Кукмара районы башлыгы Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы һәм “Әсәнбаш-Агро” җәмгыяте механизаторлары белән очрашты
Сергей Димитриев җитәкчеләргә һәм агрономнарга үзенең киңәшләрен бирде.
Район башлыгы Сергей Димитриев Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы һәм “Әсәнбаш-Агро” җәмгыятенең басу-кырлары белән танышты, җитәкчеләргә һәм агрономнарга үзенең киңәшләрен бирде.
Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы агрономы Газиз Сәфиуллин сүзләренә караганда, хуҗалыкта сөрүлек җирләренең 2000 гектарын бөртеклеләр алып тора, 280 гектарга рапс, 66 гектарга җитен, калган мәйданнарга азык культураларыннан кукуруз һәм күпьеллык үләннәр чәчкәннәр.
-Район башлыгы уҗымнарны, сабан культураларыннан бодай, арпа чәчелгән басуларны карады”, - диде Газиз Вәгыйз улы.
Сергей Димитриев “Әсәнбаш-Агро” җәмгыятенең “Алга” бүлекчәсендә эшләүче механизаторлар белән очрашып-сөйләште, борчак чәчә торган басуны карады.
- Хуҗалыкның 10303 гектар сөрүлек җире бар, шуның 1700 гектары - күпьеллык үләннәр, калганнары - бөртекле һәм азык культуралары. Барлык культураларны да үзвакытында чәчеп барабыз, - диде хуҗалык агрономы Зөлфәт Сәйфетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев