Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Кукмараның «Тойма» җәмгыяте үз басуларында инде берничә ел дәвамында ноу-тилл технологиясен куллана

«Безнең төп максат — югары репродукцияле, чиста, чыдам орлык җитештерү һәм аларны республикабызның төрле төбәкләренә тәкъдим итү. Моның өчен без туфракны саклау технологияләрен кулланабыз, фән белән хезмәттәшлек итәбез», — диде җәмгыятьнең директоры Рәҗәп Галиев.

Орлыкчылык — авыл хуҗалыгы тармагында иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Чөнки сыйфатлы орлык — мул уңышка нигез. Әлеге юнәлештә нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклар арасында «Тойма» җәмгыяте аерым игътибарга лаек. Узган атнада нәкъ менә шушы җәмгыять базасында авыл хуҗалыгы семинары үткәрелде. 

Кукмараның «Тойма» җәмгыяте үз басуларында инде берничә ел дәвамында ноу-тилл технологиясен куллана

Чарада район, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчелеге, агрономнар һәм башка белгечләр катнашты. Шулай ук семинарга озак еллар Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында игенчелек тармагын җитәкләгән якташыбыз Илдус Габдрахманов та кайткан иде.

Кукмараның «Тойма» җәмгыяте үз басуларында инде берничә ел дәвамында ноу-тилл технологиясен куллана

«„Тойма“ — кырчылык буенча бик алга киткән хуҗалык. Соңгы елларда без бик күп тапкыр бирегә килеп өйрәндек. Бүген дә төп максат: тоймалыларның эш тәҗрибәсен уртаклашу, яңа эш алымнарын карау. Биредә яңалыклар әз түгелдер, чөнки тоймалылар һәрвакыт эзләнүдә. Бүгенге көндә игенне үстерү генә түгел, ә үзкыйммәтен киметү буенча да эшләргә кирәк. Гомумән, мин булдырам дип йөреп кенә булмый, алга барырга кирәк. Бүген синең бар да яхшы икән, иртәгә начар булырга мөмкин. Шуңа күрә яңалыклардан читтә калырга ярамый», — диде район башлыгы. 

Кукмараның «Тойма» җәмгыяте үз басуларында инде берничә ел дәвамында ноу-тилл технологиясен куллана

Чара «Тойма» җәмгыяте базасында башланып китте. Җәмгыятьнең директоры Рәҗәп Галиев үз чыгышында предприятиенең бүгенге торышы, эш принциплары турында сөйләде.

«Безнең төп максат — югары репродукцияле, чиста, чыдам орлык җитештерү һәм аларны республикабызның төрле төбәкләренә тәкъдим итү. Моның өчен без туфракны саклау технологияләрен кулланабыз, фән белән хезмәттәшлек итәбез. Техникаларга килгәндә, бездә 10–15 еллык техника яңа санала. Менә күз алдыгызда 1983–1987 елгы ике ЗИЛ, 1993–1997 елгы ике МТЗ тракторы. Кырларда ике егу, биш сугу комбайны эшли. Ике ашлык киптерү комплексы бар. Ике гади чәчкеч белән чәчәбез», — диде ул.

Семинарның икенче өлеше басу шартларында узды. Хуҗалыкның 2250 сөрүлек җирләре бар. Шуның 600 гектарын бөртеклеләр, 150 гектарын техник культуралар, калганын орлык үстерү өчен күпьеллык үләннәр алып тора. Чарада катнашучылар «Тойма» җәмгыяте тарафыннан эшкәртелгән җирләрдә үстерелгән культураларны карадылар. Аларның үсеш торышы, чәчү нормалары, тукландыру үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. 

Кукмараның «Тойма» җәмгыяте үз басуларында инде берничә ел дәвамында ноу-тилл технологиясен куллана

«Тойма» җәмгыяте үз басуларында инде берничә ел дәвамында ноу-тилл (инглизчәдән — «җирне сукаламыйча эшкәртү») технологиясен куллана. Бу алым табигый ресурсларны саклау, туфракның уңдырышлылыгын арттыру, чыгымнарны киметү һәм экологик тигезлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Ноу-тилл технологиясендә иң мөһиме — җир сөрүдән баш тарту. Басу эшкәртелми, ягъни сука яки культиватор белән туфрак күтәрелми, ә чәчү турыдан-туры элеккеге культура калдыклары (сынык сабаклар, яфраклар) өстенә башкарыла. Шушы «үле катлам» туфракны җилдән, су эрозиясеннән саклый, дымны тоткарлый һәм органик катламның саклануына ярдәм итә.

Хуҗалыкның баш агрономы Мөнир абый Галимҗановның сүзләренә караганда, бу алым нәтиҗәсендә туфрак структурасы бозылмый, кырда дым яхшырак саклана, ягулык чыгымы кими (тракторлар азрак эшли), туфрактагы микробиологик активлык арта.

Тоймалылар бүгенге көндә кыяклылар семьялыгыннан булган солыбаш суга. Кырга җиденче июль көнне чыккан идек, әмма яңгыр булу аркасында эшли алмадык, диделәр. Шуңа күрә уракка ныклап сигезе көнне керешкәннәр. 

«Хуҗалыкта ноу-тилл технологиясе кулланыла торган басуга 8 ел. Үткән ел иң әйбәт борчак уңышын шуннан алдык. Билгеле, кайбер кешеләр безне аңламый. Җиргә күбрәк бактерияләр кертергә тырышабыз. Безнең төп максат: бер гектардан булдыра алганча күбрәк керем алу. Нинди препарат кертсәк, ничә сумга чыга, барысын да санарга тырышабыз. Шушы юлдан бара-бара, узган ел беренче мәртәбә арпаның бөтен чыгымнарын чигереп, үзкыйммәте 4 сумга чыкты. Без күп тәҗрибә ясыйбыз, әлбәттә, югалтулар да була. Терлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыкларда сөтнең үзкыйммәте мал азыгына киткән чыгымны каплый. Ә безнең хуҗалыкта мондый мөмкинлек юк», — диде Илдус Харис улы.

«Тойма» җәмгыяте тәҗрибәсендә күренгәнчә, ноу-тилл технологиясе кулланылган басуларда уңыш күләме кимеми, хәтта арта. Аеруча корылык елларында туфракта дым саклану өстенлеге сизелә. Моннан тыш, туфракта органик матдәләр күләменең артуы уңдырышлылыкны күтәрә.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев