Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада сөт җыю буенча кооперативлар оеша

    Сөткә бәяләр артачак, дип ышандыра кооператив рәисләре

    Авылларны мал-туарсыз күз алдына да китереп булмый. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сөт, ит җитештерү өстәмә керем чыганагы булып тора. Алар үзләреннән артканын сатып, күпмедер акча эшли. Әмма җитештергән продукциянең бәясе түбән булу халыкта ризасызлык уята. Бигрәк тә сөткә тиешле бәя куелмау нәтиҗәсендә, авылларда сыер саны кими бара. 

    Халык җыеннары вакытында да бу сорау еш күтәрелә. Күп кеше сөт өчен түләнгән акчаны башка районнарныкы белән чагыштырып карый. Шулай ук үзебезнең җирлекләр арасында да бу саннар уйный. Сөт җыючылар исә моны авылларның ерак урнашуы сәбәпле, юл чыгымнарының зур булуы, сөтнең күләме, сыйфаты һәм башка сәбәпләр белән бәйләп аңлата.

    - Сөт җыю белән бәйле мәсьәләләрне җайга салу максатыннан, районда кооперативлар оеша башлады: “Әмирхан”, “Монокорм”, “Ансар”... Алар сөт тапшыручы шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән килешү төзи. Ә кооператив аша тапшырылган сөт өчен республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан субсидия бүлеп бирү каралган. Шуның хисабына сөтнең хакы литрына 1-1,5 сумга артыр, дип көтелә, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең урынбасары Илһам Ганиев.

    Нурсил ТӘҖМИЕВ, “Ансар” авыл хуҗалыгы кооперативы учредителе:

    - Көн саен иртә белән безнең биш машина шәхси хуҗалыкларга сөт җыярга чыгып китә. 400дән артык хуҗалыктан биш тонна тирәсе сөт кайта. Кыш көне исә сөтнең күләме дүрт тоннага гына кала. Авыллар күп, аралары ерак. Әйтик, бер машинага 1 тонна тирәсе сөт җыяр өчен ун авылны әйләнергә туры килә. Ягулык-майлау материалларына тотылган чыгымнар да сөт бәясендә чагыла. Аның сыйфатын тикшерәбез, фильтрлыйбыз, суытабыз... Шуңа күрә без халыкны кызыксындыру, мал санын арттыру максатыннан, кооператив оештырырга булдык. Дәүләттән бирелә торган субсидия сөт бәясен көйләргә ярдәм итәр, дип ышанабыз. Хәзерге вакытта кооперативка йөзгә якын кеше теркәлде. Анда авыл җирлегенең хуҗалык китабында сыеры теркәлгән һәркем керә ала. Әлегә халык моңа ышанып бетми, салымнар түлисе булмасмы, дип сораучылар да бар. Әмма борчылыр урын юк, иң мөһиме - кооперативны тизрәк эшләтеп җибәрер өчен документларны тапшырырга кирәк.

    Реклама

    Без башка кооперативлар белән дә элемтәгә керәбез. Тәҗрибә максатыннан, кайбер хуҗалыкларга монокорм кайтарта башладык. “Монокорм” кооперативы аны безгә килограммын алты сумнан бирә. Ул сыерларның сөтен арттыра, диләр. Составында терлекләргә кирәкле барлык азык катнашмалары да бар. Ә шәхси хуҗалыкларның андый сыйфатлы азык хәзерләргә мөмкинлеге юк.
    Кооперативның өстенлекләре күп: мал санын арттырырга теләгән, әмма акчасы булмаган шәхси хуҗалыклар аның аша сыер яки тана сатып алырга мөмкин. Бу чыгымнарның да 50 проценты дәүләттән субсидия формасында әйләнеп кайтачак.

    Алексей ЛЕОНТЬЕВ, “Монокорм” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе:

    - Кооперативның мөмкинлекләре зур, әмма дәүләттән субсидия бирелсен өчен аның эшчәнлеге күренергә, документлар нигезендә расланырга тиеш. Безнең оешмада хәзерге вакытта 30лап кеше теркәлгән. Башта аның составына биштән күбрәк сыеры булган хуҗалыкларны алдык, хәзер исә өч һәм аннан күбрәк сыер тоткан шәхси хуҗалыклар теркәлә ала. Бу җирлекләрдә мал санын арттыру өчен шулай эшләнә. Дәүләттән бирелә торган субсидия хисабына алардан сөтне кыйммәтрәк хакка җыябыз. Әлегә өч ай дәвамында 1 сум 30 тиенгә артыграк түләп бардык. Моның бер сумы - кооператив әгъзасы булганга, ә 30 тиене - акчаны турыдан-туры банк картасына күчергән өчен. Хәзер элеккеге кебек чемоданнар белән акча ташый торган заман түгел. Алга таба барлык сөт тапшыручылар белән дә кулга акча бирүне туктатып, банк аша эшләргә уйлыйбыз.

    “Монокорм” ике яклы итеп оештырылды. Без кооператив әгъзаларына сыйфатлы терлек азыгы – монокорм бирәбез, алар сөт тапшыралар. Сөт акчасын исәпләгән вакытта барысы да игътибарга алына һәм аермасы түләнә. Бу хуҗалыкларга монокормны башкаларга караганда 10 процентка арзанракка сатабыз. Терлек азыгының сыйфаты тулысынча гарантияләнә. Шәхси хуҗалыкларга ясалган рацион    составына ун төрле азык катнашмасы керә, һәм ул 25 литр сөткә исәпләнгән. 12 миллион сумга Израильдән миксер сатып алдык. Аның бөтен системасы компьютерлашкан: нинди кушылманы күпме саласы икәнлеге таблода күренеп тора. Бер команда үтәлмичә, икенче операция башкарылмый. Билгеләнгән вакытка кадәр, тиешенчә болгата. Монда кеше факторы роль уйнамый. Шулай ук кооператив нигезендә монокормны төрү линиясе булдырдык. Хәзерге вакытта көнгә 4 тонна терлек азыгы төрәбез. Әмма ул гына җитми, чөнки Зур Сәрдек ягындагы малларны да тәэмин итәргә кирәк. Монокорм ашата башлаган кешеләр килеп рәхмәт әйтәләр, бу кадәр сөт сауган юк иде әле, диләр.

    фото: Татар-информ

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: