Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның «Восток Агро» хуҗалыгында бозау үстерүгә зур игътибар бирелә

    Бозаулату бүлегендә ике сыер савучы һәм ике терлекче хезмәт куя, бүгенге көндә алар карамагында 216 мал бар.

    «Восток Агро» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы семинары үткәрелде. Анда бозауларны тәрбияләү, алардан артым алу һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

    Востокагролылар семинарда катнашучыларны гаражда җыйды. Якты, иркен бина, миче ягылган. Аны узган ел төзекләндергән булганнар, ремонт эшләре 3 миллион 238 мең сумга төшкән: түбәсен алыштырганнар, тәрәзә, ишекләрен яңартканнар. Бүгенге көндә монда техника ремонты бара.

    Әйе, язның беренче – март аена да аяк бас-тык. Көннәрнең үткәне сизелми дә, тиздән язгы кыр эшләренә дә керешер чак җитәр. Хәзерге вакытта хуҗалыкта чәчү агрегатларының 75 проценты әзерлек сызыгына куелган, ә тракторларның 70 проценты төзекләндерелгән. Быел востокагролылар һәр гектардан уртача 50 центнер уңыш алуны бурыч итеп куйганнар. Тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, игеннәрнең һәр гектарына 84,6 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертергә планлаштыралар, дип сөйләде «Восток Агро» җәмгыяте директоры Руслан Корбанов.

    Ә бу юлы «Восток Агро» җәмгыятенә җыелуның төп сәбәбе терлекчелектә ирешкән уңышларга бәйле. Быел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдына зур бурычлар куелды дип язган идек. Шуларның берсе - бозаулардан көндәлек артым алуны 1000 граммга җиткезү. «Восток Агро» җәмгыятендә исә гыйнвар аенда бозаулардан тәүлеккә уртача 1125 грамм артым алынган. Ә аерым абзарда әлеге күрсәткеч үгез бозауларда - 1656 граммны, ә тана бозауларда 1524 граммны тәшкил итә.

    «Безнең фермада ике бозаулату абзары бар. Җәен исә терлекләрне утарга, лагерьларга чыгарабыз. “Все пусто – все занято” принцибын кулланабыз. Маллардан бушаган абзарларга ике тапкыр дезинфекция ясала. Бозаулату бүлегендә ике сыер савучы һәм ике терлекче хезмәт куя, эш ике сменада оештырылган, хезмәт хаклары исә эш нәтиҗәсенә бәйле. Бүгенге көндә алар карамагында 216 мал бар. Бозау туганнан соң, ярты сәгать эчендә үз анасының 4 литр угыз сөтен эчертәбез. Аннары илле көнгә хәтле көнгә өч тапкыр сөт бирәбез. Биш көннән бозауларның азык рационына катнаш азык кертелә», - дип, эш тәртибе белән таныштырды хуҗалыкның зоотехнигы Ришат Әскәров.

    Реклама

    Востокагролыларның озын аяклы, «зифа» буйлы бозаулары семинарда катнашучыларда уңай тәэсирләр калдырды. Терлекләрне тәрбияләү буенча әллә кая барып өйрәнәсе юк, шушы технологияне генә кулланасы, бу малларның киләчәктә югары продукция бирәчәгенә шик юк дип, югары бәя бирделәр. Чит илләрдән 200әр мең сумга терлек сатып алуга караганда, үзебездә үстерелгән таналар мондагы шартларга яраклашкан була, һәм үзкыйммәте дә 60-70 мең сумга төшә, диделәр.

    Хуҗалыкта барлыгы 1627 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 580е – савым сыерлар. Гыйнвар аенда көндәлек тулаем савым 11654 килограммны тәшкил иткән. Үткән елның шушы вакыты белән чагыштырганда, сөт 30 тоннага арткан. Бер сыер тәүлеккә уртача 20 килограмм сөт бирә.

    Узган елның декабрь аенда биредә азык үзәге эшли башлаган. Бу районда дүртенче шундый корылма икән. Аның төзелеше 12 миллион 122 мең сумга төшкән. Агымдагы ел ахырына кадәр мондый азык цехлары районның һәрбер хуҗалыгында да булырга тиеш, дип белдерде җитәкчеләр.
    Цехта бөтен эш компьютерлаштырылган. Азык әзерләүне Чишмәбаш авылыннан, гомер буе тракторда эшләгән Расим Әхмәтҗановка йөкләгәннәр.

    «Элек малларга монокормны “Восток” хуҗалыгыннан алып кайтып ашата идек. Хәзер эш күпкә җиңеләйде. Ул азыкның сыйфатын сак-лап калырга да ярдәм итте. Чөнки монокормны бер урыннан икенче урынга күчереп йөрткән вакытта азык составындагы кирәкле матдәләр, ягъни концентрацияле өлеше техника арбасына, аска коела иде. Ә үзебез җитештерә башлагач, сөт күләме 1,4 тоннага артты, бозауларның үсеше дә яхшы якка үзгәрде», - диде Ришат Әскәров.

    Бөтен дөнья цифрлашкан, компьютерлашкан заманда авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә әлеге яңалыклардан артта калмаска тырыша. Әле күптән түгел генә биредә дә парк, склад, автоүлчәү, фермаларга интернет керткәннәр. Болар барысы да «1С» программасына тоташтырылып эшли торган булачак икән. Бу хуҗалыктагы бөтен эш барышын контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук Чишмәбаш, Зур Сәрдек, Адай, Купка авылларындагы фермаларга, азык цехына, амбар алдына тулысынча видеокамералар куелган. Шулай ук биредә төзелеш эшләре дә алып барыла. Быел 200 савым сыерга исәпләнгән абзар һәм 600 сыерга савым залы төзеләчәк. 200 терлек сыйдырышлы тагын бер иске ферма яңартылачак.

    Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»; Галия Ганиева

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: