Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмаралылар игеннәрне өстәмә тукландыруга кереште

    Быел барлыгы 22 мең 300 гектар мәйданда уҗымнар һәм күпьеллык үләннәргә минераль ашлама кертеләчәк.

    Районыбыз уңганнары 26 мартта ук кырга чыгып, уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру эшенә керешкән. Быел барлыгы 22 мең 300 гектар мәйданда уҗымнар һәм күпьеллык үләннәргә минераль ашлама кертеләчәк. Бух акта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар Габбасов сөйләде.

    Иртә яздан игеннәрне өстәмә ашлау – бик мөһим чара, диде белгеч. Ул үләннәрнең үсешен һәм сыйфатын яхшыртырга булыша, ә ашлама составындагы азот фотосинтез процессы өчен кирәкле элемент булып тора. Шуңа күрә хуҗалыкларга минераль ашламалар туплау эшенә җитди карарга кирәк.

    «Быелгы яз бик үзенчәлекле килде. Мин моны авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен тагын бер сынау, дип уйлыйм. Чөнки безнең март ахырлары, апрельнең бишләре җитмичә, кырга чыккан юк иде. Быел, беренчеләрдән булып, игеннәрне тукландыруга “Әсәнбаш-Агро”, Вахитов исемендәге хуҗалыклар кереште. Аннан соң аларга башкалар да кушылды. Механизаторлар басуга иртәнге сәгать дүрт-биштә - җир туңдырган вакытта чыгалар һәм сәгать уннарга кадәр эшлиләр. Быел барлыгы 22 мең 300 гектар мәйданда уҗымнар һәм күпьеллык үләннәргә минераль ашлама кертеләчәк. Көзге культураларның күп өлешен арыш алып тора, 2 мең тирәсе гектар бодай бар. Көздән барлык агротехник чараларны да тиешенчә башкару нәтиҗәсендә, уҗымнар кышны әйбәт чыкты, әлегә бозып чәчәсе мәйданнар күренми. Тик кардан арчылмаган иңкүлекләр, посадка, урман буйлары бар әле. Туфракта дым җитәрлек. Кар катламы аз булса да, ул әкренгә эреп, җиргә сеңә барды. Көздән яуган яңгырларның да шифасы булмый калмагандыр», - диде Илдар Габбасов.

    Белгечләр фикеренә караганда, хуҗалыкларның барысы да чәчү кампаниясенә тулысынча әзер, техникалар көйләнгән, механизаторлар тупланган. 

    «Чәчүгә кайчан керешәсебезне төгәл генә әйтеп булмый. Башка елларны 15-20 апрельдә, май башларында старт алган чаклар да булды. Тик быел бер атна-ун көнгә иртәрәк чыгарбыз дип уйлыйм. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда чәчүлек материал әзерләү бара. “Уңыш”, “Әсәнбаш-Агро”, “Урал” җәмгыятьләре, Вахитов исемендәге, “Урал”, Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыкларында эш яхшы оешкан. Яңатормышлыларның орлыклары чистартылып бетте, агулауга әзер», - диде баш агроном.

    Быел язгы чәчү 52 мең 800 гектарда башкарылачак. Аның 33 мең 700 гектарында бөртеклеләр игеләчәк. Сабан культураларыннан төп мәйданнарны арпа белән бодай алып торачак, аларны 21 мең 500 гектарда үстерергә планлаштыралар. Азык культураларыннан берьеллык үләннәр, кукуруз, рапс чәчеләчәк. Ә күпьеллык үләннәр 15 меңнән артык гектар җирне били. Быел аның 3 мең гектардан артыграгы яңартылачак икән. Районда мал саны арту сәбәпле, тагын бер мең гектар өстәп чәчәргә уйлыйлар.

    фото: Раил Галимуллин

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: