безнең хуҗалыкның җирләре дүрт якка таралган. 3 мең гектар җир Ядегәр җирлегендә булса, 1374 гектар — Важашур һәм 1 мең гектардан артыгы — Ятмас-Дусай җирлегендә. Шуларның барысы бергә 5 мең гектардан артык сөрүлек мәйданнарыбыз бар», — дип сөйләде хуҗалыкның баш агрономы Илфат Мөхәрләмов.

«Восток»та әлеге мәйданнарның 2 мең гектардан артыгында — бөртеклеләр, 1 мең 400 гектарында — күпьеллык, 600 гектарында — берьеллык үләннәр, 1 мең гектардан артыгында кукуруз үстерәләр. Быел яңалык буларак 30 гектар тирәсе соя чәчкәннәр.

Төшке ашка кадәр чарада катнашучылар тагын «Яңа тормыш», «Дружба Агро», «Уңыш» җәмгыятьләрендә булдылар. Алга таба уңышлылар кунакларны мул табыннарда тәмле төшке аш белән сыйлады. Ә төшке аштан соң басу-кырлар буенча сәяхәт алга таба дәвам итте. Белгечләр әйтүенчә, бүгенге хәл сөенечле: үсемлекләр яхшы кыяфәттә, урып-җыю чорында югары уңышка өмет зур, иң мөһиме: һава торышы бозылмасын да, техникалар ватылмасын, ә хезмәт кешесе ул сынатмас.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев