Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара элеваторының механик отряды район хуҗалыкларга игеннәрне җыеп алырга булыша

    Бер комбайн көнгә уртача 50-100 тонна ашлык суктыра

     Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Кукмара элеваторына да бер-бер артлы алтын бөртекләр төягән КамАЗлар кайтып тора. Элеваторның механик отряды да тик тормый: урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле алар төрле хуҗалыкларга игеннәрне җыеп алырга булыша. Бүгенге көндә отряд комбайннары “Тукай” җәмгыятендә, крестьян-фермер хуҗалыкларның иген кырларында хезмәт куя.

    Кукмара элеваторы карамагында барлыгы биш комбайн исәпләнә, шуның берсе быелгы уракта катнашмый, капиталь төзекләндерүгә җибәрелгән икән. Ә өч КамАЗ машинасы исә алтын бөртекләрне ташып тора, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Тагын бер УАЗ машинасы игенчеләрне йөртү өчен билгеләнгән.

    - Комбайнчыларыбыз - еллар белән сыналган, тәҗрибәле егетләр. Барысы  да комбайнчы категориясенә ия. Араларында уракта ун-уникенче сезонын катнашучылар да бар. Әйтик, Туембаш авылыннан Фидәил Галимов элеваторда 2007 елда Нью-Холланд комбайннары кайтканнан бирле хезмәт куя. Бары тик күрше Киров өлкәсе Югары Тойма авылыннан килгән Николай Котельников кына отрядта яңа кеше, шулай булса да, сыната торганнардан түгел, - диде отряд начальнигы Марат Галиев. – Һәр комбайнчыга да ярдәмчеләр билгеләнгән. Ике комбайнда исә әтиле-уллы хезмәт куялар: Киров өлкәсе Тойма авылыннан килгән Иван Кузнецов улы Иван белән эшләсә, Күкшел авылыннан Разыйм Шәмсетдиновка әтисе Гайфетдин абый ярдәмче булып килде.

    Егетләр бик дус, бер-берсенә ярдәм итәргә генә торалар. Техникалар бераз какшап китсә дә, бергә-бергә тиз генә ремонтлыйлар, дип мактады Марат абый. Әйтик, Иван Иванович эретеп ябыштыру эшен булдыра, электроника белән дә кызыксына икән, хәзерге заман техникасында анысын да белү кирәк бит.

    Реклама

    - Үткән ел авыррак булган иде, комбайннар да искерә бит, ватылгалап торды. Быел уракка ныклап әзерләндек, дүрт комбайн ремонты гына да 1 миллион 400 мең сумнан артыкка төште, берсенең двигателен алыштырырга туры килде.  Быел, Аллага шөкер, матур гына эшлиләр, - диде отряд начальнигы. – Уракны “Яңа тормыш” хуҗалыгында башлап җибәрдек, “Тукай”, “Искра”да игеннәрне җыеп алуда катнаштык. Крестьян-фермер хуҗалыклары белән дә эшлибез. Арышны суктырып алганнан соң, арпа җитешкәнче ун көннән артык вакыт аралыгында исә комбайннарны төзекләндердек. Арпа - бик мәшәкатьле культура, аңа әзерлексез генә керешеп булмый. Чакырулар күп, тик торган юк. Хәзер менә “Тукай”да, аннан соң “Искра”да арпа басулары көтеп тора.

    Комбайнчылар,  иртәнге сәгать алтыда чыгып китеп, кич белән соңга кадәр эшлиләр, кайбер көннәрне төнге сәгать унбер-уникеләргә чаклы да калырга туры килә икән. Кайбер егетләргә эштән соң Күкшелгә кайтырга да кирәк бит әле! Әмма алда әйтелгәнчә, вахта йөртә, диделәр. Шунысы уңайлы машина йөртүче Мөнир Камалетдинов та Күкшел авылында яши икән. Игенчеләрне кырда ике тапкыр җылы ризык белән ашату каралган.

    - Елына карата быел уңыш начар түгел, төрле басулар бар. Мәсәлән,  “Яңа тормыш” хуҗалыгында эшләгән идек, анда гектарыннан уртача утыз центнердан артык ашлык җыеп алдык. Һава торышы уңай торып, басуларда уңыш әйбәт булганда, бер комбайн көнгә уртача 50-100 тонна ашлык суктыра. Кыр кораблары махсус датчик белән көйләнгән, чык төшеп яки башка сәбәп белән югалтулар башланса, ул шунда ук хәбәр бирә, - диде Марат Галиев. – Комбайнчыларга түләү суктырылган ашлык күләменә карап түләнә. Шулай ук тырыш хезмәтләре өчен премияләр дә каралган. Шуңа күрә урып-җыю кампаниясен тоткарлыксыз, уңышлы төгәлләргә язсын.

    фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: