Кукмараның «Үрәсбаш» ярдәмче хуҗалыгында чәчү дәвам итә
«Үрәсбаш» ярдәмче хуҗалыгының барлыгы 3039 гектар сөрүлек җирләре бар, быел әлеге мәйданнарның 2 мең гектардан артыгында иген үстерергә планлаштыралар, 300 гектары парга калдырылган.
Игенчеләргә бәйрәм дә, ял да юк, дисәм, быелгы һава торышы аларга да май бәйрәмнәрендә бераз хәл алырга мөмкинлек бирде. Әнә «Үрәсбаш» ярдәмче хуҗалыгы кырчылары да дүшәмбе көнне төш турыларыннан соң гына кабат чәчүгә кереште. «9 Майга хәтле чәчүне төгәлләрбез дип планлаштырган идек, без уйлаганча гына булмый шул», — диде хуҗалыкның баш агрономы Василий Гайфуллин.
Василий Сабитович — 38 ел гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган тәҗрибәле белгечләрнең берсе. Ул озак еллар «Вил Кужым» хуҗалыгында хезмәт куйган. Пенсиягә чыккач, бераз ял иткән дә кабат яраткан эшенә кайткан. Башта «Уңыш» җәмгыятендә, менә дүрт ел инде әлеге хуҗалыкта баш агроном вазыйфасын башкара.
«Авыл хуҗалыгы тармагында ялгышырга бер дә озак түгел, көтелмәгән хәлләрдә югалып калмас өчен, алдан күреп эш йөртергә кирәк. Быел кырга иртә чыктык. Хәзер яңгыр яуса, җәй көне ни буласын белгән юк, шуңа күрә дым бар чакта вакытны әрәм итәргә ярамый. Уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән өстәмә тукландыру, күпьеллыкларны тырмалау эшләрен вакытында төгәлләдек. Ә чәчүгә керешкәч, яңгырлар китү сәбәпле, бераз тоткарланырга туры килде. Әмма төп культуралардан арпаны чәчеп бетердек инде. Хәзерге вакытта бодайны төгәлләп киләбез, 430 гектардан 230 гектар җир калып бара», — диде агроном.
«Үрәсбаш» ярдәмче хуҗалыгының барлыгы 3039 гектар сөрүлек җирләре бар, быел әлеге мәйданнарның 2 мең гектардан артыгында иген үстерергә планлаштыралар, 300 гектары парга калдырылган. 1239 гектар җирне бөртеклеләргә бүлеп биргәннәр, ә 1300 гектар мәйданда азык культуралары игәләр. Көзен 200 гектар җиргә тритикале һәм яңа «Граф» сортлы бодай чәчеп калдырган булганнар. Аларны бик әйбәт кышлады, матур гына күтәрелеп килә, диде агроном. Минераль ашламалар җитәрлек күләмдә, тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, бер гектарга 61 килограммнан тупланды дип сөйләделәр.
Бүгенге көндә үрәсбашлыларның басу-кырларында ике чәчү комплексы, бер «Быстрица» эшли. Яңгырдан соң туфрак бераз тыгызлану сәбәпле, аларның алдыннан культивация ясыйлар. Эшче куллар белән авырлыклар юк, барлык тракторлар да механизаторлар белән комплектланган, диделәр.
Танькино авылыннан Аркадий Петухов яңа «Агротор» чәчү комплексы белән Түбән Үрәс янындагы басуда бодай чәчә. «Безнең зур хезмәт стажлы, тәҗрибәле механизаторларыбызның берсе», — дип таныштырды баш агроном. Ул авыл хуҗалыгы тармагына 1987 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң килгән. Башта паркта төрле эшләрдә йөргән, тора-бара техника белән кызыксынып китеп, 1994 елда тракторга утырган.
«Язгы кыр эшләрен көтеп алабыз, авыл хезмәтчәннәре өчен иң әһәмиятле вакыт бит. Үткән елга караганда, быел басуга иртәрәк чыккан идек. Үзем башта тырмада йөрдем. Аннары чәчүгә керештем. Басуларда дым бар, җире дә йомшаграк иде, яңгырлар гына туфракны басты. Иртәнге сәгать алтыда кырга чыгып китәбез, кич белән соң гына кайтабыз, көннәр уңай торганда файдаланып калырга кирәк. Шуңа күрә күпме булдыра алабыз, шуның кадәр эшлибез», — диде ул.
Бу — аның өченче тимер аты. Башта чылбырлы трактор иярләгән, аннары йөк төягечтә йөргән, ә соңгы «ЮТО» тракторына утырганына өч ел. Аның белән ул язгы кыр эшләрендә катнаша, көзен җир эшкәртә. Техникасын мактады механизатор: бик җайлы, уңайлы, куәтле трактор, диде. Кышын исә кабат йөк төягеченә утыра: ферма тирәсендә кайнаша, территориядә кар эттерә. Тракторларын да үзем ремонтлыйм, алай ышанычлырак була, запас частьлар, ягулык-майлау материаллары белән дә авырлыклар юк, ди тәҗрибәле механизатор.
«Без беркайчан да хезмәттән курыкмадык, эшләдек тә эшләдек. Авылдан чыгып китү турында уйламадык. Хезмәт хакларын вакытында алабыз, зарланырлык түгел, акчаның беркайчан да җитәсе юк. Шәхси хуҗалыкта тормыш иптәшем Оля белән маллар асрап гомер итәбез. Хуҗалыкның авыр вакытларында да эшне ташламадык, иптәшләр белән бер-беребезгә булышып хезмәт куйдык», — диде ул.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев