Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында терлек азыгы хәзерләү тулы куәткә бара

    Бу арада авылларда печән төяп, тыз-быз чапкан трактор-машиналарны еш очратырга туры килә. Шулай булмый ни, көннәр уңай торганнан файдаланып, малларга кыш буена җитәрлек азык запасы туплап калырга кирәк бит.

     

    Терлек азыгы хәзерләү – зур хезмәт

    «Әйдә, торыгыз, бүген печән өләшәләр, әтиегез җир алырга басуга менеп китте. Кипкән булса, көн бозылганчы җыеп алып төшәргә кирәк». Без кечкенә вакытта авылда хуҗалык печән өләшкән көннең иртәсе менә шулайрак башлана иде. Әти белән әнигә хезмәт көннәре, пай җирләре өчен бирелгән гектарга якын җирдән үләнне агач тырма белән җыябыз, аннан аны пресс-латып алып кайтабыз. Эше авыр булса да, күңелле иде, басулар сабантуй урыны кебек гөрләп торды. Хәзер күп кенә кул хезмәтен техникалар башкара: ура, җыя, түкли, төргәкли. Көнлек акча эшлим дигән ир-егетләр билгеле бер суммага печәнеңне төяп алып кайтып, өеп тә китәләр.

    Авылларда мал азыгы хәзерләү ничек бара икән? Кызыксынып, Ятмас-Дусайга шалтыраттык. Авыл җирлегендә соңгы елларны мөгезле эре терлек саны егермедән артыкка кимегән, ә менә сөтлебикәләр дүрт башка арткан. Аларны электр-көтүче ярдәмендә саклыйлар, аны ике җиргә урнаштырганнар. Малларга йөрергә болынлыклар җитәрлек, диделәр.

    - Соңгы елларны аякка баскан мини-фермалар хисабына сөтлебикәләрнең саны бераз артты, - диде җирлек башлыгы Фирая Гарифуллина. – Район программаларының да ярдәме зур. Былтыр да элеватордан ашлык, Янилдән арзанлы бәядән печән алдылар. Быел да кызыксынучылар бар, ике хуҗалык унышар төргәк печәнгә заявка бирде. Терлек асраучылар өчен монокорм ашату да бик уңайлы, диләр. Печән, салам, ашлык хәзерләп мәшәкатьләнәсе юк, әзер азыкны гына саласы. Әмма ул безнең якларга килеп җитмәде әле. Шуңа күрә җирлектә армый-талмый,  иртә яздан кара көзгә хәтле үз көчләре белән печән хәзерләүче шәхси хуҗалыклар бар. Рамил Галиев, Нәгыйм Идиятов, Мансур Салихов, Фаиз Газизовларның тырышлыгына сокланып карыйм.

    Ятмас-Дусай авылыннан Дамира һәм Фаиз Газизовлар сыер, таналар асрап көн күрәләр.

    - Мин бирегә Күкшел авылыннан килен булып төшкән вакытта көтүгә 128 сыер чыга иде. Тау башыннан аларны санап утырган чаклар әле дә хәтердә, - дип искә ала Дамира апа. Ул үзе гомер буе мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган, ә Фаиз абый хуҗалыкта икътисадчы вазыйфасын башкарган, инде егерме биш елдан артык авылда имам икән. Ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә оныклар да эшкә ярый, дип сөенәләр.

    - Элек-электән маллар тотабыз. Инде олыгайсак та, кулда көч барында терлекләрне бетерәсе килми. Чебиләр дә үстерәбез, бакчага яшелчәсен дә утыртабыз, - диде Дамира апа. – Печән хәзерләү – күп көч сорый торган хезмәт ул. Чыгымнары да шактый. Үзенең техникасы, төрле агрегатлары булмаган кешегә аеруча кыйммәткә чыга. Төргәкләтүнең берсе  200 сум тора, аны печәнлеккә менгерү – 50 сум. Терлек азыгын күпме хәзерләүдә генә эш түгел, иң мөһиме – аны маллар исән-сау булып ашатырга язсын.

    Газизовлар хуҗалык эшләрен башкару өчен мини-трактор сатып алганнар. Бакчаларыннан, болыннардан үләннәрне шуның белән чабалар, җыйганда гына кул көченә таянырга туры килә. Былтыр Янил көллиятеннән алты төргәк печән алганнар. Быел заявка тапшырмадык, чөнки чапкан кешегә болыннарда да үлән җитәрлек, бары тик иренмәскә генә кирәк, диделәр. Ә менә элеватордан бирелә торган фуражны, киресенчә, быел алып карарга булганнар.

    Элеваторның катнаш азык цехы начальнигы Алмаз Хәкимовның сүзләренә караганда, былтыр шәхси хуҗалыкларга 7 сумнан 620 тонна фураж сатылган. Быел аның бәясе 7 сум 50 тиен булыр, дип көтелә. Хәзерге вакытта заявкалар кабул итәләр.

    Печән янына монокорм да кирәк

    «Восток» хуҗалыгында монокорм хәзерләү эше өчен җаваплы Руслан Чулков белән дә аралаштык.

    - Бүгенге көндә шәхси хуҗалыклар өчен көнгә 4 тонна монокорм җитештерелә. Сыерлар көтүгә чыкканнан соң, әлеге азыкка ихтыяҗ бераз кимеде. Кыш көннәрендә бер сыерга тәүлек буе ашатырга капчык ярым монокорм тотылса, хәзер 10-15 килограмм азык җитә. Җәй көне яшел печән дә мулдан була, шуңа күрә халык акчасын янга калдыру ягын карый, - диде ул. – Мин үзем дә сыерга монокорм ашатам. Әмма хәзер аны азрак салам: бер сыерга өч көнгә бер капчык монокорм китә. Бөтенләй бирми башлаган идек, сөте кимеде.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илһам Ганиевның сүзләренә караганда, монокормда сөтлебикәләргә кирәкле барлык төр микроэлементлар да бар, һәм ул башка терлек азыгына караганда күпкә арзанга чыга.

    - Бер түк печәннең авырлыгы 16-17 килограмм, хәзерге вакытта бәясе якынча 85 сум йөри, - диде ул. – Исәпләп карасак, бер килограмм печән 5-6 сумга чыга. Әле малга үлән ашатып кына булмый, фураж һәм башка кушылмаларны да бирергә кирәк. Димәк, барлык кирәкле микроэлементлар белән баетылган 6 сумлык монокорм файдалырак һәм бәясе ягыннан отышлырак та булып чыга түгелме? Вакытында чабылган үләннәрдә протеин күләме кимендә 17-18 процентны тәшкил итә, ә соңга калганында ул 5-6 процентка гына кала. Бу - салам ашатуга тиң.  Шуңа күрә үләннәрне яшь вакытта җыеп алырга кирәк. Сатучыларга исә үләннәрнең сыйфаты түгел, ә күләме мөһим.

    Ядегәр авылыннан Роберт Волков «Восток» хуҗалыгында монокорм җитештерелә башлаганнан бирле малларын әлеге азык белән сыйлый. Без шалтыраткан вакытта аның күпьеллык үлән басуында печән әйләндергән чагы иде. Шушы көннәрдә хуҗалык эшчеләренә хезмәт көннәре һәм пай җирләре өчен печән өләшкәннәр икән.

    - Без тормыш иптәшем белән «Восток» җәмгыятендә хезмәт куябыз. Икебезгә бер гектар печән җире тиде. Быел үләннәр мул булып үскән, исән-сау алып кайтып урнаштырырга язсын, - диде ул. – Өч сыерыбыз бар. Аларга  печән, салам, фураж ашатабыз, ике көнгә өч капчык тирәсе монокорм салабыз. Хәзерге вакытта  болыннардан яшел үлән чабабыз. Әмма аңа карап, монокорм ашатуны туктаткан юк, чөнки аны бирми башласаң, өч сыердан 10 литр-га хәтле продукция кими.  «Монокорм» кооперативы әгъзасы булып торганлыктан, әлеге азыкның бер килограммын 6 сум 60 тиеннән сатып алабыз, сөтне дә башкаларга караганда 1 сум 30 тиенгә кыйммәтрәк тапшырабыз.

    Сыер бер монокормга ияләнсә, башка азыкны ашамый икән, дигән имеш-мимешләрне дә челпәрәмә китерде Руслан белән Роберт.

    - Әйе, сыйфаты яхшы булса, теләсә нинди азыкны – монокорм, сенаж, печәнне дә яратып ашый, - диде алар.

    Кукмара аграр көллияте печән өләшә

    Бүгенге көндә терлек азыгын сатып алу бик кыйммәткә төшә, ди авыл халкы. Әйтик, фермерлар саткан печәннең бер түге 85-90 сум тирәсе йөри, бер төргәгенең бәясе 1000-1200 сум тирәсендә тибрәлә. Менә берничә ел инде, базар бәяләрен киметү максатында, районда махсус программа эшләп килә. Кукмара аграр көллиятенә бүленеп бирелгән җирләрдә күпьеллык үләннәр үстерелә. Алар үзләре җитештергән печәнне өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы мал хуҗаларына арзанрак хакка өләшә. Монда шулай ук пай җирләренең хуҗалыкта булуы да исәпкә алына.
    - Үткән ел шәхси хуҗалыкларга дип, 150 гектар мәйданга  күпьеллык үләннәр чәчелде. Аның 110 гектары - Ядегәр, калган 40 гектары – Важашур ягында. Ике якта да үләннәр чабылып бетте. Уңышы яхшы, бер гектардан якынча 12 төргәктән артык печән чыга, - диде Кукмара аграр көллиятенең агрономы Алмаз Шиһапов. – Быел район буенча бер сыерга ике төргәк исәбеннән 1600  заявка алынды.  Хәзерге вакытта Ядегәр, Янил, Югары Чура, Сәрдекбаш, Лельвиж, Зур Сәрдек, Күкшел җирлекләренә 1000 төргәккә якын печән өләшенде. Аны КамАЗ машинасы хуҗаларның капка төбенә кадәр илтеп бирә. Мал хуҗалары бик канәгать, көн саен рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Һава торышы уңай торса, шушы арада Важашур ягындагы җирләрдән дә тапшыра башлаячакбыз.

    Шәхси хуҗалыкларга печәннең бер төргәген 550 сумнан биргәннәр. Әгәр аның берсеннән 15 түккә якын печән чыгуын исәпкә алсак, өләшенгән мал азыгының никадәр отышлы булуын аңлавы кыен түгел. Әйтик, фермер хуҗалыкларында печәннең бер түге 85 сум булса, аграр көллиятнеке 30-40 сумга чыга. Ә вахитлеләр шәхси хуҗалыкларга күпьеллык үләннәрнең бер сутыен 30 сумнан өләшкәннәр. Авыл халкы бик канәгать, бер сутыйдан якынча 4 түктән артык печән чыкты, диделәр.

    Арзанлы терлек азыгына иң күп заявка Югары Чура, Сәрдекбаш җирлекләреннән килде, диделәр. Югары Чура авыл җирлеге башлыгы Игорь Алексеевның сүзләренә караганда, быел 28 шәхси хуҗалыкка барлыгы 222 төргәк печән кайтартылган.  Араларында 8 сыер асрап, 16шар төргәк алучылар да бар икән. Халык печәннең сыйфатыннан һәм аграр көллиятнең хезмәтеннән бик риза, ди җирлек башлыгы.

    Югары Чура авылыннан Вера Герасимова да район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Быел алар  сигез сыерларына 16 төргәк печән алганнар.

    - Без әлеге программадан ел саен файдаланабыз. Печән төргәкләре кечкенә түгел, сыйфаты да яхшы. Кыш буена малларга шактый азык кирәк, шуңа күрә бакчада да күпьеллык үләннәр үстерәбез, сатучылардан да алабыз. Әле быелгы бәяләрне белешкән юк, анысын икенче кат үләннәр җитешкәч кайгыртасы булыр, - диде ул. – Сезнең шалтыратудан файдаланып, тагын бер әйтәсе сүзем бар иде: әбиебезнең 100 яшьлек юбилеена килгән вакытта без район башлыгыннан Мирная урамына юл сорадык. Чөнки яңгырлы, пычрак көннәрне урамда йөрерлек түгел, хәтта сөт җыючы машиналар да керә алмый, үзебез Поршур юлына чыгарып тапшыра идек. Шуннан соң икенче елны ук урамыбызга бик әйбәтләп асфальт җәйделәр. Безнең гозеребезне ишеткәне, тиз арада чарасын күргәне өчен зур рәхмәт аңа.

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: