Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара элеваторы 35 мең тонна ашлык кабул итте

    Ашлыкны төрле җирләрдән кабул итәләр, алар арасында Мамадыш, Арча районнары, Киров өлкәсе,  Марий Эл республикасы.

    Кукмара элеваторының территориясе кырмыска оясын хәтерләтә: машиналар ашлык ташый, бушата, тракторлар төяп тора, бөртек чистарту-киптерү җайланмалары дөбер-шатыр эшли. Быелгы игеннәрнең уңганлыгы менә кайда күренә ул! Алтын бөртек тауларын урнаштырырга гына җитеш. Ярый әле көз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә карата мәрхәмәтле, аяз көннәр белән сөендерде: иртә яздан тир түгеп башкарган хезмәтләре әрәм булмасын, игеннәрен складларга кертеп бетерсеннәр, дигәндер инде.

    Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык, дигән әйтем элеваторлыларга аеруча туры килә. Әлеге оешманың генераль директоры Гүзәлия Гизатуллинаның сүзләренә караганда, бүгенге көнгә кадәр алар 35 мең тонна ашлык кабул иткәннәр, әмма әле бу чик түгел, тагын 15 мең тонна кайтырга тиеш икән. Ә үткән ел ноябрь аена 25 мең тонна ашлык саклауга куелган булган.

    «Безнең 45 мең тонна бөртек сыйдырырга сәләтле 12 складыбыз бар. Алла боерса, аларның берсе дә буш калмаячак. Ашлыкны төрле җирләрдән кабул итәбез, алар арасында Мамадыш, Арча районнары, Киров өлкәсе,  Марий Эл республикасы... Дүрт ашлык киптерү җайланмасы эшли, алар барысы да төзекләндерелде, быелгы уракка яхшылап әзерләнде. Элеваторның һәр почмагында күпмедер күләмдә ремонт эшләре башкарылды, әйтик, складларның кайда түбәсе, кайда идәне алыштырылды, махсус дезинфекция ясалды. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк, чөнки складлар бик иске, һәрвакыт игътибар сорый. Шулай ук тимер юл буендагы агачларны кисеп чистарттык, шушы көннәрдә койма тотачакбыз», - диде ул. 

    Оешманың территориясе бик зур, элеватор – 10, ә катнаш азык цехы 4 гектар мәйданны били.  Элеваторда быел башкарылган барлык ремонт эшләре якынча биш миллион сумга төшкән. 

    «Яңа җиһазлар сатып алынмады, бары тик лабораториядә рапсның кислоталылыгын тикшерә торган җиһаз булдырдык. Моның өчен  хезмәткәрләрне укыттык, өйрәттек. Үткән ел катнаш азык заводы цехына гранулятор урнаштырган идек, быел экструдер сатып алмакчы булабыз.Шулай ук тиздән борай ярмасы җитештерә башлаячакбыз, аның документлары әзерләнеп бетте. Ә киләчәктә катнаш азык цехын яңартып, бөтен җитештерү эшләрен шунда башкарырга планлаштырабыз. Биредә бөртекләрне саклау урыны гына булачак. Һәм алдагы өч ел эчендә элеваторның үзендә дә яңа силос банкалары урнаштыру күздә тотыла», - дип сөйләде Гүзәлия Ансар кызы. 

    Шулай ук элеватор карамагында бер кибет, ипи пешерү цехы, ашханә эшләп килә. Алар оешма хезмәткәрләрен генә түгел, бөтен район халкын хәләл ризык белән тәэмин итә. Җитештергән, саткан продукцияләре белән алар тулысынча үзләрен аклыйлар. Көн саен кайнар икмәк, камыр ризыклары пешерәләр, заказлар алалар. Быелдан икмәкне башка кибетләргә дә чыгара башлаганнар. 

    Элеваторда бүгенге көндә 80 кеше эшли. Хезмәт хаклары, салымнар түләү буенча бурычлар юк, диделәр. Карантин вакытында да эшчеләрне өстәмә ялга җибәрмәгәннәр.

    Оешма карамагында дүртәр КамАЗ, комбайн бар. Әмма быел кыр кораблары районда уракка төшмәгән, читкә җибәрелгән. Территориядә МТЗ тракторы, икешәр “Амкодор”, ЗИЛ машинасы тыз-быз йөреп тора. 

    «ЗИЛ машиналарын иярләгән Рафаэль Закиров һәм Илгиз Тимерхановлар - “алтын куллы” шоферлар, шуңа күрә техникалары иске булса да, сәгать кебек эшли», - дип мактады директор.

    Илгиз абыйның үзен дә элеватор территориясендә очраттык, ашлык бушаткан вакыты иде. Ул Манзарас авылыннан икән. 

    «28 ел элек бирегә эшкә килгәч, тимер өеменнән үзем җыеп утырган идем бу машинага. Төрле вакыты була, көйсезләнеп тә ала, ремонтлап куябыз, запас частьлар белән тоткарлыклар юк хәзер. Элеккеге авыр елларны да ташламадык инде без бу хезмәтне. Әле дә пенсиядә булуыма карамастан, өйдә утырасы килми, күңел түзми. Урып-җыю кампаниясен көтеп алабыз. Ашлыклар “отлично” быел, куанычын күрергә язсын», - диде шофер, хәтерен яңартып. 

    Үткән ел элеватор район администрациясе белән берлектә терлек асраучыларга ярдәм йөзеннән махсус программа оештырган иде. Аның нигезендә өч һәм аннан күбрәк мал асраучы крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларга ташламалы бәядән фураж өләшенде. Быел да әлеге программа үз көчендә кала икән.

    «Былтыр онның килограммы 7 сум иде, быел исә 7 сум 50 тиен булачак. Аны беренче ноябрьдән тарата башлыйбыз, фуражны капка төпләренә хәтле китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Быел халыктан барлыгы 679 тонна фуражга заявка алынды. Үткән ел 420 тонна өләшкәнбез. Яңалык буларак, башта халык аны шикләнеп кенә кабул итте. Әмма алган кешеләр сыйфатыннан канәгать калды, файдасын күрде, күп рәхмәт сүзләре ишеттек. Шуңа күрә сораучы, кызыксынучылар артты. Сыйфатсыз ашлык сатып алып, авыр хәлгә калучылар да бар бит», - диде элеватор директоры.

    Фуражны шулай ук өч сыердан кимрәк терлек тотучыларга да сатып алырга мөмкин, әмма бәясендә үзгәрешләр булачак. Әйтик, ике сөтлебикә асраучыларга ул 8 сум 50 тиенгә төшәчәк.

    Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: