Кукмара районыннан Илфат Мөхәрләмов — җир улы
35 яшендә «Татарстанның атказанган агрономы» исеме, узган ел — 41 яшендә республика Рәисе тарафыннан «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнүе хезмәтен хуҗалык һәм район җитәкчелегенең югары бәяләвен күрсәтә.
Авылдашым Илфат Мөхәрләмов турында, һич икеләнмичә, ул — җир кешесе, җир баласы дип әйтергә була. 35 яшендә «Татарстанның атказанган агрономы» исеме, узган ел — 41 яшендә республика Рәисе тарафыннан «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнүе хезмәтен хуҗалык һәм район җитәкчелегенең югары бәяләвен күрсәтә.
Илфатның әтисен — Вахитов исемендәге хуҗалыкта 40 ел баш агроном булып эшләгән, Янил авылында гомер итүче Вакыйф абый Мөхәрләмовны — зур хөрмәт белән аксакал дип атыйлар. Кечкенәдән үк әтисенә ияреп, басу-кырларда йөргән, аның ничек эшләгәнен күзәтеп, сеңдереп барган Илфатның җиргә тартылуына гаҗәпләнәсе юк. Ә менә тырыш һәм максатчан хезмәте, чыннан да, мактауга лаек.
«Һәм бу һөнәр миңа ошый да иде, кулыма аттестат алгач, ике дә уйламыйча, авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлегенә укырга кердем, аны тәмамлагач, хезмәт юлымны әти янында агроном-орлыкчы буларак башлап җибәрдем. Ул вакытта 35 еллык тәҗрибәсе булган, Татарстанның атказанган агрономы — әтием янында эшләвем бу өлкәдә яхшы гына тәҗрибә тупларга зур ярдәм, өйрәнү мәктәбе булды», — ди ул.
Әтисенең «мәктәбен» уңышлы тәмамлый Илфат: бүгенге көндә үзе «Восток» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә 11 ел баш агроном булып эшли — 5500 гектар җире булган мәйданның хуҗасы ул. Төнлә уятып сорасалар да, һәр басуының күпме мәйдан биләгәнен, анда нинди культура игелгәнен әйтә ала, бөтенесенең үзенчәлекләрен энәсеннән җебенә кадәр белә һәм беркайчан ялгышмый да. Басулары районның өч төбәгендә: Ядегәр, Ятмас-Дусай, Важашур якларында урнашуы, икесенең үзәктән шактый еракта булуы берникадәр эшне катлауландыруга карамастан, 43 яшьлек агроном бервакытта да зарланмый. Хәзерге эш алымнары элеккесеннән күпкә аерылса да, кичләрен ике агрономның сөйләшер сүзләре күп: игенчелек тармагына яңалыклар кертүдән курыкмаган Илфат алар турында аңлатканда, әтисе дә киңәшләрен бирә. Ә Илфат әтисен дә тыңлап, үз тәҗрибәсеннән дә чыгып, аларны басу-кырларда рәхәтләнеп куллана. Яшерми: төрле чак була, ләкин күбесе уңай нәтиҗә бирә.
...Иртә яздан караңгы көзгә кадәр өйгә кайтып кермәүче Илфатның эш сәгате көн саен иртәнге 5тә башлана. Үсемлекләрне химик эшкәртү вакытында төнлә дә эшләгәч (кояш баегач, бал кортлары очудан кайткач), йокы бигрәк тә аз эләгә. 2-3 сәгать кенә черем итеп алып, басуларга ашыккан көннәре дә күп аның. Җирләрне эшкәртү, ашлау, чәчү, корткычларга һәм авыруларга каршы көрәшү, урып-җыю бик күп хезмәт һәм вакыт сорый. Игенчелек хезмәтендә бөтен нәрсәнең технологиясе бер булса да: чәчәсең, карыйсың, үстерәсең, җыеп аласың — һәр басуның агрохимик үзенчәлекләрен өйрәнү, чәчү әйләнешен камилләштерү, экологик яктан да Табигать-Анага зыян китермәү — Илфат өчен төп максат.
Экологияне саклау аның канына сеңгән, дисәң дә хата булмас: басулардагы чүп үләннәренә каршы көрәшкәндә агу күләме тиешле нормадан артмавы, химик матдәләрне киметеп, күбрәк биологик ысул белән эшкәртү, авыш җирләрне технологиягә туры китереп, аркылыга сукалауга (бу, үз чиратында, туфракның өске катламы юылмас өчен эшләнелә) зур игътибар бирә ул.
«Шулай эшләмәгәндә тиешле нәтиҗәгә ирешеп тә булмый. Авыл хуҗалыгында уңышның нәтиҗәсе һава торышы белән дә бәйле. Мәсәлән, быел ул үсемлекләрнең вегетация чоры вакытында бик уңай килде, ләкин урып-җыю эшләре башлангач, тотрыксыз һава торышы эшне тоткарлады, берникадәр югалтуларга да китерде. Әмма аңа карамастан уңыш үзенең мул булуы белән сөендерде. Кукурузның бер гектарыннан 86 центнер уңыш алына, ул 26 процент дымлылык белән амбарга кайта. Әле дә басуларда эш тәмамланмады: орлыкка кукуруз суктырабыз һәм аннан силос салу дәвам итә. Терлек азыгы буларак бүгенге көндә кукурузның әһәмияте бик зур. Язын иң соңгы культура буларак чәчелә торган кукуруз орлыклары хәзер, иң беренче булып, җир куенына керә. Бездә 1250 гектар мәйданда үсүче әлеге культура хуҗалыкта терлек азыгы хәзерләүдә төп чыганак булып тора һәм терлекчелек продукциясе җитештерүдә зур роль уйный. Элек фуражга сатып алган кукуруз орлыгын хәзер без үзебез җитештерәбез. Моның финанс ягыннан да әһәмияте зур», — ди ул.
Кукуруз Илфатның иң яраткан культурасы икәнен тормыш иптәше Энҗе аша белдек. «Бар культурага да карашым бертөрле, ләкин басулары куе урманны хәтерләткән, үзе дә матур булган төз буйлы кукуруз аерым игътибар сорый», — дигән ул бер сөйләшкәндә.
Ә Илфат үзе күп сөйләшүчеләрдән түгел. Мактанмый да. Кул астында эшләүче механизаторларга авыр сүзләр әйтеп тә бәрелми. Һәрнәрсәгә рәхмәтле булып, булганына шөкер итеп эшли, яши. Әлбәттә, гаиләдәге үзара җылы мөнәсәбәт, аның хезмәтен аңлау, дүрт баласына кадерле әти булуы, Энҗенең һәм әти-әнисенең терәк булулары да — Илфатка үз хезмәтендә бар күңелен биреп эшләргә нык ярдәм ул.
«Тынычлап, иркенләп эшләсен дип, әтиебезне хуҗалык эшләренә тартырга тырышмыйбыз, маллар тәрбияләү, бакча эшләре, печәнен хәстәрләү, балалар — барысы да безнең өстә. Басу эшенең барысы да тиешле вакытында башкарылырга тиеш, юк икән — күп нәрсәне югалтуны әти агроном булып эшләгән чордан ук әниебез Фәнзилә, ә хәзер инде мин бик яхшы аңлыйм. Бердәм булганда гына тормыш матур бара. Шулай булса да гел яңалыкка омтылучы Илфатның эш турында уйланып йокыга китә алмаган төннәре дә була. Үткән көненә анализ ясый, иртәгегә план төзи. Көн дәверендә килеп чыккан мәсьәләләрнең сәбәпләрен ачыклап, аларны булдырмауны уйлый», — ди Энҗе.
Агрономия фән генә түгел, ул — табигать белән бергә эшләп, аны аңлап, яратып башкарыла торган хезмәт. Һәр язны яңа өметләр белән каршылап, һәр чәчелгән орлыктан уңыш көтә алар. Бу көтү, бу хезмәт — ул агрономның аерылгысыз өлеше. Халыкны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү, районның икътисадый үсешенә үз өлешләрен кертү юлында күп эшләр, күп сынаулар көтә. Әмма әтисенең эзеннән атлап, җир белән бергә яшәп, аның серләрен ачарга тырышучы Илфат кебек җирне яратучылар, җир балалары беркайчан да җиңелмәсләр.
фото: Энҗе Мөхәрләмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев