Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга 82 миллион сум планлаштырылган

Быел язгы кыр эшләренә 477 трактор, 22 комплекслы чәчкеч, 135 гади чәчкеч, 111 каток җәлеп ителәчәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районда барлыгы 477 трактор, 22 чәчү комплексы, 135 гади чәчкеч һәм 111 каток язгы кыр эшләрендә катнашачак икән. Ремонт барышы белән танышу максатыннан, без «Уңыш» җәмгыятендә булып кайттык.

Ремонт эшләре оешкан төстә бара

Район буенча техника ремонтына, план нигезендә, барлыгы 82 миллион сумнан артык акча каралган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге консультанты Радик Саттаровның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта хуҗалыкларда чәчү агрегатларының соңгылары ремонтлана, запас частьлар белән тоткарлыклар юк. Зур чәчү комплексларын исә бераз көннәр җылыткач карап чыгарга планлаштыралар, чөнки аларның күбесе яңа, төзекләндерү әллә ни күп вакытны алмаячак, диделәр.

«Районда ремонт эшләре төгәлләнгән хуҗалыклар да бар. Мәсәлән, вахитлеләр инде тракторларның техник күзәтүенә әзерләнә башлады. Аннан соң хуҗалыклар терлек азыгы хәзерләүче техникаларга керешәчәкләр, аларны исә план нигезендә беренче майга төгәлләү күздә тотыла. Бары тик “Яңа тормыш” хуҗалыгына гына бераз авырга туры киләчәк. Бу техникаларның иске булуы белән бәйле, чәчүне сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен техника паркын яңартырга кирәк. Әмма бар проблема акчасызлыкка барып тоташа. Быел алар бер гади чәчкечкә заказ биргәннәр, тик моның белән генә мәсьәләне хәл итеп булмый. Бер чәчү комплексы үзе ничә агрегатны алыштыра бит: эшкәртә, чәчә, аммиак селитрасы, минераль ашлама кертә, ахырдан катоклап чыгып та китә», - диде ул.

Быел, башка еллардан аермалы буларак, аграрийлар алдына язын кырга чыгачак чәчү комплексларын парлы тәгәрмәчләр белән тулысынча комплектлаштыру бурычы куелган иде. Бүгенге көндә ул 90 процент дәрәҗәсендә үтәлгән, бер-ике хуҗалыкның гына заказлары кайтып җитәсе калган.

2020 елда районда техникаларны яңарту буенча рекордлы күләмдә эш башкарылган: барлыгы 530 миллион сумнан артыкка 151 берәмлек техника сатып алынган. 2019 елда техника яңартуга тотылган сумма 265 миллион сумны тәшкил иткән.

Техника паркын яңарту буенча лидерлар

Күркәүч авылында ир-егетләрнең гаражда кайнашкан вакыты иде: быел өченче культиваторны туфракка аммиак суы кертә торган итеп көйләүләре икән, шунда ук тракторлар ремонты да бара.

«Хуҗалыкта ремонт эшләре план нигезендә башкарыла, моның өчен Илфат Төхбәтов, Фәргать Мөхәммәдиев, Илдар Муллиннардан торган  бригада оешты. Айдар Галиев – эретеп ябыштыручы, механиклары – Илдус Шамилов. Барысы да – үз эшләренең остасы, тәҗрибәле, вакыт белән сыналган егетләр. Ә тракторларның һәрберсен үз механизаторлары ремонтлый. Хәзерге вакытта тракторларның бер өлеше төзекләндерелеп, кыш буе фермада эшләгәннәрен алыштырды. Шушындый ук ремонт эшләре “Гигант” бүлекчәсендә дә оешкан. Ике МТЗ-1221нең двигателен Яр Чаллы шәһәрендә капиталь ремонтлатып алып кайттык, бер КамАЗ машинасы Кукмарада төзекләндерелә. Калган техникаларны үзебезнең көч белән әзерлек сызыгына куячакбыз. Ә югары энергияле комплекслар яңа булу сәбәпле, аларга гарантия буенча техник күзәтү үткәреләчәк», - дип аңлатты  «Уңыш» җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Галимуллин.

Уңышлылар – районда машина-трактор паркын яңарту буенча лидерларның берсе. Үткән ел гына да биредә 51 миллион сумлык техника: К-742 тракторы, «Феат» чәчү комплексы,  пресс, икешәр «Акрос» ашлык суктыру комбайны, прицеплы КамАЗ, каток һәм башка техникалар сатып алынган. Ә быел тагын прицеплы КамАЗ машинасы һәм телескоплы погрузчикка баеганнар. Соңгысын исә күргәзмәдән кайтарттык, хезмәт башкаручанлыгы бик зур, бәясе 6 миллион сумга төште, диделәр.

«Әлеге техника  киләчәкне күзаллап сатып алынды. Чөнки быел җәен Югары Шөн авылындагы ферма янында азык җитештерү цехы торгызырга  планлаштырабыз. Хәзерге вакытта бинасының төзелеше өчен материаллар тупланды, җиһазларга заказ бирелде. Әмма аңа кадәр дә бу техника тик тормаячак, язгы кыр эшләре вакытында амбар алдында ашлык, ашлама төяүдә кулланачакбыз. Әле апрель азакларында парк тагын бер К-742 һәм бензовозга баер, дип торабыз. Безнең учредитель Исмәгыйль Миннебаев – үзе дә гомер буе Сабада инженер булып эшләгән кеше. Шуңа күрә аның механизация буенча тәҗрибәсе зур, ул безнең теләк-ихтыяҗларны аңлый, һәрвакыт дөрес юнәлеш биреп, киңәш-фикерләре белән ярдәм итеп тора», - диде башкаручы директор.

Ягулык-майлау материаллары белән дә авырлыклар булмас дип ышандыра директор, чөнки сыналган тәэмин итүче белән эшлиләр.

Уңышлыларның игенчелек тармагына караган тагын бер яңалыкларын билгеләп үтәсе килә: алар 15 миллион сумга КЗС-30 ашлык киптерү җайланмасы алып кайтып урнаштырганнар. Ул бер сәгатькә 30 тонна бөртек киптерергә сәләтле, диделәр. Әлеге җайланма бөтен ашлыкны үзләрендә генә киптерергә мөмкинлек бирәчәк.

Гаражда эшләүче Салтык-Ерыклы авылыннан Фәнис Гыйльмуллин белән дә аралаштык. Аның МТЗ-1221 тракторын ремонтлаган чагы иде. Әлеге тимер атны ул 2008 елдан бирле иярли икән. Техникага мәхәббәт әтидән килә, ди ул. Наил абый да гомер буе чылбырлы тракторда хезмәт куйган. Ә 9 сыйныфтан соң Фәнис әтисен алмаштыра башлаган.

«Бу – иярләгән беренче тракторым. Аңа кадәр анда бер ел тирәсе абый эшләгән иде. Ул КамАЗга күчкәннән соң, мин утырдым. Язын чәчүгә чыгам, печән өстендә, туңга сөрүдә катнашам, кышын исә фермада тирес түгәм. Моңа кадәр ватылып авыр хәлдә калдырганы булмады, алга таба да сынатмасын. Хәзерге вакытта тракторның двигателен сүтеп җыям. Запас частьлар белән авырлыклар юк, алып кайтып торалар», - диде механизатор..

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев