Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Кукмара басуларында язгы кыр эшләре бара

Һава торышы уңай килсә, чәчү кампаниясен 10–14 көндә башкарып чыгарга планлаштырабыз, ди Кукмара районының баш агрономы.

Кукмара басуларында язгы кыр эшләре бара.

Илдар Габбасов, районның баш агрономы:

— Быел крестьян-фермер һәм эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән бергә 3 мең 606 гектар мәйданда уҗым культуралары, 15 мең гектарда күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылачак, 53 мең гектар мәйданда дым каплатылачак. Минераль ашламалар белән авырлыклар юк, район буенча ул тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, бер гектарга 61 килограммнан тупланды. Бик күп чәчүлек материал яңартылды, әзерлек 130 процентны тәшкил итә. Хәзерге вакытта орлыклар чистартыла һәм җылытыла, агулауга да керештек. Һава торышы уңай килсә, чәчү кампаниясен 10–14 көндә башкарып чыгарга планлаштырабыз. Чәчүлек мәйданнары зур булган хуҗалыкларга исә тагын да җиң сызганып эшләргә туры киләчәк.
Районда азык культураларына зур игътибар бирелә. Аларны 40 меңнән артык мәйданда игү планлаштырыла, 26 мең гектар җирне бөртеклеләр алып торачак. Хуҗалыкларда мал күп, терлекләрнең саны 45 меңнән артып китә. Чәчүлек мәйданнары булмаган предприятиеләр дә бар. Аларның да малларын җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык белән тәэмин итәргә кирәк.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев