Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районы хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү эшләре бара

Күпьеллык үләннәр өлгерде.

Басу-кырларда күпьеллык үләннәр өлгерде, аларны саклап торудан мәгънә юк, картая гына башлыйлар, файдалы матдәләргә бай вакытта тизрәк җыеп алырга кирәк, ди игенчеләр. Бүгенге көндә “Урал” хуҗалыгында да төп игътибарны терлек азыгы хәзерләүгә юнәлдергәннәр. Шулай булмый ни: фермалардагы малларны ел буе ашатасы бар бит. Моннан тыш, әле хуҗалыкта эшләүчеләрне, пайчыларны да печән-салам белән тәэмин итәргә кирәк.


- Хуҗалыкта 4500 мөгезле эре терлек бар, шуның 1755е – савым сыерлар. Әлеге терлекләрне ашату өчен без 20 мең тоннага якын кукуруз силосы, якынча 10 мең тонна күпьеллык үләннәрдән, 15 мең тонна берьеллык үләннәрдән сенаж салу бурычы куйдык. Әгәр планлаштырган эшләрне башкарып чыга алсак, бер ел-ел ярымга җитәрлек азык запасы булачак. Ә печән исә бер сыерга көнгә бер килограмм исәбеннән генә әзерләнәчәк. Шулай ук әле үткән елгы азык запасларыбыз да бар, алар тагын ярты елга җитәрлек, - диде “Урал” хуҗалыгының баш зоотехнигы Нурсил Галиев. 
Хуҗалыкта игенчеләрнең эш вакыты иртәнге сәгать алтыда ук башлана. Караңгы төшә башлагач, кичке сәгать сигезләрдә генә кырдан кайтып керәләр.  


- Бүгенге көндә  “Рассвет”та күпьеллык үләннәрдән сенаж салуны төгәлләдек. Анда катнашкан барлык техникалар да “Урал” ягындагы  басуларга кайтты, - диде хуҗалыкның баш агрономы Рамил Хәбибрахманов.
“Урал” хуҗалыгында күпьеллык үләннәр 894 гектар мәйданны алып тора. Шуның бары тик 200 гектары гына пай хуҗаларына һәм эшчеләренә печән итеп бирү өчен калдырылачак, ә калган мәйданнарда үскән үләннәрдән сенаж салыначак. Берьеллык үләннәр исә 1 мең гектар җирне били, алардан шулай ук сенаж салырга планлаштыралар. Силос өчен кукурузга 800 гектар җирне бүлеп биргәннәр.


- Бер гектардан якынча 50-60 центнер яшел масса кайта. Бу әллә ни  әйбәт күрсәткеч түгел, чөнки яз башында кыраулар төште, аннан соң дым булмады. Соңгы тапкыр басу-кырларга 4 миллиметр яңгыр яуды. Әмма максат күп масса җыю түгел, ә сыйфатлы азык запасы булдыру, - диде агроном. – Хәзерге вакытта кукуруз белән рапста дым җитәрлек, ә бөртеклеләргә яңгырлар комачау итмәс иде. Арпа, бодай, тритикалеларның башак чыгарган чагы. 
Бүгенге көндә басуда күпьеллык үләннәрне егуда ике “Магдон” комбайны (механизаторлары – Факил Мифтахов, Нияз Таҗиев), бер тагылмалы ургыч белән МТЗ-82 тракторы (Ислам Гатауллин) эшли,  азык туратучы “Ягуар” һәм “Крона” комбайннары (Николай Михайлов, Ренат Хәсәнов) сенаж сала, әзер массаны КамАЗлар ташып тора.  Ә сенаж траншеясында эш сменалы итеп оештырылган: ике К-703, бер Т-150 тракторы (Эдуард Кильмурзин, Александр Семенов, Антон Сабанчеев) массаны тыгызлау белән шөгыльләнә. 
Механизаторларның барысы да – үз эшләренең осталары, диделәр егетләр турында.


Илһам Ганиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары:
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барлыгы 43 мең мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 16 меңе – савым сыерлар. Ел ахырына әлеге сан артачак кына. Бер терлекне ел буе ашату өчен якынча  39-40 центнер азык берәмлеге исәбеннән сенаж һәм силос кирәк. Шуннан чыгып, район буенча күпьеллык үләннәрдән - 100 мең тонна, берьеллык үләннәрдән 130 мең тонна сенаж, кукуруздан 270 мең тонна силос әзерләргә киңәш ителә. Бүгенге көндә районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан сенаж салу  эшләре бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев