Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада шәхси хуҗалыклар өчен монокорм җитештерелә башланды

    Монокорм сыерга кирәкле барлык микроэлементлар кушылып әзерләнә.

    Авыл җирендә яшәүчеләргә рәхәт, алар үзләре җитештергән ит-сөт ашый, артканын сатып файда ала, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма берәү дә бу экологик яктан чиста продукцияне җитештерү өчен күпме хезмәт куярга кирәклеге турында уйлап карамый. Әйе, терлекчелек белән шөгыльләнү бер дә җиңел эш түгел, мал азыгы хәзерләү өчен генә җәй буе күпме көч түгәргә кирәк бит!

    Районда терлекчелекне үстерү, халыкта мал санын арттыру максатыннан төрле программалар эшләп килә: берничә ел рәттән өч һәм аннан күбрәк сыер тотучыларга арзанлы бәядән печән өләшенә, быел фураж бирү дә планлаштырыла, әле күптән түгел генә монокорм да җитештерелә башлады.

    - Халык җыеннары барышында без бу программалар турында күп сөйләдек,  асылын аңлатырга тырыштык. Аларның максаты – халыкны  югары сыйфатлы терлек азыгы белән тәэмин итү. Билгеле, монда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп сатудан керем алучылар турында сүз бара, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең урынбасары Илһам Ганиев. – Сыерлардан мул продукция алыйм дисәң, аларга протеинга, энергиягә бай азык бирергә кирәк. Ә шәхси хуҗалыклар ашата торган печән, саламда ул җитәрлек булмый.

    Монокорм, чыннан да, халыкта зур кызыксыну уятты, кемнәрдер аның бәясен санап карады, икенчеләре бертөрле азык сөтлебикәләрнең организмына зыян салмасмы, салам-печәне дә кирәк бит, дип борчылды, маллар көтүгә чыкмыймы аннары, нишләп ике сыерлы кешеләргә дә бирелми, дип сораучылар да булды.

    - Әлеге азык составына салам-печәне һәм башка кирәкле элементлар кушылган, шуңа күрә сыерның сәламәтлегенә куркыныч тудырмый, - диде Илһам Ганиев. - Ә көтүгә чыгару мәсьәләсе хуҗаның үзеннән тора. Әлбәттә, сыер көтүгә чыга башлагач, бер көйләнгән технология бозылып, сөт кимиячәк, ә май-июнь айларында яшел печән хисабына ул янәдән күтәрелер, әмма сусыл үләннәр кибеп беткәннән соң кабат төшәчәк. Бу хәл булмасын өчен, сыерларга даими рәвештә шушы азыкны ашатырга киңәш ителә.

    Хәзерге вакытта азык цехлары Вахитов исемендәге һәм “Восток” хуҗалыкларында эшли. Монокорм сыерга кирәкле барлык микроэлементлар кушылып әзерләнә. Аның составында күпьеллык һәм берьеллык үләннәрдән сенаж, кукуруз силосы, орлыгы, печән, салам, фураж, көнбагыш һәм рапстан жмых, премикс, аксым, тоз, акбур һәм башкалар бар. “Восток”та аны шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына да сату мөмкинлеге тудырыла. Биредә бу система уңышлы эшләп китсә, халыкта ихтыяҗ уянса, вахитлеләр дә әлеге хезмәтне башлап җибәрәчәкләр икән.

    Реклама

    - Хуҗалыкта азык цехы эшли башлаганга бер ай тирәсе булды. Ул көнгә 130 тоннага хәтле азык җитештерергә сәләтле, - дип сөйләде “Восток” хуҗалыгы җитәкчесе Алексей Леонтьев. – Монокормны хуҗалыкларга чыгару өчен Төркиядән махсус төрү җайланмасы да сатып алынды. Аның бәясе ике миллион сумнан артыкка төште. Әлеге җайланма ярдәмендә азык 30 килограммлы вакуум капчыкларга   тутырыла,   ул  анда    озак     саклана, бозылмый. Бер капчык азык – 180 сумга, ә бер сыерга исәпләнгән көнлек рацион 240 сумга төшә.

    Цехта ясалган терлек азыгын тәҗрибә максатыннан күпләп мал асраучы шәхси хуҗалыкларга тәкъдим иткәннәр. Аның белән ике хуҗалык - Түбән Шәмәрдәннән Ибраһимовлар һәм Югары Чурадан Михайловлар кызыксынган. Соңгы вакытта аларга тагын өч гаилә кушылган. Печән, салам ашап күнеккән сыерлар бу азыкны ничек кабул иткәннәр соң? Бу турыда хуҗаларның үзләренә шалтыратып белешергә булдык.

    - Нәкъ менә монокормга барырга дип, тракторыма менеп кенә утырган идем, - диде Түбән Шәмәрдән авылыннан Камил Ибраһимов. - Әлегә азыкны үзебез алып кайтабыз, киләчәктә, барлык эшләре көйләнеп беткәч, хуҗалык капка төбенә кадәр китереп бирә торган итеп оештырмакчы була. Сыерларны монокорм белән сыйлый башлаганга  бер ай тирәсе бар инде. Башта ике сыерга гына бирә идек, бозаулагач тагын берсе өстәлде. Көтү туктаганнан соң, калганнарын да шул азыкка күчерергә уйлыйбыз. Аларга ашарга көнгә өч тапкыр салабыз, бер сыерга көнгә якынча 45 килограмм азык кирәк. Сыерлар бик яраталар, бер бөртеге дә әрәм булмый. Монокорм ашата башлаганнан соң, сөтләре 4-5 литрга артты. Элек берне бозаулаган сыер бер пот сөт бирсә, хәзер 20-21 литр сөт савабыз. Ә калганнарыныкын әйтергә дә куркам, күз тимәсен.

    Югары Чура авылыннан Юрий Михайлов белән дә әлеге теманы кузгаттык. Бүгенге көндә аларның ун савым сыерлары бар, икесе буаз икән.

    - Монокормны көтүгә чыкмый торган ике сыерга ашатабыз, калганнарына да сөтне күтәрү өчен әз-әзләп булса да бирәбез, - диде Юрий Николаевич. – Соңгы вакытта кайбер сыерларның сөтләре ун литрга ук төшеп беткән иде, шушы азык белән сыйлый башлагач, 24 литрга хәтле күтәрелде, күз тимәсен. Менә дигән азык инде бу. Бервакыт үзебез җитештергән азыкның бәясен исәпләп караган идек: ун сыерны бер көн ашату 3200 сумга төшә, ягъни бер сыерга - 320 сум. Әле монда ут, су һәм башка хезмәтләр өчен тотылган чыгымнар кермәгән. Ә монокорм белән бер сыерның көнлек рационы 240-250 сумга төшә. Востоклылар алга таба буаз сыерлар өчен дә рацион төзеләчәк, диләр. Әгәр бу программа эшләп китсә, терлек асрап көн күрүче авыл халкына зур файда булыр иде.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: