Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Күркә фермасында 15 мең күркә чебеше үстерәләр

    Бүгенге көндә «Индюжина» кооперативында биш фермер теркәлгән.

    Төркәш авылы кияве Нәфыйк Мәдьяровның күркә үрчетү өчен Төркәш белән Нырты арасындагы ташландык ферманы алып, төзекләндерү эшләре башлап җибәрүе турында язган идек. Ә бүген андагы биналарның берсендә унбиш мең тирәсе күркә чебеше йөгереп йөри.

    Әле күптән түгел генә юл кырыенда моңаеп утырган, ярым җимерек хәлдәге, соры, салкын биналар икенче яшьлеген кичерә. Ике корпус тулысынча ремонтланып куллануга тапшырылган. Өченче-дүртенче корпусларга исә котеллар куеп, җылылык системасын көйлисе калган, инде җиһазлары да кайтты, урнаштырасы гына бар, диделәр. Калганнарының да түбәләрен алыштырырга өлгергәннәр. Көннәр бераз матурланып китсә, ремонт эшләрен дәвам итәргә планлаштыралар. 

    «Без “Индюжина” кооперативы булып оешып эшли башладык. Бүгенге көндә анда биш фермер теркәлгән. Тагын теләк белдерүчеләр бар. Аларның дүртесе конкурста катнашып, дәүләт тарафыннан бирелә торган грант акчаларын әлеге биналарны торгызуга керттеләр. Чөнки бер корпуска җиһазлар сатып алуга гына да ике миллион сумнан күбрәк акча китте. Шулай ук кошларны алып кайту да күп чыгымнар таләп итә, -  диде фермаларда эш башланганнан бирле контрольлек итүче, хәзерге вакытта үзе дә фермер Зефир Хөсәенов. – Шулай ук бер МТЗ-82 тракторы, аңа арба сатып алдык».

    Әйткәнемчә, хәзерге вакытта бер корпуста гына күркәләр бар. Ә кошлардан бушап калган икенче бинаны чистартып, юып агартканнар, бөтен санитар-эпидемиологик чараларны башкарып ял иттерәләр.

    Корпуслар җылы, якты, таш идәннәргә дезинфекцияләнгән пычкы чүбе җәелгән. Бинада җылылыкны 37 градус тирәсендә тотабыз, диделәр. Мич өч режимда эшли, температураны көйләп була. Кошларга азык, су да автомат рәвештә килә. Ике азык, өч су линиясе урнаштырылган. Урам якта ашлык бункерлары куелган. Кошларга файдалы микроэлементлар белән баетылган катнаш азык бирәләр. Гомумән, биредә күп эш компьютерлаштырылган. Берничә көн элек биналарда нинди температура булганын, кошларга күпме азык бирелгәнен, бункерда ничаклы ашлык калганын белергә, яктылыкны, җилләтү системасын көйләргә мөмкин. Хәтта корпусны өчкә бүлеп алсак, һәр өлешендәге температураны да карарга була, дип аңлаттылар.

    «Күркәләрне Германиядән үк кайтартабыз. Ике-өч көнлек чебешләрне тартмаларга салып җибәрәләр. Бездә бары тик  “кызлар” гына тәрбияләнә, “егетләрен” аерып алып калалар, - дип елмая фермер. - Әгәр юлда югалтулар булса, үзләре акчасын каплыйлар. Технологияләр шулкадәр алга киткән: инкубаторга кайта торган йомыркаларны юлда махсус чип ярдәмендә күзәтеп торалар икән. Анда температура, йомыркаларның торышы – барысы да күренә, диделәр. Күркәләрне бер айга кадәр үстереп, Яшел Үзәнгә җибәрәбез. Ә анда барлык эш процессы көйләнеп, тәртипкә салынган: сугым залы, туңдыру, эшкәртү цехлары бар. Берничә төрдәге продукция җитештереп, үзләренең кибетләр челтәренә һәм башка сату нокталарына озаталар. Хәзерге вакытта монда бишенче партия күркәләр үсә».

    Беренчесендә – сигез мең, аннары егерме, унбишәр мең күркә кайтартылган иде. Барлыгы 72 мең тирәсе чебешне үстереп озаттык. Әлбәттә, тәүгеләре эксперименталь рәвештә булды. Чөнки бөтен нечкәлекләрен белеп бетереп булмый, кош караучылар да өйрәнеп кенә килә иде, әмма әкренләп ияләнәбез, эш тәртибенә төшенәбез. Казаннан махсус кеше килеп, атна-ун көн тирәсе кызларга бу хезмәтнең үзенчәлекләрен аңлатты. Аллага шөкер, алга китеш сизелә, кооператив җитәкчесе сезнең статистика безнекенә караганда да яхшырак, дип, хезмәтебезгә югары бәя бирә. Чебешләрне сатып алырга  теләүче шәхси хуҗалыклар да бар. Икенче партиясе кайтканнан соң, анысын да уйлап бетерербез.
    Күркәләрне сменалап, ирле-хатынлы дүрт кеше карый: Төркәш авылыннан Дамира һәм Рашат Сөләймановлар белән Дания һәм Илгизәр Йосыповлар. Ә кошларны төягәндә, бушатканда, корпусларны җыештырганда, ремонт эшләре вакытында өстәмә кулларга да таянырга туры килә.

    «Мин – көндез, ә төнлә ирем хезмәт куя. Хәзер ияләндек инде, кош карауның бөтен нечкәлекләрен беләбез. Казаннан килгән кешеләр бик яхшылап аңлаттылар, авыррак истә кала торганнарын язып та алдык.  Монда артык физик эш юк, бөтенесе автоматлаштырылган. Шуңа күрә төп вазыйфабыз – әлеге операцияләрнең тиешенчә башкарылуы, ягъни алларында су, азык барлыгын, температураның тиешле режимга туры килүен контрольдә тоту, кошларга витаминнар бирү һәм башкалар. Барлык башкарылган эшне үзебезнең журналга теркәп барабыз, - диде  Дамира апа. - Авыл җирендә шушындый эш урыннары булу бик әйбәт. Хезмәт хакларын да вакытында алабыз, оештыручыларга, җитәкчеләребезгә зур рәхмәт».

    Зефир абыйның сүзләренә караганда, инкубаторның да эше төгәлләнеп килә, җиһазларын гына урнаштырасы калган.

    «Киләчәктә планнарыбыз зурдан: Төркәш ягындагы тагын бер ташландык ферманы алып, йомырка салу өчен ана күркәләрне урнаштырырга ниятлибез. Анда ике корпус булырмы, берме – төгәл генә әйтә алмыйм. Чөнки эш алып бару өчен илдә тотрыклылык кирәк, акча курсының үзгәрүе дә эзсез генә узмас, - диде Зефир абый. - Төп максатыбыз – импорт бәйлелегеннән китү. Әлбәттә, бүгенге көндә чыгымнарыбыз бик зур, киләчәктә әлеге хезмәт үзен аклар, дип ышанабыз».

    Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: