Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада күркә фермасы булачак

    Нәфыйк Мәдьяров, Нырты белән Төркәш арасындагы ташландык корылмаларны алып, төзекләндерү эшләренә керешкән

    Кукмарада халык бер дә эшсез торырга яратмый. Гел нәрсәдер эзләнә, таба, яңалыкларны да тиз арада эләктереп калырга тырыша. Үз эшен булдырырга теләгән тырыш райондашларыбыз өчен район җитәкчелеге ташландык булып калган фермаларны үз өсләренә алып эшләү мөмкинлеге бирә. Моның өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә яки район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Районда әлеге мөмкинлектән файдаланып, эш башлап җибәргән кешеләр дә бар. Шуларның берсе Нәфыйк Мәдьяров, Нырты белән Төркәш арасындагы ташландык корылмаларны алып, төзекләндерү эшләренә керешкән. Хуҗалар киләчәктә биредә күркә фермасы булыр, дип планлаштыралар.

    Нәфыйк Мәдьяров - Төркәш авылы кияве. Ул үзе Яшел Үзән районының Ключи авылында яши икән. Шуңа күрә биредә эшләрне Зефир абый Хөсәенов алып бара.

    - Моның чишмә башы моннан өч ел элек башланды, - диде ул. - Җирлеккә район башлыгы килгәч, ул, мондагы аяныч хәлләрне күреп, якташлар белән күрешеп, бу хәлдән чыгу юлларын эзләргә кирәклеген әйтте. Шуннан соң без очрашу үткәрдек, һәм  Нәфыйк Мәдьяров биредә эшләргә теләк белдерде. Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур, чөнки ул, үзләрендә дә иске фермаларны алып төзекләндереп, күркә үстерү белән шөгыльләнә. Ә йомыркаларны Канададан кайтарталар. Күркә итенә сорау зур, җиткереп булмый әле, ди хуҗалар. Аларның эшләре җайга салынган: инкубатор, сугым цехлары бар, туңдыргычлар куелган. Казылык җитештерү цехларында берничә төрле продукция җитештерелә. Аларны шунда ук төрәләр. Хәзер интернет вакыты бит, заявкалар да электрон вариантта алына, продукцияне, зур машиналарга төяп, Мәскәүгә хәтле озаталар, үзләренең дә кибетләр челтәре бар.

    Реклама

    Бу фермалар заманасында бик көчле булган Нырты совхозына караган. Аның унҗиде мең гектардан артык җире, унбишләп умарталыгы гына бар иде, дип искә алалар ныртылылар. Фермада дуңгызлар асраганнар, аннан соң бозаулар да тотканнар. Хуҗалык таркалганнан соң,  ферма, ташландык хәлгә килеп, әйләнә-тирәсен чүп басып киткән, биналар җимерелә башлаган. Шуңа күрә яңа хуҗаларны биредә бик зур эшләр көтә. Бүгенге көндә төзекләндерүгә таба беренче адымнар ясалган инде. Дүрт корпустагы чүп-чарны гына да берничә машина түгәргә туры килгән.

    Монда барлыгы җиде корпус бар, быел аның икесен һәм, әкренләп, алдагы елларга башкаларын  ремонтларга планлаштыралар. Әлеге ике торакта йомырка салдыру цехы (цех воспроизводства) булачак икән. Башта фермада - 20-30, ә соңрак, тулы көченә эшли башлагач, 50дән артык кешегә хезмәт урыны булыр, дип көтелә.

    - Хәзерге вакытта биредә сигез кешедән торган бригада хезмәт куя, - диде Зефир абый. – Егетләр - бик тырыш, килешеп эшлибез. Бүгенге көндә алар түбә ябу белән мәшгуль. Аннан соң идәннәрне яңартачаклар. Алга таба һава йөрешен яхшырту өчен вентиляция тишекләре ясалачак, тәрәзәләр дә форточка кебек кенә калдырып кечерәйтеләчәк, ишекләр куелачак. Газ, су, юллар кертергә кирәк. Билгеле, әле монда зур эшләр көтә һәм аңа бик күп акчалар кирәк булачак. Әмма материаллар белән тоткарлыклар юк, калайлар, агач материаллары, стекловата - барысы да вакытында кайтып тора. Хуҗалар – бик ышанычлы кешеләр, район җитәкчелеге дә теләктәшлек күрсәтә, шуңа күрә барлык авырлыкларны да җиңә алырбыз, дип уйлыйм.

    фото: Ризилә Корбанова, Хезмәт даны

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: