Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада "Монокорм" кооперативы көнгә 4 тонна терлек азыгы төрә

    "Монокорм ашата торган сыерның берсе 30 литрдан артык сөт бирә, икенчесе дә 30 литрга якынлашып килә", - ди Камил Ибраһимов

    “Восток” җәмгыяте базасында җирлек башлыклары, сөт җыючы һәм күпләп мал асраучы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре катнашында семинар булды. Ул малларны сыйфатлы терлек азыгы белән тәэмин итү, монокорм ашатуга бәйле сорауларга багышланган иде.

    - Район җитәкчелегенең максаты: терлек асрап көн күрүче авыл халкының тормыш шартларын, яшәешен күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтү. Чөнки мал тоткан кешенең җәй айлары терлек азыгы хәзерләп үтә. Әгәр шушы мәшәкатьләр кимрәк булса, авыл халкының үзенә буш вакыты күбрәк калыр иде. Ә монокорм – авыл хуҗалыгын заманча алып баруның бер этабы, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин.

    Монокорм турында күп сөйләнә, без дә бу турыда берничә мәртәбә газетада язып чыктык. Әмма шулай да халык арасында сораулар тынмый: “Монокорм нинди компонентлар кушып ясала?”, “Бер капчыгы ничә сум тора?”, “Аны бер терлеккә көнгә күпме саласы?”, “Сыерның ашкайнату  системасына зыяны юкмы?” һәм башкалар. Әлбәттә, мал хуҗаларының борчылуы урынлы. Бүгенге көндә нәселле тана сатып алу өчен саллы гына суммада акча чыгарып бирергә кирәк. Әмма белгечләр монокормның барлык кирәкле микроэлементлар белән баетылган, югары сыйфатлы терлек азыгы булуына гарантия бирә, сыерның сәламәтлегенә куркыныч тудырмый, ди.

    - Без малларга нәрсә ашатабыз?! Бер метр ярымлы салам һәм картаеп беткән печән. Сыерның аны күшәп кенә дә энергиясе бетә. Монокорм составында күпьеллык һәм берьеллык үләннәрдән сенаж, кукуруз силосы, орлыгы, печән, салам, фураж, көнбагыш һәм рапстан жмых, премикс, аксым, тоз, акбур һәм башкалар бар. Ә хуҗалык монокормга кушыла торган барлык үлән катнашмаларын да тиешле фазасында әзерли, - диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин.

    Әйе, шәхси хуҗалыкларның барлык таләпләргә туры килә торган сыйфатлы азык җитештерергә мөмкинлеге юк. Чөнки техника, тагылма агрегатлар, төрле җиһазлар бик кыйммәт тора. Аны шәхси хуҗалыклар, фермерлар түгел, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең дә барысы сатып ала һәм технологияләрне тиешенчә үти алмый.

    - Хуҗалыкта азык цехы булдыру турында без берничә ел элек уйлана башладык, чөнки мал саны күп, ә җирләребез бик аз, - дип, эшләре белән таныштырды “Восток” җәмгыяте җитәкчесе Алексей Леонтьев. – Монокорм сыерга кирәкле барлык микроэлементлар кушылып әзерләнә. Бүгенге көндә без сыерларга 16 төрле компоненттан җитештерелгән терлек азыгы ашатабыз. Ә “Монокорм” кооперативына керүче шәхси хуҗалыкларга ясалган рацион составы бераз гадирәк, ун төрле азык катнашмасыннан тора, һәм ул 25 литр сөткә исәпләнгән. Аны кооператив әгъзалары белән киңәшләшеп эшләдек, чөнки монокормның бәясе аның составына бәйле (мәсәлән, савым сыерлар өчен кооператив әгъзаларына 1 капчыгы - 180 сум, башкаларга - 198 сум). Хәзерге вакытта азыкны өч төрле рацион белән (савым, сөттән ташлатылган сыерларга, таналарга һәм үгезләргә) ясыйбыз һәм, кешеләргә уңайлы булсын дип, аны төрле төстәге 25-30 килограммлы вакуум капчыкларга тутырабыз. Ул анда озак саклана, бозылмый.

    Бүгенге көндә “Монокорм” кооперативында 29 кеше исәпләнә. Башта аның составына биштән күбрәк сыеры булган хуҗалыкларны алганнар, хәзер исә өч һәм аннан күбрәк сыер тоткан шәхси хуҗалыклар да теркәлә ала. Дәүләттән бирелә торган субсидия хисабына алардан сөтне 10 процентка кыйммәтрәк хакка җыялар. Мәсәлән, “Монокорм” кооперативы рәисе Алексей Леонтьевның сүзләренә караганда, соңгы айда шәхси хуҗалыкларга сөт өчен литрына 21 сумнан түләсәләр, кооператив әгъзаларына сөтнең бер литрына 22,30 сумнан исәп-хисап ясаганнар. Моның бер сумы - кооператив әгъзасы булганга, ә 30 тиене - акчаны турыдан-туры банк картасына күчергән өчен. Шулай ук кооператив әгъзаларына монокормны башкаларга караганда 10 процентка арзанракка саталар.

    - Кооператив әгъзаларына өләшү өчен монокорм өч ай элек җитештерелә башлады. Беренче айда - 45, үткәнендә 70 тонна әзерләнсә, бу айда 80 тонна тирәсе ясарга планлаштырабыз. Әле кешеләрдә җәйдән әзерләгән азык запасы күп. Без үзебез дә пай җирләре өчен печәнен, ашлыгын мулдан өләштек, аннан соң заявка биреп алучылар да булды. Бәлки кышкы сезонда һәм язга таба монокормга сорау артыр, - диде Алексей Иванович. - Кооперативның мөмкинлекләре зур. 7 миллион сумга бина төзедек. 12 миллион сумга Израильдән миксер сатып алдык. Аның бөтен системасы компьютерлашкан: нинди кушылманы күпме саласы икәнлеге таблода күренеп тора. Бер команда үтәлмичә, икенче операция башкарылмый. Билгеләнгән вакытка кадәр, тиешенчә болгата. Монда кеше факторы роль уйнамый. Шуңа күрә сыйфат турында борчылыр урын юк. Шушы көннәрдә без 1 тонна 800 килограмм сөт сыешлы яңа машина алып кайттык. Элек ГАЗ-53 машинасына мичкә генә куеп йөртә идек. 5 миллион сум күләмендә бирелгән грант ярдәмендә “Амкодор” тракторы һәм аңа тагылма өлешләрен алдык, монокормны тарату өчен арба белән МТЗ-82 тракторы булдырдык. Шулай ук дәүләт программасы ярдәмендә Төркиядән монокормны төрү линиясе кайтартылды. Көнгә 4 тонна терлек азыгы төрәбез. Шулай ук мал санын арттырырга теләгән, әмма акчасы булмаган шәхси хуҗалыкларга да кооператив аша сыер яки тана сатып алырга мөмкин. Бу чыгымнарның да 50 проценты дәүләттән субсидия формасында әйләнеп кайтачак. Әйткәнемчә, кооперативның өстенлекләре күп. Оешма ачылганга бер ел булганнан соң, 70 миллион сумга хәтле федераль грант алырга мөмкин. Киләчәктә шул программа белән Ядегәрдә тагын бер склад төзергә исәплибез.

    Әлегә халык моңа ышанып бетми, дип билгеләп үтте Алексей Иванович. Кооперативка керсәк, салымнар түлисе булмасмы, дип сораучылар да бар икән.

    - Әмма борчылыр урын юк, кооператив әгъзалары өчен бернинди дә түләүләр каралмаган, - диде ул. - Син оешмага кергәндә аның уставында каралган сумманы (бездә ул ике мең сум) кертәсең һәм аннан чыгарга теләсәң, шул сумма белән чыгып китәсең. Монда милек бүлешү дигән әйбер юк, чөнки бар техника, җиһазлар бүленми торган фондта саклана.

    Кайберәүләрнең монокорм өчен акча чыгарасы килми, ләкин бер елга җитәрлек печән, салам, фураж сатып алу да зур чыгымнар таләп итә бит. Әле моның өчен күпме хезмәт түгәргә кирәк. Монокормның бәясе сөт арту хисабына үзен аклый. Моны Түбән Шәмәрдән авылыннан Камил Ибраһимов та саннар белән исбатлап күрсәтте. Бу гаиләнең кооперативка теркәлеп, сыерларына монокорм бирә башлаганына берничә ай булган. Аңа кадәр ул айга 2 тонна 100 килограмм тирәсе сөт тапшырган булса, хәзер ай саен 4 тоннадан артык сөт сата. Кеше акчасын санау яхшы булмаса да, сөт елгаларын сумнарга әйләндереп карасак, элек Ибраһимовлар, сөт җитештереп, айга 40 мең сумнан артык акча эшләгән булса, ноябрь аенда бу сумма 90 мең сумнан артып киткән.

    Камил ИБРАҺИМОВ, Түбән Шәмәрдән:

    Мин фермага якын торам, шуңа күрә монокормны кирәк булган саен үзем килеп алам. Безнең җиде сыер бар. Башта ике сыерга гына бирә идек, бозаулагач, тагын берсе өстәлде. Алга таба калганнарын да шул азыкка күчерергә уйлыйбыз. Әлегә җәйдән үзебез әзерләгән азык запасы бар, аларын да кулланмыйча, әрәм итеп булмый бит. Малларга ашарга көнгә өч тапкыр салабыз, бер сыерга көнгә якынча 45 килограмм азык кирәк. Сыерлар бик ярата, бер бөртеге дә әрәм булмый. Уңайлы да: алып кереп салдың – эшең бетә, - диде ул. – Көн саен мин 160-170 литр сөт тапшырам. Әле ике сыер сөттән ташлату алдында. Монокорм ашата торган сыерның берсе 30 литрдан артык сөт бирә, икенчесе дә 30 литрга якынлашып килә. Аппарат чиләге 18 литрлы, иртә белән сауганда ташымасын дип алыштырырга көтеп торабыз. Аллага шөкер, сөбханалла, сыерларны күпме ашатып та бу кадәр сөт сауган юк иде, күз тия күрмәсен.

     

    фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: