Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Лесной" агрофирмасында терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар узды (+фоторепортаж)

    Иртә яздан алып, караңгы көзгә кадәр авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше эшкә ялганып бара. Әле кайчан гына агрочараларга тикшерү үткәргәннәр, кырга чыгып, кара туфрак ертып, бөртеклеләрне җир куенына тапшырганнар иде, инде менә кышкы чорга малларга печән хәзерләү вакыты да килеп җиткән. Игенченең хезмәте кырларыннан күренә, дип юктан гына җырларда җырланмыйдыр. Басу-кырларда...

    Иртә яздан алып, караңгы көзгә кадәр авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше эшкә ялганып бара. Әле кайчан гына агрочараларга тикшерү үткәргәннәр, кырга чыгып, кара туфрак ертып, бөртеклеләрне җир куенына тапшырганнар иде, инде менә кышкы чорга малларга печән хәзерләү вакыты да килеп җиткән.

    Игенченең хезмәте кырларыннан күренә, дип юктан гына җырларда җырланмыйдыр. Басу-кырларда ямь-яшел булып күтәрелеп килүче игеннәрне, шаулап утыручы күпьеллык үләннәрне күреп, күзләр иркәләнә. Быелгы яз кырчылар өчен уңай килде. Мондый һава шарларының 2010 елдан бирле күзәтелгәне юк иде.

    -Табигать шартлары малларны кышка җитәрлек азык белән тәэмин итәргә тулы мөмкинлек бирә. Басу-кырларны тутырып үскән мондый печәннең күптән булганы юк иде, - диде район җитәкчесе Сергей Димитриев. -Хәзерге вакытка сөтнең бәясе түбән булып кала бирә, табыш алуны мал санын ишәйтү хисабына саклап калырга кирәк. Соңгы айларда районда баш саны арта, сөт савуда да күрсәткечләр үсә, тик моның төп өлеше алдынгы хуҗалыклар хисабына туры килә. Сыердан савылган сөтнең һәрбер литры акча, дигән сүз. Ә аны булдыру үзебездән тора.

    "Сөт иле" җәмгыятенең "Лесной" агрофирмасында бар булган техника кырга чыгарылган. Өлгер хуҗалыклар печән вакытында да эшне кызу тотарга кирәклеген яхшы белә. Шулай булмый ни, моңарчы уңай торган һава торышы бозылып, эшне тоткарлавы бар, ә бу күпьеллык үләннәрнең картаюына, хәзерләнгән терлек азыгының сыйфаты начарлануга китерә. Көннәр бозылганчы малларның төп азыгы булган сенажны, печәнне җитәрлек күләмдә туплап калырга кирәк.

    Реклама

    "Лесной" фермалары янында яшел масса исе борыннарны ярып керә. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин билгеләп үткәнчә, сөт савып, керем алырга теләгән хуҗалыкларда хәзерге вакытта яшел масса төп азык булырга тиеш. Бу сөтнең күләменә тәэсир итми калмый. Малларга салам ашатып, югары күрсәткечләргә ирешеп булмый, диде ул.

    -Безнең хуҗалыкта терлекчелек - төп табыш чыганагы. Агымдагы елның биш аена 720 тонна сөт, 68 тонна ит җитештерелде. Үз көчебез белән терлек торакларын төзекләндерәбез. Бозаулар өчен җәйге лагерь булдырдык. Малларның баш санын арттыру өстендә эшлибез. Әле ферма тирәсендә юлларыбыз начар булып кала бирә, монысын да киләчәктә хәл итәрбез, - дип, эшчәнлекләре белән таныштырды "Сөт иле" җәмгыятенең "Лесной" филиалының җитәкчесе Радик Хуҗин.

    Менә берничә көн элек кенә азык җыю техникасы - "Полесье" кайтартылган. Яңалары белән бергә еллар дәвамында хуҗаларына тугры хезмәт иткән аксакаллар да бар әле. Әйтик, 30 елдан артык кыр эшләрендә катнашкан Валерий Котовның "Сибирягы" һаман да алгы сафларны бирми. Механизатор турында аның тимер атыннан да күбрәк мәгълүмат бирүче юктыр ул!

    Һәр эшнең үз вакыты бар, бер-ике айдан уракка төшкәнне дә сизми калырбыз. Ә хәзер төп бурыч - мул итеп терлек азыгы хәзерләү.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: